(Актаныш, 21 апрель, «Татар-информ, «Актаныш-информ» ). Бүген Актаныш технология техникумы студентлары Салих Хөснияров урамы буйлап, өстәп чыршы үсентеләре утыртты. Әлеге игелекле гамәлгә район башлыгы Энгель Фәттахов та кушылып, чыршы агачы утыртты. «Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә ике агач утыртырга тиеш, диләр. Шуңа күрә район белән бергәләп айлык кысаларында агач утырту эшләрен башкарып чыгарга иде. Райондашларны анда актив катнашырга чакырам. Һәрберебезнең урам аллары, ихаталары, эшләгән урыннары бар. Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышы елларында Калуга өлкәсендә һәлак булган Татарстан сугышчыларының исемнәре ачыклаган. Биш солдатның туганнары Калуга өлкәсендә җирләнгән каберләр янына барган. «Без „Не ради славы — ради жизни на земле!“ дигән икенче китап тәкъдим иттек. Анда Бөек Ватан сугышында Калуга өлкәсендә вафат булган солдатлар бар. Китапны төзегәндә билгесез солдатларның биш туганын ачыкладык. Алар барысы да Татарстаннан: Казан һәам Чаллы шәһәрләреннән... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Узган ел Россия буенча юлламалар өчен кешбэк программасын эшләтеп җибәргәннән соң, аннан миллионнан артык граждан файдаланды. Алар бергәләп 20 миллиард сумга якын тур сатып алган, туристларга барлыгы дүрт миллиард сумга якын акча кайткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренчә, программа ярдәмендә Россиядә яшәүчеләр илнең көньягында гына түгел, ә яңа урыннарга сәяхәт итә башлаган. Традицион юнәлешләрдән тыш, сатып алулар исемлегенә Санкт-Петербург... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Галимнәр киләчәктә уңышка ирешү өчен, катнаш өлкәләрдә һөнәр сайларга киңәш итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Ирина Донник «Говорит Москва» радиостанциясендә сөйләде. Беренче чиратта ул табигый фәнни белгечлекләрне билгеләп үтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Бу физика, математика, химия, биология. Әмма алар иң авырлары да, шуңа күрә монда безгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләр кирәк», — диде белгеч. Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында ике ел эчендә илнең югары уку йортларында тагын 42 мең бюджет урыны булдыруны йөкләде. Аларның бер өлеше Татарстанга да туры киләчәк. Әлегә республика уку йортларында күпме өстәмә урыннар ачылачагы билгеле түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның көзендә республика югары уку йортларына якынча 20,2 мең студент кабул итү планлаштырылган. Хәзер 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала. Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Хөкүмәте 2021 елның I кварталында минималь куллану бюджетын раслады. Бу күрсәткеч 17 639 сум тәшкил итте. Бу карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Минималь куллану бюджеты кеше ихтыяҗларын тәэмин итә торган товарлар кергән минималь куллану кәрзине турындагы мәгълүматлардан чыгып исәпләнә. Монда яшәү өчен кирәкле ризык, гади кием һәм аяк киеме, санитария һәм гигиена чаралары, шулай ук яшәү өчен кайбер мөһим хезмәтләр исәпкә алына.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының чыгарылыш курс студентлары Минзәлә театрының эш шартлары белән танышты. Студентлар Минзәләгә театр җитәкчелеге чакыруы буенча килде. Алар Минзәлә театр артистларына һәм Минзәлә педагогика көллияте студентларына үзләренең диплом эше булган «Ай тотылган төндә» спектаклен күрсәттеләр. Соңыннан Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев, Казан театр училищесы педагогы, студентларның сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла һәм... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы «Спутник Лайт» вакцинасы ел ахырында теркәлергә мөмкин. Аны айга 30 миллион дозадан артык җитештерү планлаштырыла. «Без май ае вазгыятенә карап эш итәчәкбез», — диде ул. Бу турыда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. «Ел ахырына айга 30 миллионнан артык доза җитештерә алабыз», — диде министр һәм бу максатка алданрак та ирешергә мөмкинлеген белдерде. «Спутник Лайт» вакцинасы... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген Татарстанда COVID-19 коронавирусыннан ике кеше үлеме расланган. 1948 елда туган һәм 1973 елда туган ир-атлар ковид корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклаганча, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бүгенге көнгә Татарстанда коронавирустан 451 кеше үлгән. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган. Республикада барлыгы 20133 кеше ковид йоктырган.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген, 21 апрельдә Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы Дмитрий Хафизов вафат булган. Бу мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар. «Татар-информ» агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, ул коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, вафат булган. Соңгы өч атнада Дмитрий Хафизов хастаханәдә дәваланган. Ул Татарстан башкаласына Мәрьям Ана Казан иконасын кайтаруда актив катнашкан. Дмитрий Хафизов 1964 елда Саратовта туган. Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Чараны «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге оештырды. Анда Талас, Бишкәк һәм Ош кебек төрле төбәк кызлары катнашты. Бәйге дефиле, визит карточкасы, интеллектуаль, иҗади һәм аш-су әзерләү этапларыннан торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар үзләренең рәсемнәрен күрсәтте, милли биюләр башкарды, скрипкада уйнады. Шулай ук татар... Читать дальше...
