(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Халыкара Төрки академиясе президенты Дархан Кыдырали Тукай урамы илебезнең һәр шәһәрендә булырга тиеш, дип белдерде.
«Габдулла Тукай — бөтен төрки дөньяның уртак горурлыгы. Ул үз чорының төрки поэзиясенә яңа агым кертте, аны яңа биеклеккә күтәрде. Тукайның шигырь җыентыгын казах теленә тәрҗемә итеп чыгардык», — дип сөйләде Халыкара Төрки академиясе президенты Дархан Кыдырали.
Бүген Халыкара Төрки академия татар халкының классик шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» халыкара конференциясен үткәрде. Әлеге чарада төрле ил галимнәре катнашты.
«Казахстан һәм Татарстан Президенты очрашканда Нурсолтан шәһәрендәге бер урамга Тукай исеме бирелү турында рәсми карар кабул ителде. Тукай урамы илебезнең һәр шәһәрендә булырга тиеш», — диде Халыкара Төрки академиясе президенты.