(Чирмешән, 1 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Муса Җәлилнең Чирмешән районында туган адашлары герой исемен данлый. Муса белән Җәлил 1966 елда туган игезәкләр. Герой-шагыйрьнең Иске Үтәмештә туган адашларына быел 55 яшь тулды. «Әти белән әни безгә Хәсән һәм Хөсәен исеме кушарга килешәләр. Шуннан соң әти, таныклык алырга дип, авыл Советына бара. Туры килү кирәк бит, нәкъ шунда Казаннан килгән бер язучы да була. Ничек инде Муса Җәлилнең юбилее елында андый исем кушасыз, иң яхшысы — Муса белән Җәлил», ди Муса Вилданов.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Идел» журналының яңартылган рус версиясе милли тәңгәллек турында яшьләрчә сөйләшүгә чакыра. Бүген журнал үзенең март саны белән бергә декабрь аенда вафат булган Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов катнашында төшерелгән «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалын тамашачыга тәкъдим итте. «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалы клип фикерләвенә ия яшь буынны күздә тотып төшерелгән. Журнал татарның геройлары бармы дигән зур сорау куя һәм шушы сорауга бергәләп җавап эзләргә чакыра. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Чулпан Гарифуллина). 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы да – коронавируслы шартларда. Егетләрне җыелу пунктыннан хезмәт урыннарына җибәрү апрель азагыннан башланачак. Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин язгы чакырылыш вакытында нәрсәгә игътибар биреләчәге турында сөйләде. Быел да, былтыргы кебек үк, саклану һәм куркынычсызлык чаралары үтәләчәк дип ышандыралар. –... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты Чаллы башкарма комитетының кайбер идарәләрендә тикшерү үткәрә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Чаллы башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте. Тикшерү хокук, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш, икътисади үсеш һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү идарәләрендә бара. Тикшерү комитетының мэрга һәм башкарма комитет башлыгына сораулары юк. Хәзерге вакытта... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре көнкүреш техникасы кибетеннән берничә тапкыр әйбер урлауда шикләнелүче яшь кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Декабристлар урамындагы техника кибетендә ир-ат тирә-юнендә сатып алучылар да, консультантлар да булмаган вакыттан файдаланган һәм бинадан системалы блок алып чыккан. Видеокүзәтү камераларының язмаларын караганда каракны ачыклаганнар. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына Атлантикадан циклон апрель аенда җылы һәм яңгыр алып килде. Мондый һава шартлары язгы ташу барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Айның беренче өч көнендә Казанда айлык норманың өчтән береннән артык явым-төшем булачак. Апрель аенда явым-төшем нормасы зур түгел һәм 30 мм тәшкил итә. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов дәүләт тарафыннан хоспислар төзү өчен бушлай җир бирү турындагы закон кабул итүгә ирешәчәк. Бу хакта парламентарий туры эфирда үзе сөйләде. «Мин федераль закон проектын керттем, аны Хөкүмәт әлегә хупламады, әмма мин аны кире алмыйм. Дәүләт хоспис кебек учреждениеләр өчен бушлай җирне бернинди шартларсыз бирергә тиеш», - диде депутат. Закон чыгаручыларның кисәтүләре мошенниклар пәйда булуга кагылышлы булган - әйтик... Читать дальше...
(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Чаллыда Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре шәһәр башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар җыя. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге вазгыятькә таныш чыганак хәбәр итә. Аның сүзләренчә, сүз Чаллы бизнесмены Алексей Мироновның шәһәр үзәгендә җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнгән чоры документлары турында бара. Соңыннан ул җирләрдә зур торак комплексы төзелгән. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов 1923 елдан бирле чыккан басманың уңыш серен сөйләде. «Туксанынчы еллар башында 6 млн нөсхә белән чыга торган „Крокодил“ сатирик журналы була. Ул вакытта „Чаян“ның тиражы 800-900 мең данә булган. Ләкин уңышның иң биек ноктасындагы „Крокодил“ шәхси журналга әверелгән һәм нәтиҗәдә юкка чыккан. Бәхеткә, безгә ярдәм итәләр. Мин моны яшермим. Алай гына да түгел, республикабызның безгә ярдәм итүне кирәк дип табуы белән горурланам»... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). IX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы эшмәкәрләре тәҗрибәсе белән танышты. Делегатлар районның алдынгы хуҗалыкларында, җитештерү оешмаларында булды. «Тукай районы юкка гына сайланмады. Соңгы өч-дүрт елда ул нык үсеш алды. Район авыл хуҗалыгы үсеше буенча беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтә алабыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 апрельдә, Татарстанда җылы фронт йогынтысында чагыштырмача дымлы, болытлы һәм җилле һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз, ә төнлә уртача тизлектә урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән төбәктә, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан төнлә дә, көндез дә исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле» бәйгесендә җиңә алмаган кызлар конкурстан соң гаделсезлек турында әйткәне булмады, ди оештыручы, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов. «Һәр кыз үзенчә борчыла, үзен җиңүгә лаек дип саныйдыр. Ләкин андый зур гаугаларга киткәне юк. Аннан соң, ректор буларак мин жюри составына кермим. Жюрида бәхәсләр быел да чыгачак. Бер тапкыр катнашып карадым. Жюри булу минеке түгел. Мин анда булсам, бөтенесенә беренче урын бирер идем»... Читать дальше...
