(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әкият, шигырьләр формасында өйрәтергә кирәк дигән фикерен әйтте. «Балалар белән һәрдаим эшлибез. Сыйныф, укытучылар, методикалар бар, китаплар язылган. Ләкин бу методикалар классик рәвештә әзерләнгән. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен аларны шигырь, әкият формасында да эшләргә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифкать Миңнеханов «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесен уңай бәяләде. «Бәйге татар телендә узды. Чөнки быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Конкурста катнашкан 250 кешенең алтмышы — балалар. Алар шигырьләр язганда, юл хәрәкәте иминлегенә аерым игътибар бирде. Конкурста татарча иҗат итүче кешеләрне барларга, танытырга тырыштык», — диде ул. Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар .