(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казан метросының «Тукай мәйданы» станциясендә татар шагыйренең 135 еллыгы уңаеннан Бакый Урманче акварельләре буенча постерлар күргәзмәсе ачылачак. Ул Тукайның «Шүрәле» әкиятен иллюстрацияли. Экспозиция 29 апрельдә, 11 сәгатькә ачылачак.
Күргәзмә Татарстан Милли музее инициативасы белән оештырылды. Ул РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы Бакый Урманче иллюстрацияләрен тәкъдим итә. Өстәвенә, рәссамның бу әсәрләре әле беркайчан да халык алдында күрсәтелмәгән, диде ТР Милли музее директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.
«Цензураны узмадылар. Бары тик бер тапкыр, 80нче елларда гына аларны Третьяков галереясе күрсәткән, анда да барысын да түгел. Килегез, күрерсез!» — дип чакырды Вяткина.