(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). 2020 елның февралендә «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән «„Үсеш локомотивлары“ стратегик инициативалар конкурсы» II белем бирү программасына старт бирелде. Бүген конкурста җиңүчеләрне партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. «Без сезнең партиянең бу проекты белән кызыксынуыгыз һәм бу проектта катнашуыгыз өчен генә түгел, ә алга таба да бу инициативаны дәвам итүчеләр өчен мөһим һәм кирәкле эш башкаруыгызга шатбыз. „Бердәм Россия“... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 7 апрельдә кызлар арасында узучы «Яз гүзәле» бәйгесенең финалы булачак. Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов егетләр өчен шундый конкурслар уздыру кыен булуын әйтте. «Егетләр арасында мондый бәйге үткәрү турында берничә тапкыр уйлаганыбыз булды. Ләкин алар белән әзрәк авыррак. Кызлар белән ул ничектер тиз килеп чыкты. Кызлар гел беренче булырга тели. Ә егетләргә ниндидер бер этәргеч җитеп бетми», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. РИА Новостига бу хакта республиканың мәгълүмат һәм матбугат министры Ахмед Дудаев хәбәр иткән. Элегрәк бу хакта гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде. Анда тәкъдим итүгә «соңгы 15 ел дәвамында тарихи катлаулы крайда иминлек урнаштыруга һәм саклауга күренекле өлеш кертүе» нигез итеп күрсәтелгән. «Җәмгыятьтә мондый бәяне төбәк җитәкчесе халыкара терроризмны җиңгән өчен <...> һәм икътисадны... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саратовта яшәүче милләттәшебез Реналь Иксанов татар телен онытмас өчен, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең http://shop.tatmedia.ru/ интернет-кибетеннән татар китапларына заказ биргән. Ул интернет-кибетне уңайлы дип бәяләде. «Декабрьдә әниемә Нәбирә Гыйматдинованың „Уйланмаган көнем юк…“ китабын алу өчен „Татмедиа“ бинасындагы әдәби кафега килгән идем. Әни китапны укып чыкты, бик ошатты. Тагын татар китаплары сорады. Шунлыктан, „Татмедиа“ның интернет-кибетеннән... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Бөтендөнья көлке көнендә, Казанның «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Чаян» сатира һәм юмор журналының күргәзмәсе ачылды. «Журнал чыгару белән генә чикләнеп булмый. Аны халыкка танытырга да кирәк. Аудитория белән элемтәдә булу мөһим. Шуңа күрә безнең алда сәүдә үзәкләрендә шундый күргәзмәләр ачу максаты торды. Киләчәктә бу практиканы дәвам итәчәкбез. Хәзер „Мега“ белән сөйләшүләр бара. Театрларда да күргәзмә оештыруны уйлап карарга кирәк», — диде... Читать дальше...
В Республике Татарстан располагается около 2,6 тыс. памятников, посвященных Великой Отечественной войне.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан һәм Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Казан Кремлендә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда белдерде. Очрашу нәтиҗәсендә дүрт килешү имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов хәзер төбәкара эшчәнлек 2022 елга кадәр хезмәттәшлек һәм аны гамәлгә ашыру планы турындагы килешү... Читать дальше...
Книга башкортостанского писателя Хисаметдина Исмагилова «Никах» поступила в продажу.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының яңа саны татар халкы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Тышлыкта сурәтләнгән «Кызыклы шәкерт» шигыреннән Акбай персонажы балаларны шагыйрьнең әсәрләре белән таныштыра. «Апрель — Тукай ае. Бөек шагыйребезнең тууына быел 135 ел. Журналыбызда Тукай әсәрләре урын алды. Ул Шүрәле, Су анасы белән очрашып, балаларның күңелен ачар. Тукайны искә алып, балаларның әдибебез әсәрләренә игътибарын җәлеп итәргә уйлыйбыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби бәйге игълан итә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай иҗатыннан иң яраткан әсәрне укып видеога төшерергә кирәк. Әлеге видеоны үз аккаунтыңа @shaiantv билгеләп #шаянтукайныукый хештегы белән 15 апрельгә кадәр урнаштыру мөһим. Әлеге постка «Катнашам» дип язарга һәм ике дустыңны билгеләргә кирәк, ди оештыручылар. Катнашучыларның видеоязмалары «ШАЯН ТВ» каналының... Читать дальше...
Заместитель главного врача «Нурлатской ЦРБ» по эпидемиологическим вопросам Татьяна Соренкова встретилась с коллективом Нурлатского управления автомобильных дорог.
(Казан, 1апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда ир-ат биш катлы йорт тәрәзәсеннән сикерү белән янаган. Бу хакта «Татар-информ»га автокаладан үз хәбәрчесе хәбәр итте. Бу хәл бүген бишенче комплекстагы торак йортларның берсендә була. Ир-ат бишенче каттагы тәрәзә төбендә урамга аркасы белән утырган. Вакыйга урынына полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук янгын сүндерүчеләр килә. Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре йорт тәрәзәләре астында шактый вакыт басып торып, ир-атны тәрәзә яныннан китәргә үгетләгән. Читать дальше...