(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узган «Халкым минем» муниципальара иҗат фестивалендә районның гына түгел, ә республика данын яклады. Фестивальдә районнан утызлап кеше катнашты, алар тугыз концерт номеры алып барды. Жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән дүрт номер призлы урыннарга лаек булган. Әлфия Закирова — «Кыр казлары» һәм Салават Закиров «Шәмәгем»... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Гарәп авиакомпаниясе Дубайдан Казанга даими рейсларны яңартты. Әлеге маршрут буенча очышлар шимбә көннәрендә була. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Казаннан самолет 14.35 сәгатьтә китә һәм 20.35 сәгатьтә Дубайга барып җитә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ул 9.30 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласы аэропортына 13.35 сәгатьтә төшә. «Һәр аэропорт өчен урындагы вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара»... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). «Миссис Шри-Ланка 2021» гүзәллек конкурсы җиңүче һәм жюри әгъзасы арасында тарткалашу белән тәмамланган. Бу хакта Sputnik.Турция гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Конфликт бүләкләү вакытында килеп чыккан. Хөкемдарларның берсе конкурсант Пушпика Де Силва ирдән аерылган булуына ризасызлыгын белдергән. Кагыйдәләр буенча, андый хатын-кыз титул яулый алмый. Тантанадан фотоларда жюри әгъзасының Де Силва башыннан таҗны салдыруы күренә. ... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкына ковидтан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Иртәгә, 7 апрельдә, спикер ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова булачак. Бодрова кешеләрнең коронавирустан соң нинди нәтиҗәләр белән очрашуы, авырудан соң терелер өчен күпме вакыт китәчәге турында сөйләячәк. Шулай ук ул барлык пациентларга да тернәкләндерү чаралары кирәкме икәнлегенә җавап бирәчәк. «Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Gauga» альтернатив музыка төркеме Россия шәһәрләре буйлап «Җил» дип исемләнгән яңа концертын тәкъдим итә. Концерт туры 17 апрельдә Казанда Милли китапханәнең конференц-залында тәмамлана. «Гауга» төркеме сигез ел дәвамында үз тыңлаучыларын тапты һәм татар телле музыкага мөнәсәбәтне үзгәртә алды. Чыгыштан соң еш кына: «Татар теленең мондый форматта да яңгырый алганын белмәдек», — дигән сүзләрне ишетәбез», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алда торган җанисәптә Татарстан халыклары Ассамблеясының роле зур булуны билгеләп узды. Бу хакта ул Чаллыда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы президиумының күчмә утырышында әйтте. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, беренче тапкыр цифрлы форматта узачак халык санын алуның максатлары күзаллаганнан күпкә киңрәк. «Җанисәпкә җитдирәк карарга кирәк. Аның максатлары — илдә яшәүче халыкның санын алудан тыш... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә. 1951 һәм 1955 елларда туган ике хатын-кыз вафат булган. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 428 кеше үлгән.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләрне атады. «Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин. Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге СССР Монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгының КамАЗ төзелеше буенча Баш идарәсенең элеккеге башлыгы Юрий Гольдберг вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. «Юрий Гольдберг һәрвакыт югары профессиональлеге, гаҗәеп энергиясе, оптимизм һәм принципиальлек белән аерылып торды. Югары иҗтимагый бурыч хисе, зыялылык һәм игътибарлы мөнәсәбәт аша ул хөрмәт һәм тирән ихтирам казанды», - диелә телеграммада. Юрий Максимович хезмәт эшчәнлеген һөнәр... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының 11 нче мәктәбендә 1 сентябрьдән башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен сыйныф ачыла. Бүген әлеге сыйныфка укучылар туплау буенча эш алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чаллының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. «11нче мәктәптә 2010 елга кадәр башкорт сыйныфлары бар иде. Алар ябылды. Без сыйныфны яңадан ачу тәкъдиме белән Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Алар ярдәме белән башкортча укыту кабинеты җиһазландырылды... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вакцинация темпларын арттырырга һәм препаратлар җитмәгән очракта оператив рәвештә белгертергә кирәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча координацион совет утырышында әйтте. «Коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр күп һәм кешеләрнең мондый мөмкинлеге булырга тиеш. Кайдадыр препаратлар җитмәсә, оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк, һәм, әлбәттә, заводтан алып поликлиникага кадәр булган барлык тәэмин итү чылбырын күзәтеп тору мөһим»... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Covid-19 инфекциясенә вакцинациясеннән соң антитәнчекләре барлыкка килү-килмәве турында сөйләргә иртә. Ул тиешле ике прививканың берсен генә ясатты әле, дип сөйләде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. «Әлегә прививкалар ясау циклы тәмамланмаган. Сез Президентка прививканың беренче компоненты ясалганын беләсез, шуңа күрә бу хакта әлегә сөйләргә иртәрәк», — дип китерә Sputnik аның сүзләрен. Владимир Путин прививканы 23 март кичендә ясаткан. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Кардиология илкүләм медицина үзәге генераль директоры урынбасары Ренат Акчурин белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. «Сез республика өчен күп эш башкардыгыз. Осталыгыгызны үз хезмәтегез белән исбатлыйсыз. Сез татар халкын таныттыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент академикны 75 яшьлеге белән котлады һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләде. Халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан колонияләрендә ураза тотарга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр булдырылган. «Колонияләрдә ураза тотарга мөмкинлекләр бар. Анда сәхәр ашап, аерым ифтар мәҗлесләрен үткәрәләр. Тәравих намазларын да укыйлар. Гомумән, Татарстан колонияләрендә 600 кеше намаз укый. Аларга ярдәм итеп торабыз», — диде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов судында шәһәр үзәгендә хатын-кызны бәрдергән автобус йөртүчесенең эшен аерым тәртиптә караудан баш тартканнар. Бүген судта җинаять эше буенча процесс башланырга тиеш була, әмма әле ул башланганчы ук 21 яшьлек Азат Вафинның адвокаты эшне аерым тәртиптә карау турында үтенеч яза. Яшь ир-ат адвокаты позициясен хуплый һәм гаебен тулысынча тануын белдерә. Әмма прокурор һәм үлгән хатынның ире үтенечкә каршы чыга. «Без эшне аерым тәртиптә карап тикшерүгә риза түгел. Читать дальше...
