(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Попечительләр советы утырышында катнашты. Утырышны Попечительләр советы рәисе - Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно алып барды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең 2030 елга кадәр үстерү программасы хупланды, дип искәртә ТР Президенты матбугат хезмәте. Академия ректоры Владимир Мау үсеш программасы нигезенә Россия Президенты Владимир Путин формалаштырган илкүләм максатларга ирешүгә академиянең өлеше салынуына игътибарны юнәлтте. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт идарәсе өчен кадрлар әзерләүнең төп үзәге буларак үсешен дәвам итәчәк. Югары уку йорты ил алдында торган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән фәнни-белем бирү экосистемасын формалаштырачак.