Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Хафизов вафат

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген, 21 апрельдә Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы Дмитрий Хафизов вафат булган. Бу мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар. «Татар-информ» агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, ул коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, вафат булган. Соңгы өч атнада Дмитрий Хафизов хастаханәдә дәваланган. Ул Татарстан башкаласына Мәрьям Ана Казан иконасын кайтаруда актив катнашкан.

Дмитрий Хафизов 1964 елда Саратовта туган. «Комсомолец Татария» газетасы һәм «Татарстан» журналы журналисты булган.

1996 елдан Казан Халык депутатлары советында эшли. Шул ук вакытта иҗтимагый башлангычларда Казан Башкарма комитетын җитәкләгән Камил Исхаковның дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли. 2005 елдан ул Казан мэры Илсур Метшинның киңәшчесе була.

Шулай ук Император правослау Палестина җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе дә булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus