(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Анда шәһәр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Көн тәртибендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга аерым бина бирү мәсьәләсе торды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин сөйләде. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булды. Премия «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасында хәзер тапшырылды. Тантана онлайн күрсәтелә. Дина Сафина премиягә «5 mm/h» әсәре өчен лаек булды. Сәхнәгә премия алырга чыккан Дина Сафина «Угол» иҗат лабораториясенә рәхмәт әйтте. «Бүген „Угол“ иҗат лабораториясенең туган көне. Аллаһы әкбәр», — диде ул. Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясен лауреатлары игълан ителә. Читать дальше...
(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең гыйльми сәркатибе Юлай Псянчин татар галиме, академик Әдһәм Тенишевның укучысы булуы белән горурлануын әйтте. «Мин Әдһәм Тенишевның укучысы, һәм шуның белән горурланам. 1997 елда аның кул астында стажировка үттем дә, Мәскәүгә докторантурага китәргә булдым. 1998 елда вакытыннан алда диссертацияне яклап куйдым. Диссертация башкорт теленең грамматик стилистикасына багышланган иде. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Х.Д. Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәгендә «Рамазан чатырында» кыз балалар өчен ифтар булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Традиция буенча чара изге Коръән укудан башланды. Соңыннан яшь мөслимәләр өчен викторина үткәрделәр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдылар. Гөлфия Кирасирова билгеләп үткәнчә,ата-аналар балаларны ураза тота ала торган яшьтән аларны өйрәтергә тиеш. Кайбер галимнәр, бу яшь – ун яшь тирәсе, дип саный. Балага кырыс булырга кирәкми... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне республика аша яңгырлы салкын атмосфера фронты узачак. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Төнлә температура +2дән +7 градуска кадәр, көндез +9дан +14 градуска кадәр була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр була. Иртәгә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава температурасы + 2дән +7 градуска, 23 апрельдә... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» урнаштырылды, анда изге ай ахырына кадәр дин тотучылар ифтарга җыела. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Ифтарлар социаль дистанцияне үтәп, ачык һавада уза», диелә хәбәрдә. Ифтарларга ризык китерүне хәйриячеләр тәэмин итә, алар төрле ризыклар, шул исәптән милли ашлар белән дә сөендерергә тырыша. Ифтар ашларында хатын-кызлар да катнаша ала. Кисловодск шәһәре имамы Әслан-Хаҗи Шаманов билгеләп үткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның дәүләт ветеринария учреждениеләре йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый башлады, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Ветеринария белгечләре хуҗалыкларда йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрү өчен торак пунктларга чыга. Хайваннарның котыру авыруына профилактика халык өчен бушлай үткәрелә», - диделәр министрлыкта. 2015 ел белән чагыштырганда, Татарстанда... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Бу хакта ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр итә. Экспозициядә Габдулла Тукайның танылган фотопортретлары, шагыйрьнең үзе исән чакта 1910 еллар башында дөнья күргән беренче китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу басмаларда иллюстрацияләр татар рәссамнары тарафыннан ясалган... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык бүген кич Т атарстанда урыны белән яшен һәм көчле җил булуы турында хәбәр иткән иде . Әгәр һава торышы начарланган вакытта урамда булсагыз, көчле җилдә сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк торырга киңәш ителә. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов кайвакытта укучыларның басманы тәнкыйтьләвен әйтте. «Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Кайчакта шулай тәнкыйтьлиләр», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты. Аерым алганда, ул Достоевский урамындагы 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта эшләрнең ничек баруын тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Достоевский урамындагы йорт — республиканың иң озак төзелә торган йортларының берсе. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән, йортны 2005 елның беренче кварталында тапшырырга тиешләр иде. