(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген «Балаларны криминалдан ничек саклап калырга» темасына багышланган туры эфиры вакытында Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин Татарстанда яшүсмерләрнең нинди җинаятьләр кылуы турында сөйләде. «Балигъ булмаганнар тарафыннан кылына торган җинаятьләрнең шактый зур спектры бар. Әмма без берничә төркемне аерып күрсәтәбез: урлау һәм талау, янап куркытып алу, автотранспорт чарасын урлау һәм наркотик чараларны законсыз саклау», — диде спикер. Шул ук вакытта яшүсмерне җинаять һәм административ җаваплылыкка 16 яшьтә тартырга була, әмма 14 яшьтән дә җәлеп итә ала торган кайбер хокук бозулар бар. Нигездә, бу авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр — үтерү, сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү, кеше урлау, көчләү һәм башкалар. Яшүсмерләрнең җинаять эшләү сәбәпләре турында «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Елена Овчинникова сөйләде. «Күпчелек хокукка каршы гамәлләр балигъ булмаганнар тарафыннан алкоголь яки наркотик куллану хәлендә башкарыла», — диде спикер. Шулай ук ул әти-әниләргә һәм укытучыларга үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларын игътибар белән күзәтергә һәм аларның агрессив кәефләрен күзәтергә кирәк, диде ул. «Еш кына моны яшүсмерлек чорына сылтыйлар. Балага криминалга китәргә юл куймас өчен, бу хәлләрне иртәрәк күреп алырга кирәк», — дип йомгаклады Овчинникова.