(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда җитәкче милләттәшләребезгә Татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар хакында сөйләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшлекле сәфәр кысаларында Данис Шакиров Төмән өлкәсе Тобольск районында... Читать дальше...
(Актаныш, 25 апрель, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). 23–24 апрель көннәрендә Актаныш районының «Батыр» спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир төгәлләнде. Ярышта республиканың төрле төбәкләреннән 45 командада 400гә якын яшь батыр катнашты. Ике көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыкладылар. Шулай итеп, Балтач районы көрәшчесе беренче урынны алды... Читать дальше...
(Аксубай, 25 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубайда узган район башлыгы ифтарында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ифтарга кадәр мөселманнарның дини җитәкчесе Аксубай үзәк мәчетендә кичке намаз укыды. Шулай ук район башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашты. Аралашу көн азагында район башлыгының эш кабинетында барды. «Изге Рамазан аенда Сезнең безнең белән гыйбадәт кылуыгызга чын күңелемнән шатмын. Бу аксубайлылар өчен бик мөһим көн — бүген без ифтарны бергәләп догалар укып... Читать дальше...
(Әлки, 25 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлкидә яшәүче җирле үзидарә органы ветераны Хәлим Сафинга уникаль китап бүләк иттеләр. Басмага 1920 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр эшләүче Татарстан районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре, шулай ук районнар турында кыскача тарихи белешмә, архив сурәтләре кертелгән. Өч томлы китапның гомуми авырлыгы 12 килограммга якын. Китап 1 мең данә нөсхә белән чыкты, аларны районның элеккеге җитәкчеләренә бүләк иттеләр. Хәлим Сафин 1990-1995 елларда район җитәкчесе булып эшләгән. Читать дальше...
Путин еллык юлламасында тарих дәреслекләренә гаҗәпләнүен белдергән иде.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясенең ноябрь аенда тәмамлану ихтималы зур, дип хәбәр итте Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург «Россия 1» (ВГТРК) телеканалындагы Павел Зарубинның «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында. «Ноябрь ае чынбарлыкка якынрак», — диде ул Зарубинның илдә пандемия тәмамлану вакыты турындагы соравына җавап биреп. РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова шундый ук сорауга: «Традицион җавап, Павел. Без барыбыз да күмәк иммунитетка ирешкәч», диде. Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Төхвәтова Г. Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр» әдәбият галимнәренә, Тукай иҗатын белгәннәргә таныш икәнен әйтеп узды. Җыентык 1914 елда нәшер ителгән. Анда Тукай үзе сайлап алган, халкына калдырырга теләгән әсәрләр тупланган. «Тукай үзе вафат булганнан соң да, бу җыентык өстендәге эш туктап калмый. Андагы беренче фәнни мәкалә Җамал Вәлиди тарафыннан языла. Бу җыентыкта Тукайның автографлары да тәкъдим ителә. Шулай ук Тукай үзенең шигырьләрендә рус теле сүзләрен дә куллана. Читать дальше...
Казанда Чернобыль атом электр станциясендә булган шартлауга 35 ел тулуны искә алу максатыннан пикет оештырылды. Активистлар бу уңайдан Татарстандагы экологик вәзгыятькә дә игътибарны җәлеп итте.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең өченче көне Г.Тукай әдәби музеенда узды. «Тукай шәхесе, Тукай иҗаты безнең татар әдәбиятын, татар мәдәниятен иң катлаулы елларда юкка чыгудан саклап кала. Башка милләт вәкилләренә дә, шул ук дәүләт, партия хезмәткәрләренә дә Тукай белән сак эш итәргә кирәк була», — ди филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара... Читать дальше...