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Казанның «Апанай» мәчетендә «Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чарада шәех Али хәзрәт Ибодов кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабиров «Әл-Кадр» сүрәсенең тәфсире турында аңлатачак. Өлкәннәр өчен «Рамазан» викторинасы, балалар арасында «Әл-Кадр» сурәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә. Кадер киче көнне кич нурлы булыр... Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Төркия илкүләм авиаташучы идарәсе рәисе Билал Экщи ике ил: Бөекбритания һәм Дания белән авиаочышларның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә News-Turk. РИА Новости хәбәр итүенчә, «Безнең хакимиятләрнең кабул ителгән карары нигезендә, Бөекбритания һәм Дания пассажирларына, очу алдыннан соңгы 72 сәгать эчендә ясалган тискәре ПЦР-тест булганда, Төркиягә очарга рөхсәт ителәчәк», - дип язган ул үзенең Твиттерында. Төркия бу илләр белән һава юлын 2020 елның декабрь ахырында япкан иде. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында һава шартларының начарлануы көтелә. Урыны белән төнгә кадәр яшен булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Шулай ук татарстанлыларны көньяктан искән җилнең кыска вакытлы көчәюе турында кисәтәләр — аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» дип аталган компьютер уенын тәкъдим итте. Уенда Апуш исемле персонаж төрле сынаулар аша уза. «Уенда төрле йортларга кереп, Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Виртуаль дөньяда шүрәлеләр белән көрәшергә, җәнлекләргә, әйтик, кәҗә белән сарыкка булышырга була», — диде Чаллы шәһәренең «Замана» театр берләшмәсенә йөрүче Тимур Габдрахманов. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Тинчурин театрында театраль лаборатория эскизларын күрсәтү М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж” әсәре белән башланып китә. Эскиз тамашачыга 26 апрельдә тәкъдим ителә. Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында биш эскиз әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. 27 апрельдә Зиннур Хөсниярның “Балам-багалмам” әсәре буенча эскиз күрсәтелә. Режиссер – Лилия Нурель. 28 апрельдә... Читать дальше...
Барлыгы җиде томнан торачак китапның өч томы дөнья күргән
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казахстанның Телләр сәясәте комитеты «Казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең кайбер мәсьәләләре турында»гы Президент Указы проектын әзерләгән. «Анадолу» агентлыгы хәбәр итүенчә, документ казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең элекке вариантына үзгәрешләр кертә. Указ проекты 6 майга кадәр халык фикер алышуы өчен тәкъдим ителә.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россиянең оешкан төстә киткән барлык туристлары Төркиядән һәм Танзаниядән 1 майга кадәр кайтырга тиеш, дип хәбәр итте журналистларга Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Безнең исәпләүләр буенча, 1 майга кадәр анда булган барлык туристлар да (Төркия һәм Танзания) чыгарылачак, бу берничә дистә мең кеше дигән сүз. Танзаниядә бераз азрак - 6 меңгә якын кеше, Төркиядә, безнең бәяләүләр буенча, 50 меңнән артык кеше бар», - диде Ломидзе. Читать дальше...
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Милли мультFest» фестивалендә Сарман районы «Җәлил» кинотеатрының «Күренмәс» фильмы «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә беренче урын алды. Фильмда балага әти-әнинең игътибары булмау проблемасы күтәрелде. Әсәрдә, башка балалардан аермалы буларак, әти-әни кызларын мәктәпкә илтми, өй эшләрен әзерләргә булышмый. Укытучы балаларга «Минем гаиләм» дип аталган инша язарга кушкач, ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган бала гаиләсендәге вазгыятьне тасвирлый. Читать дальше...
Бу алга таба тарифлар артуга китерергә мөмкин дип кисәтә рәсмиләр.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).10 майдан башлап Башкортстанда Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга. Бу хакта «Башинформ» га картинаның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте. Фильм ITunes һәм Google Play видеосервисларында старт ала. Искәртеп узабыз, «Отряд Таганок» Itunes сервисында чыккан беренче башкорт картинасы. Башкорт һәм рус версияләре дә ачык булачак. «Отряд Таганок» фильмы башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап төшерелгән иде. Читать дальше...
Спикером выступит член экспертного совета Центра электронной торговли, основатель московской бизнес-школы электронной коммерции iWENGO Юлиана Гордон.
Сегодня Городской Дворец культуры стал местом проведения встречи поэта и поклонников его таланта. Речь идёт о заслуженном работнике культуры РТ, поэте и прозаике, активном журналисте, нашем земляке Ильдусе Диндарове.
Чехиянең Русия дипломатлары штатын кыскартуны Европа берлеге һәм НАТО хуплады дип белдерде тышкы эшләр министры.