Активистка рухи зыян каплату турындагы эш яңадан каралырга тиеш.
К Всероссийской акции «10 000 шагов к жизни», приуроченному к Всемирному дню здоровья, присоединились и нурлатцы.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә җиңде. Аңа нибары 20 яшь. Татар драма театрында ул бер сезон гына эшли. Чаллы телевидениесе сайтында хәбәр итүләренчә, актерлык осталыгы белән балачактан әнисе ярдәмендә шөгыльләнә башлаган. Аңа кадәр спорт белән мавыккан. Әмма күпмедер вакыттан чаңгыларын берничә таякчык казылыкка алыштырган. Актер сөйләвенчә, әнисе - музыка укытучысы, малайның яраткан ризыгын сатып алачагын әйтеп, аны иҗади конкурста катнашырга күндергән. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). «Идел» журналының апрель саны дөнья күрде. Тиражны кичә төяп җибәргәннәр, ә сату пунктларына ул якын арада килеп җитәчәк. «Стартап» терминына 2021 елда 45 ел булды. Беренче тапкыр аны 1976 елда бизнес турында дөньякүләм танылган журнал (Forbes) куллана, ә инде 90 нчы елларда ул киң таралыш ала. Тотрыклы компания булу өчен стартапка дүрт этап узу, ягъни потенциаль клиентлар проблемасын хәл итү, маркетинг стратегиясе, кулланучыларны җәлеп итү һәм сату үсеше... Читать дальше...
Метеорологический прогноз погоды на 7 апреля 2021 года с 18 часов 6 апреля до 18 часов 7 апреля 2021 года
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә, 7 нче апрельдә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында пандемия чорында «кызыл зона”да эшләгән табибларга «Ак чәчәкләр кебек…» хәйрия спектакле күрсәтелә. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе көтелә. Россия Федерациясенең атказанган табибы Равия Мухинаның «Ак чәчәкләр кебек…» пьесасы буенча куелачак спектакльгә 150 табиб һәм 16 волонтер табиб чакырылган. Спектакльнең премьерасы 6,7,8 мартта узган. Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Рамазан аенда кичерелми торган гөнаһларны санап күрсәтте. «Аллаһы Тәгаләнең әйткән бер зур гөнаһы бар. Ул аны Коръәни Кәримдә берничә аятьтә искә ала һәм „Һичшиксез, гафу итмәячәкмен“, — ди. Бу гөнаһ — башка нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләгә тиң кылу, яки Аллаһка ышанмау. Бу гөнаһ гафу ителми. Ягъни кеше бу дөньядан киткән вакытта соңгы мизгелләрендә мөселман буларак... Читать дальше...
Татар активистлары татар халкының хокукларын яклаган СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковның хәзер үзен якларга кирәк дип саный. Шмаковны прокуратурага шикаять иткән Фәрит Нигамедзиновның үзен мәхкәмәгә бирергә кирәк ди алар.
Анда 16 гаилә катнашты. Бәйгедә һәр гаилә үз нәсел шәҗәрәсен, милли ризыкларын, гореф-гадәт, иҗади чыгышларын күрсәтте.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Рамазан аенда коронавируска каршы вакцинаны кояш баегач ясарга киңәш итте. «Вакцина ясау уразаны бозмый. Бу — Нәзарәтнең фикере. Ләкин кайбер галимнәр боза дигән фикердә. Шуңа да кеше: „Шөбһәм булмасын“, — дип әйтә икән, бу вакытта вакцинаны кич белән, кояш батканнан соң ясатырга була», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...