(Азнакай, 28 апрель, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Бүген Татарстан яшьләр эше министры Дамир Фәттахов Азнакайга эшлекле сәфәр белән килде. Ул мәдәни үзәктә район яшьләре активы белән очрашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә министр «Ак чишмә», «Кояшкай», «Каенкай» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары, «Яшьлек» яшүсмерләр клубы, Яшьләр үзәге һәм башка социаль объектлар белән танышты, Мәдәни үзәктә Яшьләр инициативалары форумы узды. Анда утызга якын проект презентацияләнде. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында «Алкыш» иҗат лабораториясе кысаларында күрсәтелгән эскизларның икесен спектакль итеп репертуарга алу турында сүз бара. «Әлегә кайсыларын алачыгыбызны әйтә алмыйм. Бу эскизларның башкаларын да башка театрлар алыр дип уйлыйм. Безнең лаборатория башка театрлар өчен файдалы булыр — алар да карарга килә», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. «Беренче максатыбыз — драматургларны кузгату иде. Барысы да шуннан башланды», — дип дәвам итте директор. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Уфада активистлар Телеүзәк артындагы ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра. Бу турыда Уфа җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшинаның социаль челтәрдәге битенә сылтама белән « Башинформ » хәбәр итте. «Телеүзәк» артындагы зиратта Башкортстанның күп кенә күренекле кешеләре җирләнгән. Биредә мөфтиләрнең, танылган ислам эшлеклеләренең (Россия мөфтиләре һәм аларның гаиләләре, «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һ.б.) каберләре бар. «Ташландык каберләрне дә тәртипкә китерәчәкбез. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу сәламәтлек саклауның иң җаваплы юнәлешләренең берсенә, аларга һөнәри осталык, батырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Бинада йөрәк формасындагы сурәт #Безбергә акциясе ярдәмендә кабынды. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген РФ президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында карарга кул куйды . РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән. Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда кабул ителгән. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Кыргызстан Премьер-министры Улукбәк Марипов килде. Кунакны Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Улукбек Марипов 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Евразия икътисади берлеге - халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 13 майда, Ураза бәйрәме уңаеннан, Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм намазы уза. 5.30 сәгатьтә мәчеттә Коръән аятьләрен укырга керешәләр. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен иртәнге сәгать алтыда укый башлый. 6.30 сәгатьтә гает намазы була. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Чарадан туры трансляцияне «ТНВ» телекомпаниясе оештыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Хозур ТВ» Ютуб-каналы һәм телеканалында интернет-трансляция булачак. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшәүче 22 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр ителә. Чаллыда яшәүче 32 743 кеше «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын алган, икенчесен 22 101 кеше ясаткан. Сәнәгать предприятиеләре арасында «КАМАЗ» җәмгыяте иң зур активлык күрсәтә. Анда 6268 кеше беренче вакцинацияне узган. Автогигантта май бәйрәмнәренә кадәр тагын 660 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Чаллыда вакцинацияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була. ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә Петропавловская Бистәсе читендә булган. 42 яшьлек ир үзенең туганы белән бергә металл урлау өчен ташландык ягулык-майлау материаллары складына килгән. Мотоблок ярдәмендә ир-атлар подвалдан металл торбаларны чыгара башлый. Аларның берсе тросны бәйләү өчен аска төшә, шул вакытны подвалның стенасы ишелә. Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы делегацияләренең киңәйтелгән очрашуында катнашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртәбез, бүген Россия һәм Казахстан Премьер-министрлары Казанга 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тосна тарих-туган якны өйрәнү музееның Камин залында быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган традицион «Тукай укулары» узды. Шигърият кичәсен Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте оештырды. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады, Тукай иҗатының татар халкы өчен генә түгел... Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары катнашындагы сөйләшүләрдә катнаша. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Очрашуда Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрдән соң турыдан-туры авиаочыш җайга салынганын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген Беларусьтан Татарстанга беренче рейс ясалды. Беларусь Премьер-министры Казанда кабул иткән өчен рәхмәт әйтте. «Бүген... Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашу үткәрде. Әңгәмә Казан ратушасында узды. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Миңнеханов төбәктәге эпидемиологик вазгыять турында хәбәр итте. Хәзер көн саен авыру йоктыруның уртача 30-35 очрагын ачыклыйлар. Вакцинация үткәрү яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә өстенлекле булып тора. «293 мең вакцина комплекты алынды, Татарстанда 234 мең кеше прививка ясатты. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казан метросының «Тукай мәйданы» станциясендә татар шагыйренең 135 еллыгы уңаеннан Бакый Урманче акварельләре буенча постерлар күргәзмәсе ачылачак. Ул Тукайның «Шүрәле» әкиятен иллюстрацияли. Экспозиция 29 апрельдә, 11 сәгатькә ачылачак. Күргәзмә Татарстан Милли музее инициативасы белән оештырылды. Ул РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы Бакый Урманче иллюстрацияләрен тәкъдим итә. Өстәвенә, рәссамның бу әсәрләре әле беркайчан да халык алдында күрсәтелмәгән, диде... Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесендә җиңгән катнашучыларның әсәрләрен матбугатта бастырырга тәкъдим итте. «Җиңүчеләрнең эшләрен безнең басмаларга туплап бирүегезне сорыйм. Безнең журналларны ай саен 23 мең бала укый. Сезнең шигырь, язмаларны аз булса да, аларга җиткерә алсак, эшебез уңышлырак булыр иде», — дип мөрәҗәгать итте ул бәйге оештыручыларына. ... Читать дальше...