(Минзәлә, 21 апрель, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дильфас Галиев). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Минзәләгә сәфәр кылды. Ул район башлыгы Айдар Сәлахов һәм башка кунаклар белән бергә «Шатлык» 11нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасында кунаклар «йолдызларга юл» (космос зонасы), «Татар йорты” мини-музеен, билингваль кабинетта рус телле балаларга туган тел дәресен, музыка залында Идел буе халыкларының бию композициясен... Читать дальше...
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Маяковский урамында юлга һәм туктап торган Opel автомобиленә зур агач ауган. Фото социаль челтәрләрдә чыкты. Автомобиль йөртүчесе зыян күрү турында хәбәр юк. «Татар-информ» ачыклаганча, бу хәл бүген көндез Университетская урамы буйлап 4/34 йорты каршында булган. Шаһитлар сүзләренчә, агач көчле җил аркасында ауган.
Навальныйны яклау чаралары Уфа һәм Казан шәһәрләрендә дә уза.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия бюджетында Владимир Путин тәкъдим иткән бурычларны үтәү өчен кирәкле акча бар. Түләүләр һәм башка ярдәм чаралары Финанслар министрлыгы белән килештерелгән. «Барлык бу инициативалар җентекләп эшкәртелә һәм, әлбәттә, ниндидер инициативалар бюджет балансы бозылуга китерергә мөмкин булган вазгыять рөхсәт ителми. Бу хакта сүз дә була алмый», — диде РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков «Комсомольская правда» радиосы эфирында.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның юлламасы кеше потенциалын саклауга һәм үстерүгә, Россия халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Мондый фикерне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев әйтте. «2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшь булырга тиеш. Социаль яклау, туклану, сәламәтлек саклау, балалы гаиләләрне яки балалар тууга бәйле мәсьәләләр буенча мотивацияләү мөһим», — диде Марат Бариев. Үз юлламасында дәүләт башлыгы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә басым ясады, диде ул. Читать дальше...
7 команд в 7 видах спорта объединила нурлатских спортсменов–любителей.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 19 июньдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә Сабан туе — татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме узачак. Беренче тапкыр аны 2020 елда үткәрергә планлаштырганнар иде, әмма коронавирус сәбәпле, бәйрәм чаралары кичектерелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең диаспоралар яшәгән бөтен җирдә Сабан туе үткәрелә. Бу безнең чыганаклар, безнең тарих. Һәм без хезмәттәшләребезне, башка милләт дусларыбызны, башка халыкларны үз мәдәниятебез белән таныштырабыз. Читать дальше...
В образовательный центр имени Ахмадзаки хазрата Сафиуллина были приглашены порядка 60 малообеспеченных и одиноко проживающих горожан и сельчан. Глава духовного управления мусульман РТ, муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин стал почётным гостем трапезы.
О профилактике производственного травматизма, состояния условий охраны труда и пожарной безопасности на предприятиях агропромышленного комплекса, организации безопасности работ на высоте. Эти вопросы стали основными в повестке дня расширенного семинар - совещания по теме «Организация охраны труда в Нурлатском районе». Среди основных докладов - информация от представителей Министерства труда и занятости, сельского хозяйства и продовольствия РТ.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрель көнне Кырлайда 11.30 сәгатьтә шигырь бәйрәме башланып китә. Барырга теләүчеләр өчен бушлай трансфер оештырыла. «Тукаебыз күңелендә җылы хисләр калдырган, аның шагыйрьлек сәләте формалаша башлаган Кырлай авылында Шигъри бәйрәм була. Барырга теләге булганнар өчен Камал театры яныннан автобуслар китә», — диде Республика күләмендә Тукайның 135 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә... Читать дальше...
Помимо личного приема жителей, выезда на место обращения граждан куратор района уделила особое внимание реализации проекта «У войны не женское лицо». Просмотр рисунков конкурса «Дети рисуют страну» и участие во встрече с активистами школьного движения - отдельный эпизод пребывания парламентария в Нурлатском районе.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Төп юнәлеше эчке сәясәт мәсьәләләре, ә дәүләтнең киләчәк үсешенең төп өстенлеге итеп халыкны саклау билгеләнгән юллама, һичшиксез, зур социаль блок белән аерылып торды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Владимир Путин берничә тапкыр «Бердәм Россия» тәкъдимнәренә сылтама ясады, алар халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү буенча өстәмә чараларга кагыла, диде ул үз чыгышында. «Россия лидерының киләчәктә... Читать дальше...
Аграрии полностью завершили подкормку многолетних трав. На последних гектарах – подкормка озимых. Нынче в районе планируют засеять 44 тысяч гектаров. На полях ежедневно более 20 посевных агрегатов. С начала сезона заделка семян произведена на площади около 8 000 гектаров. Алмаз Ахметшин ознакомился с ходом работ в хозяйстве «Южная».
Команда Дружного дома в рамках Года родных языков и народного единства продолжает знакомить ребят с народами, проживающими в Республике Татарстан, с их национальной одеждой, традициями и обычаями.