(Истанбул, 25 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). АКШның Мичиган университеты галиме Тимур Коҗаоглу җитәкчелегендә төрки дөнья аудиториясе өчен zoom платформасында оештырылган ХХХХХVII Төркибелем җыенында татар теленең үзенчәлекләре турында сүз барды. Әлеге фәнни җыенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гүзәл Нәбиуллина «Татар теленең синтаксик төзелеш нормалары һәм үзгәрешләре» дип аталган доклад белән чыкты. Татар галимәсе чыгышында татар сөйләмендә нинди синтаксик төзелмәләр кулланылуы... Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов Тукай белән бергә башка бөек шәхесләрнең барлыгын да онытмаска кирәклеген искәртте. «Апрель ае безнең өчен бик кадерле, чөнки бу айда безнең бөек шагыйребез, татарның йөз аклыгы Тукай туа. Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Дүшәмбегә каршы төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлларның аерым участокларында» бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә. Шулай ук метеорологлар көчле җил турында кисәтә. Төнлә аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Казанда секундына 15-20 метрга җитүе көтелә. Алдан фаразланганча, 26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген иртән Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина кюветка төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәм аларның кечкенә балалары зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
Завтра, 26 апреля, в Нурлатской детской школе искусств "Сэлэт" состоится концерт по музыкальным произведениям великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация кампаниясе башланганнан бирле 225 941 кеше прививка ясаткан. Соңгы тәүлектә генә дә 5,1 мең кеше вакциналаштырылган. Республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабында 132 398 татарстанлы икенче доза вакцина алганлыгын әйттеләр. Вакцина ясату өчен түбәндәге ысуллар белән: 1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, 2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 3. Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтү игълан итте. Алдагы сәгатьләрдә республикада җил секундына 25 метрга кадәр көчәячәк. «2021 елның 25 апрелендә алдагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 25 метрга кадәр көчле җил көтелә», — диелә ведомство хәбәрендә. Бофорт шкаласы буенча, секундына 24,5 тән 28,4 метрга кадәр көчле җил көчле шторм булып санала. Җирдә мондый көч җил агачларны... Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 34 очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә коронавирусның 20 237 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә чирләгән кешеләрнең 18е хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана. Барлыгы 17 373 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 67се узган тәүлектә. Авыручыларның күбесе Казанда – алар 11 кеше. Тагын сигез очрак Чаллыга туры килә. Минзәлә һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән, тагын икесе Бөгелмә районында. Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына кырык көн үтеп китте. Моннан алтмыш ел элек Мәскәүнең Щепкин Югары театр училищесында бергә укыган һәм озак еллар бер сәхнәдә уйнаган хезмәттәшләре җыелып, аның рухына дога кылды. Ифтар вакытында, чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Хәйдәр хәзрәт Коръән аятьләрен укыды. «Әни өчен театр — төп йорты, төп гаиләсе иде. Ул театр дип яшәде, театр аңа яшәргә көч бирде. Читать дальше...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Узган тәүлектә Еврей автономияле өлкәсендә һәм Чукот автономияле округында Сovid-19 инфекциясе очраклары артуы күзәтелмәгән. Журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта шул хакта хәбәр иттеләр. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Еврей автономияле өлкәсе, Чукот автономияле округы - 0 процент, 2. Тыва Республикасы — 0,01 процент, 3. Алтай Республикасы, Магадан өлкәсе - 0,02 процент», — диелә РИА Новости хәбәрендә.
Стоило наступить весне и время, кажется, начало течь еще быстрее. Не успеешь оглянуться, наступит и купальный сезон. И если пойти на поводу у желания искупаться в неположенном месте, то это чревато последствиями.
Переулок Заводской, дом №5 – еще один адрес, где в эти дни бурными темпами идет реконструкция. Подрядная организация ведет капитальный ремонт дома, а жители готовят дворовую территорию под благоустройство – он вошел в программу «Наш двор».
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
На площадках Русских домов по всему миру пройдет онлайн-премьера балета «Шурале». В понедельник покажут запись спектакля, сделанную французской компанией Telmondis для телеканала Mezzo.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Суд эксперты Юрий Капштык «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәткәрләрнең икеләтә окладка хокукы булган очрак турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, сүз нормадан тыш хезмәт турында бара. Ул чакта хезмәткәрне эшкә гадәти графиктан яки смена расписаниесеннән тыш җәлеп итәләр. Капштык искәртеп узганча, мондый норма Хезмәт кодексының 153 маддәсендә һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә... Читать дальше...
Соңгы вакытта Әрмәнстанда Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итеп оппозиция митинглары үтә.