Русия премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара шурасы утырышында катнашу өчен килде.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Саратовта яшәүче мөселманнар авыр хәлдә калган кешеләргә 50 тонна азык-төлек тараткан. Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте меценатлар ярдәме белән даими рәвештә хәйрия чаралары үткәрә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бигрәк тә узган ел пандемия чорында зур социаль эш башкарылды, диелә хәбәрдә.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы икенче укылышта пенсия түләүләренең кайбер төрләрен гаризасыз гына билгеләү турында закон проектын караячак. Сүз инвалидлык буенча иминият һәм төбәк социаль пенсияләре, төбәк социаль өстәмәләре һәм аларны арттырганда теләсә нинди иминият пенсияләре турында бара. Бу турыда документка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Закон проектыннан күренгәнчә, инвалидларның федераль реестрына кертелгәннән соң ук мәгълүмат Пенсия фондына җибәреләчәк. Мәгълүмат биш көн каралачак... Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде. Федераль Министрлар Кабинеты башлыгын Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «Россия Премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде», — дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Евразия икътисади берлеге — халыкара икътисади интеграция оешмасы... Читать дальше...
"КовиВак" вакцинасы 1560 дозада кайткан булган.
Безнең күп кенә мөселман кардәшләребез ничек җомгага йөри башларга дип борчылалардыр. Ләкин җомга намазын уку тәртибе ничек икәнен, беренче тапкыр мәчеткә баргач нәрсәләр эшләргә, үзләрен ничек тотарга икәнен белмәү сәбәпле тартынып торалардыр. Чөнки күп кешедән ник җомгага йөрмисең дип сорасаң догаларын, намазларын белмим дип җавап кайтара. Шуңа күрә бүгенге язмабыз – жомга намазы, жомга догалары […]
Читать дальше...(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген «Балаларны криминалдан ничек саклап калырга» темасына багышланган туры эфиры вакытында Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин Татарстанда яшүсмерләрнең нинди җинаятьләр кылуы турында сөйләде. «Балигъ булмаганнар тарафыннан кылына торган җинаятьләрнең шактый зур спектры бар. Әмма без берничә төркемне аерып күрсәтәбез: урлау һәм талау, янап куркытып алу... Читать дальше...
Ихлас сүрәсе ( халыкта — Колхуалла) بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ . «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде». (Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер […]
Читать дальше...(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясен кайтардылар. «Без өч вакцина алдык. «Спутник V» вакцинасы күп кайтты. «ЭпиВакКорона“ның беренче партиясе күп түгел иде. Кичә «ЭпиВакКорона“ның тагын бер партиясен алдык», — дип сөйләде вакцинациягә багышланган махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. Аның сүзләренчә, яңа вакцинаның соңгы партиясен республиканың барлык районнарына кайтарганнар. Читать дальше...
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әкият, шигырьләр формасында өйрәтергә кирәк дигән фикерен әйтте. «Балалар белән һәрдаим эшлибез. Сыйныф, укытучылар, методикалар бар, китаплар язылган. Ләкин бу методикалар классик рәвештә әзерләнгән. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен аларны шигырь, әкият формасында да эшләргә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифкать... Читать дальше...