(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Уфада активистлар Телеүзәк артындагы ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра. Бу турыда Уфа җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшинаның социаль челтәрдәге битенә сылтама белән « Башинформ » хәбәр итте. «Телеүзәк» артындагы зиратта Башкортстанның күп кенә күренекле кешеләре җирләнгән. Биредә мөфтиләрнең, танылган ислам эшлеклеләренең (Россия мөфтиләре һәм аларның гаиләләре, «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һ.б.) каберләре бар. «Ташландык каберләрне дә тәртипкә китерәчәкбез. Монда язучылар, артистлар, спортчылар җирләнгән. Күпчелек каберләр XVIII гасырга туры килә, аларның бер өлеше ташландык хәлдә. Без уртак тарихыбыз өчен күпне эшләгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен өмә оештырабыз», — диде өмә инициаторы, Башкортстан башлыгы каршындагы совет әгъзасы Эльза Мәүлимшина.