(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясен кайтардылар.
«Без өч вакцина алдык. «Спутник V» вакцинасы күп кайтты. «ЭпиВакКорона“ның беренче партиясе күп түгел иде. Кичә «ЭпиВакКорона“ның тагын бер партиясен алдык», — дип сөйләде вакцинациягә багышланган махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Аның сүзләренчә, яңа вакцинаның соңгы партиясен республиканың барлык районнарына кайтарганнар. Искәртик, беренче партия белән Татарстанның зур шәһәрләре генә тәэмин ителгән.