(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаковка «Россиянең атказанган артисты» исемен бирү турындагы указны имзалады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Документта опера җырчысы «Россия Федерациясе Президенты эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булуы әйтелә. 16 майда Башкорт операсы сәхнәсендә Әскәр Абдразаков үзенең режиссерлык дебюты ... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2021-2030 елларга төбәк мәдәниятен үстерү стратегиясен раслады. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны 17 майда имзалады. Алдагы уньеллыкка куелган бурычлар арасында мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле кадрлар сәясәтен формалаштыру, мәдәнияткә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү өчен нәтиҗәле механизм булдыру, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көндәшлек сәләтен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, шулай ук... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсендә. Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган «НЕФАЗ» автобусын күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә. Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүнең максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлаштыру буенча 2021 елда тормышка ашыру планлаштырыла торган өстенлекле проектларны карау комиссиясе утырышында хәбәр итте. «Цифрлаштыруның төп бурычы — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормышын гадиләштерү, дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Искәндәр Гыйльманов).Танылган журналист һәм язучы, «Вечерняя Москва» газетасы баш мөхәррире Александр Куприянов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чакыруы буенча Татарстан журналистлары белән тәҗрибә уртаклашты. Аның мастер-классы Татарстан Мәдәният министрлыгында тематик семинар вакытында узды. «Хәзерге вакытта хакыйкать һәм эксклюзив кына көндәшлек итә ала. Әгәр үз фактурасына, үз карашына ия журналист мәкаләсен алсаң, контентның бу өлеше җиңәчәк»... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Алар хезмәттәшлек, республиканың оборона-сәнәгать комплексына җәлеп ителгән сәнәгать предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 27 майда кинотеатрларга «Кино за 7 дней» альманахы чыга. Бу шул исемдәге халыкара проект кысаларында әзерләнгән кыска метражлы 10 фильмның җыелмасы. «Проект кысаларында дөньяда танылган кинематографистлар безнең студентлар белән безнең җирлектә җиде көн эчендә фильм төшерделәр. Без бу проект нәтиҗәләрен кызыксынып көттек», — диде Юлия Әдһәмова прокат уңаеннан журналистлар белән очрашуда. ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова видеомөрәҗәгатендә үзебезгә... Читать дальше...
Вот уже на протяжении 7 лет проект «Культурный дневник школьника» реализуется под патронажем Президента Татарстана Рустама Минниханова.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килеште, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты. Президент «Бердәм Россия» инициативасы белән килеште. Читать дальше...
В Татарстане объем средств, размещенных участниками долевого строительства на счетах эскроу, на 1 апреля 2021 года превысил 40 млрд рублей.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар сәнгать белеменә нигез салучы, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан 21 май көнне «Хәзинә» галереясында узачак декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә галимнең «Татар халык декор сәнгате» дигән китабын тәкъдим итәчәкләр. «Бу — әтинең сигезенче китабы. Исән чагында дүрт китабы чыкты, бакыйлыкка күчкәч, тагын дүртесе дөнья күрде. Бу китап тулысынча аның докторлык диссертациясе буенча язылган. Әти дистәләрчә еллар буе экспедицияләргә йөргән. Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте китап һәм басма продукция тарату системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча юл картасын эшли. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат көне уңаеннан массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. «Дәүләт Советы депутатлары бу темага кушылырлар һәм махсус кибетләрдә газеталар һәм журналларны ваклап сату предприятиеләре өчен салым ярдәме мәсьәләләрен карарлар дип уйлыйм. Һәм, бәлки, закон инициативасы барлыкка килер», — диде парламент башлыгы. Читать дальше...
