(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Сведловск өлкәсенең Түбән Серга районы Әрәкәй авылында Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге Татар халык иҗаты XII Халыкара конкурсы була. Бәйгегә җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор коллективлар, вокал ансамбльләре, хорлар, хореография коллективлары, уен кораллары оркестрлары һәм ансамбле, драма һәм театр коллективлары чакырыла. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чара Свердловск һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләргә дини бәйрәмнәр алдыннан гамәлдәге санитар-эпидемиологик кагыйдәләр турында искәрттеләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. «Алда христианнарның, мөселманнарның, яһүдиләрнең дини бәйрәмнәре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Торак пунктның бер өлешендә халык җыеннарын уздыру чикләрен билгеләү буенча критерийлар расланды. Депутатлар бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда җирле үзидарә турында турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады. Республика закон проекты буенча, үзара салым буенча халык җыеннарын уздыру өчен торак пунктның аерым бер территориясе чикләрен муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы билгеләячәк. Дәүләт корылышы... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында һава торышы Көньяк циклон йогынтысы белән билгеләнсә, хәзер безнең территориягә Атлантик циклон якыная. Ул салкыннар һәм явым-төшем алып килә. КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. «Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады. Шулай итеп 1 майдан 10 майга кадәр көннәр (бу көннәрне дә кертеп) ял көннәре итеп игълан ителә. РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә, өстәмә ял көннәр өчен эшләүчеләрнең хезмәт хакы түләнә торган була. «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенеденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, телне саклау, үстерү өчен хезмәт иткән шагыйрь, язучы, журналистларга аеруча күп эшләргә кирәк. «Бу елның Туган телләр елы дип игълан ителүе үзе дә бик зур әһәмияткә ия. Шушы елдан файдаланып, туган тел сагында торучы язучы, журналистлар, гомумән, әти-әни, әби-бабайлар тагын да күбрәк эшләргә тиеш. 200 процент эшләргә. Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанда шәһәр комиссиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеге турында утырышта шәһәр буенча тәртипсез рәвештә самокатлар куелу турында фикер алыштылар. Башкарма комитет башлыгы урынбасары Илдар Шакиров сүзләренчә, көннәр җылыну белән велосипедта, самокатта һәм мопедта йөрүче балалар һәм олылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Бу күпләрнең аларда ничек һәм кайда хәрәкәт итәргә кирәклеген белмәве белән бәйле булырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше — 1948 елда һәм 1950 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 23 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Covid-19 инфекциясеннән 453 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Ростов шәһәренең Текучев урамындагы татар зиратында өмә оештырыла. Анда чүп-чарны төяп чыгарырга һәм территорияне чистартуны дәвам итәргә кирәк. Өмәдә катнашучылардан үз эш кораллары (балта, перчатка, бензин пычкысы) белән килү сорала. Бу турыда Ростов татарларының инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә. «Рамазан аенда күбрәк изге эшләр башкарып өлгерергә чакырабыз. Танышларыгызга, дусларыгызга, туганнарыгызга хәбәр итүне сорыйбыз. Бигрәк тә ир-атлар ярдәме кирәк», диелгән хәбәрдә.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Совет чорында мифик татар образы Шүрәле руслаштырылды, «леший»га туры китерелде. КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова шушы фикер белән риза булмавын әйтте. Габдулла Тукай әдәби музеенда узган дискуссия барышында Миләүшә Хәбетдинова татарның мифик образындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Шүрәлене Тукай «урман сарыгы» дип атаган. Татар әдәбият галимнәре һәм Бакый Урманче аны шундый зат итеп сурәтләгән. Әмма хәзерге сәнгатькәрләр Шүрәлене җен образында сурәтли. Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Татарстанның халык шагыйре, Тукай һәм Җәлил премиясе лауреаты Разил Вәлиев һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салды. Шәһәрдә бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга һәм Татарстанның Даими вәкиллегенең 25 еллыгына багышланган чаралар башланды. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар татар шигърияте кичәсенә барды. Анда аларны Петербург татар рәссамнарының... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). СИБУР һәм «ТАИФ» компанияләре нефть-газ химиясе бизнесларын берләштерүгә кереште. «СИБУР Холдинг» акционерлык җәмгыяте базасында компания төзеләчәк. Аның 15 процентына «ТАИФ» акционерлык җәмгыятенең акционерлары ия булачак. Бу турыда «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр итә. «ТАИФ» «СИБУР Холдинг»ка нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләре акцияләренең контроль пакетын тапшырачак. «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «ТАИФ»ның калган акцияләре соңыннан берләшкән компания тарафыннан сатып алынырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Карбышев урамындагы күпфатирлы 62нче торак йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр йортта яшәүчеләрне эвакуацияли. Йортның 7нче һәм 8нче катларын куе төтен баскан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, янгын турында 17.43 сәгатьтә янгын сагы 101 номерына шалтыратканнар. Йортның ике катында электр щиты янган. Янгын сүндерүчеләр җиденче каттан өч кешене махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен ведомство коллективына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итте. Ведомствога җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Элек ул ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — республиканың әйләнә-тирә... Читать дальше...
Таким образом, в республике снизили стоимость патента для отдельных категорий предпринимателей.
Рустам Минниханов считает, что в Татарстане следует удвоить темпы вакцинации населения.
77 социальных контрактов с начала текущего года заключено с жителями Нурлата по программе адресной социальной помощи малоимущим гражданам. Материальная помощь идет также и на осуществлении предпринимательской деятельности. 10 соц.контрактов у нурлатцев, находящихся в статусе «Самозанятый гражданин».
Государство оказывает поддержку тем, кто хочет открыть свой бизнес на селе. В деревнях Андреевка, Богдашкино практически не было желающих заниматься фермерством. А на сходах граждан их призывали активнее работать в этом направлении. Сейчас в Богдашкино успешно работает КФХ Наталии Хуриной.
Три разноязычных сертификата на газету Алмаз Ахметшин вручил пенсионерам района и города. Он выразил пожелание руководителям города, предприятий и организаций последовать его примеру.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәрендә җәяүлеләр кичүендә автомобиль бер кызны таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль капотына бәрелгәннән соң, кызны өскә атылып киткән һәм ул юлга килеп төшкән. Дәүләт автоинспекциясенең Чаллы бүлегендә хәбәр итүләренчә, 42 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Форд» Машина төзелеше урамы буйлап хәрәкәт иткән. Двигательләр заводы янында автомобиль җәяүлеләр юлы аша йөгереп чыгып баручы ике кызның берсен бәрдергән. ... Читать дальше...
Партия «Единая Россия» список кандидатов в депутаты на выборах в Государственную Думу РФ формирует исходя из мнения населения на предварительном голосовании.
Сегодня в Городском Дворце культуры прошло торжественное мероприятие, посвященное Дню местного самоуправления.
Работать для людей-непростая миссия. Работники органов местного самоуправления принимали поздравления. Здесь же уделили внимание ветеранам муниципальной службы.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган флешмобка кушылды. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев һәм башка мәдәният эшлеклеләре «Шүрәле» поэмасыннан өзек сөйләде. Шулай ук язучы Гүзәл Яхина да Тукайның әсәреннән өзек укыды. Читать дальше...