(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Түбән Кама Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте ачылуга 55 ел тулды. Бәйрәм концертына ветераннар — беренче төзүчеләр, педагоглар, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар чакырулы иде. Бәйрәм көллият тарихы турында видеоязма карау белән башланып китте. Студентлар үз уку йортларына багышлап иҗат иткән җырларын башкардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте коллективына төп максатларында ... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Уфада Федор Шаляпин исемендәге музей ачу планлаштырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Бездә музейлар ачу һәм танылган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча билгеле бер стратегия бар. Уфаның бу почмагында музей урамы барлыкка килә. Янәшәдә Нестеров музее, бүген Альбанов музее ачылды. Монда безнең тагын ике бина бар һәм аларның берсендә без Уфада яшәгән һәм иҗат иткән күренекле рус опера җырчысы Федор Шаляпин исемендәге музей ачарга карар кылдык. Музейлар буенча башка планнар да бар әле»... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Югары уку йортларына керми торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары урынына дәүләт имтиханын тапшыру вакытлы чара булып тора. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Законда чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри рәвештә математикадан һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиешлеге язылган», — диде Кравцов. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, югары... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда татар телендә узган «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. Бүләкләү тантанасын оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ачты. Аның сүзләренчә, әдәби конкурста Казанда укучы 200гә якын бала катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурста катнашучылар шигырь... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков «Гурман» кафесы директоры Азат Булатовка «Хәләл» стандарт комитеты таныклыгын тапшырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Гурман» - ислам шәригате нормаларына туры китереп, мөселманнарга милли татар ризыкларын тәкъдим итүче шәһәрдә бердәнбер кафе, диелә бу хәбәрдә. Таныклыкны тапшыру алдыннан берничә очрашу булды, аларда продукция, шул исәптә ит җитештерүдә... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында бүген ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте. «Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген кичке сәгать дүрттән соң Казанның Төмән урамы тирәсендә Урта Кабан күлендә хатын-кыз батуы турында билгеле булды. Хатынның дус кызы коткаручыларга коенырга килүләре турында сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң ул дустының күренмәвен абайлап алган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Водолазлар төркеме 18.20 сәгатьтә 46 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләрендә күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк системалары эше турында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында узды. «Күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча төбәк системаларының Идел... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). ЛДПР депутаты Максим Зайцев Дәүләт Думасына теле- һәм радиопрограммаларда даруларны рекламалауны тыя торган закон проекты кертте. Бу турыда парламентның түбән палатасы мәгълүматлары базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Закон проектында теле- һәм радиопрограммаларда дару чаралары рекламасын тыю каралган», диелгән документ аңлатмасында. Закон проекты авторы ачыклаганча, дару препаратлары рекламасында аларны куллану зарарлы булырга мөмкинлеге, инструкция... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан барлыгы 495 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Республикада 1935 елда туган хатын-кыз һәм 1951 елда туган ир-ат коронавирустан үлгән.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Бисерт шәһәр округы составына керә торган шәһәр тибындагы Бисерт бистәсендә мөселман җәмгыяте вәкиле мәчет өчен йорт сатып алган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. Элек бу тирәдә мәчет булмаган, әмма актив мөселманнар барлыкка килгәч мәчеткә ихтыяҗ туган. Мөселманнар Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер бүләк ителгән йорт белән аның территориясен яңа теркәлгән... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә ветеринария клиникаларында йорт хайваннарына COVID-19 коронавирусыннан «Карнивак-Ков» вакцинасын ясый башладылар. Бу турыда Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) җитәкчесе киңәшчесе Юлия Мелано сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Россинең кайбер төбкәләрендә ветеринария клиникалары базасында йорт хайваннарына ковидтан прививка ясый башладылар. Кичә шәһәрләргә Россия галимнәре хайваннар арасында... Читать дальше...
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара балаларны яклау көнендә Казан дәүләт циркында «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була. «Матур тамаша, шулай ук сабын күбекләре һәм курчаклар белән күңел ачу уеннары көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә бушлай туңдырма өләшенәчәк», — ди фестивальнең матбугат үзәге. Традиция буенча, Балаларны яклау көнендә республика җитәкчелеге вәкилләре быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең... Читать дальше...
Сегодня в Нурлатском районе под началом Председателя Государственного Совета Фарида Мухаметшина прошел зональный семинар-совещание по вопросам повышения деловой активности сельчан.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 31 майда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясенә багышланган «Татар теле — фән теле» темасына семинар була. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чыгышлар өчен бишәр минутлык регалмент билгеләнә. Биредә түбәндәге сораулар буенча фикер алышу була: Татар теле — фән теле: тарихи экскурс Татар теленең фән теле буларак бүгенге көндә кулланылышы, потенциалы Татар телендә терминология мәсьәләсе: тарих һәм... Читать дальше...
Словакия хөкүмәте Русиянең коронавирустан "Спутник V" вакцинасын илдә ясау өчен хуплаган.
На фестивале, который проходил с 21 по 23 мая в Нижнекамске, приняли участие представители 25 телекомпаний, представившие 20 городов республики.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар җитәкчеләренә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдалану, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 477 млн. Читать дальше...
«Выпуск 2021» поздравил глава района Алмаз Ахметшин.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия Ппрезиденты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы закон эшләргә кушкан иде. Бүген ул шул законны имзалады. Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Документ нигезендә, 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү алачак (Россия буенча уртача 5,6 мең сум). Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...
В Нурлате Председатель Государственного Совета Республики Татарстан Фарид Мухаметшин вручил ключи новоселам.
На праздник собрались немногочисленные нынешние жители, а также выходцы из села и гости мероприятия.
Участники мероприятия осмотрели выставку, организованную в Городском Доме культуры, за «круглым столом» изучили вопросы развития деловой активности сельчан и участвовали в пленарной части семинара
На нурлатском майдане начаты работы по проведению национального праздника “Сабантуй 2021”. Выездное установочное совещание со всеми службами города и района прошло в рабочем режиме. Руководство исполкома призвало собравшихся к активному участию в подготовке, содействию в организации и проведения торжества.
Учащиеся Нурлатской гимназии сегодня приняли участие в интеллектуально-развлекательной игре «Тамчы-шоу» на телеканале «Шаян ТВ».