( Казан, 19 май, «Татар-информ», « Ялкын »). Казанның татар телендә белем бирә торган Ш. Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә информатика фәнен укытучы башкорт егете Вәзир Уразаев «Татмедиа Junior» проекты өчен интервью бирде. Ул Казанга күчү тарихы, татарлар һәм башкортлар дуслыгы, Казанда башкорт телендә аралашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде. «Башкортлар һәм татарлар арасындагы каршылык турында ишетеп тә, белеп тә торам. Гомумән, кызык хәл ул. Чөнки чын дөресе болай да билгеле. Татарлар һәм башкортлар элек-электән дуслар. Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразына караганда, 20 майда республика территориясендә яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга киңәш ителә. Әгәр сез урамда була калсагыз, электр линияләре, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләреннән ераграк торырга тырышыгыз. Автомобильләрне агачлар янында калдырмагыз. Машина йөртүчеләргә мөмкин булганда ерак араларга чыгудан баш тартырга киңәш итәләр. Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлады. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу бәйрәм татар халкы мәдәнияте өчен мөһим вакыйганы — 1905 елда Петербургта ана телендә басылган «Нур» газетасының беренче санының чыгуын мәңгеләштерә. Бүген символик мәгънәгә ия 19 май көне Татарстан журналистларын һәм блогерларын, телерадиокомпанияләр хезмәткәрләрен, редакторлар һәм полиграфистларны ... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исәнбаева белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Ассоциациянең Россия һәм Татарстан студентлар спорт менеджерлары өчен стажировкалар буенча уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыру, Казанда спорт яшьләр фестивальләре уздыру һәм башкалар турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...
Открытое Первенство Нурлатского района по плаванью на призы общественного движения «Татарстан-новый век» прошло уже седьмой раз. Более 150 юных участников из 7 команд городов и районов Татарстана. Дворец спорта «Тулпар» и на это раз организовал проведение турнира с 70-ю заплывами на высоком спортивном уровне. Эстафета по плаванью принесла команде «Нурлат-1» почётное I место.
Юидовский отряд городской школы №9 с 17 по 19 мая принимал участие в республиканском конкурсе «Безопасное колесо».
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиев яшәгән Казандагы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырырга телиләр. «Минемчә, татар сын сәнгатенә Бакый Урманче нигез салган булса, гамәли, көнкүреш сәнгатенә Фуад Вәлиев нигез салды. Мәдәният министрлыгы да бу юбилей датасыннан читтә кала алмый. Быел Фуад Вәлиев яшәгән йортта элмә мемориаль такта кую мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз», — диде Татарстан... Читать дальше...
Здесь посажены 35 саженцев именных рябин. Инициатива «Нурлат-информа»- одно из мероприятий, приуроченных к 90-летию районной газеты «Дуслык» («Дружба», «Туслах»). Своё дерево в Аллее есть и у главы района Алмаза Ахметшина. Сегодня - День печати в Республике Татарстан.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Чара видеоконференция режимында, шулай ук Иннополис территориясендә узды. Татарстан «Трансмашхолдинг» АҖ белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми, һәм компания - безнең стратегик партнерыбыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. «Трансмашхолдинг» АҖ заманча метро, электропоездлар... Читать дальше...
Первым к сенокосу приступило хозяйство “Сулейманов”. Алмаз Ахметшин ознакомился с организацией работы на месте.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан депутатлары урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча закон проекты әзерләгән. «Башкортстанда да татарларның 8 проценты гына түгел, барысы да туган тел итеп, татар телен сайласын өчен эш алып барабыз», — диде Башкортстан Дәүләт җыены вице-спикеры Эльвира Аиткулова Актаныштагы утырышта. «Без милли республикаларда хәлне карадык. Милли мәктәпләргә кагылышлы сорауларга беркая җавап тапмадык. Прокуратура гомуми эш алымнары белән гади муниципаль мәктәпкә дә... Читать дальше...
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 май көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм заман» дип аталган күргәзмә ачыла. «Күргәзмәдә татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәливның төс, композиция ягыннан да югары профессиональ дәрәҗәдә кулдан эшләнгән эскизлары тәкъдим ителәчәк», — диде Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Күргәзмәдә бүгенге көн осталарының эшләре дә тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...