(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләргә дини бәйрәмнәр алдыннан гамәлдәге санитар-эпидемиологик кагыйдәләр турында искәрттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.
«Алда христианнарның, мөселманнарның, яһүдиләрнең дини бәйрәмнәре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләргә гыйбадәт йортларына барганда саклык һәм профилактика чараларын үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез», — диде ул.
Республиканың баш санитария табибы урынбасары социаль дистанцияне сакларга, битлек кияргә һәм кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәклеген искәртте.
Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге митрополитка һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенә үз тәкъдимнәрен юллаган.
«Шулай ук республикада яшәүчеләргә зиратта, транспортта профилактика чараларын үтәргә киңәш итәбез», — диде Любовь Авдонина.