(Әлки, 25 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районы мәдәният йорты методисты Рифат Садыйков Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының республика этабында чыгыш ясады. Ул анда «Рәйхан» татар халык җырын башкарды. Узган ел Рифат әлеге абруйлы конкурсның башта район, аннан соң зона этапларында җиңү яулаган иде. Әмма ул чакта пандемия аркасында музыкаль бәйге алга таба дәвам итә алмады. Һәм менә быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә «Татар моңы» конкурсының республика этабы булды. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 майда, Татарстанда Төньяк антициклон йогынтысында коры һәм шактый салкынча һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә көндез явым-төшем булмый. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 6-11 градустан югарырак булачак (шул исәптән Казан территориясендә түбән урыннарда ... Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем милли телләрдә белем бирә торган берничә мәктәптә булды. Аерым алганда, кунакларны 11нче мәктәп проекты кызыксындырды, анда балаларны башкорт сыйныфына җыю оештырылган. 11нче мәктәп Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында база мәктәбе буларак билгеләнгән. Мәктәпнең башкорт телен укытуда күпьеллык тәҗрибәсе бар. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Җәйге лагерьларның иминлеген даими контрольдә тоту өчен, аларның һәрберсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң әзерлекле хезмәткәрләре беркетелгән. «Хезмәткәрләр һәр смена алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тикшерәчәкләр, балаларны эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрәчәкләр. Шулай ук янгын чыккан очракта персоналга нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәчәкләр», — диде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт... Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов эшкуарларның хокукларын яклау буенча XV Бөтенроссия конференциясендә йомгак ясаганда, Татарстанның бизнес-бергәлек белән үзара хезмәттәшлек итү һәм матбугатта эшмәкәрлек проблемаларын яктырту буенча лидер булуын әйтте. Бу уңайдан ТР Президенты ярдәмчесе — республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиевка нәтиҗәле эше өчен бүләк тапшырылды. «Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча төбәк вәкилләренең эше максималь мәгълүмати ачыклык таләп итә», — диде Борис Титов. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 6 июнь көнне Самараның «Акчарлак» мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә концерт була. Әлеге чара Самара татарларының «Туган тел» җәмгыяте оешмасының элеккеге җитәкчесе Илгиз Колючев истәлегенә багышлана. Милләттәшләрне «Кеше китә, эзе кала» дип аталган музыкаль кичәгә чакырабыз, диелгән Самара татарлары сайтында урнаштырылган хәбәрдә.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). БДИ тапшырасы булганга ата-аналар балаларының татар телендә тулы белем алуын теләми. Бу дөрес түгел. Бу хакта Чаллыда узган күчмә киңәшмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем җитәкчесе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Киңәшмәдә Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов республикада милли мәгарифне үстерү буенча төп бурычларның берсе - барлык фәннәр дә туган телдә укытыла торган сыйныфлар санын арттыру икәнлеген әйтте. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Иннополиста Спорт урамындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын турында хәбәр көндезге сәгать өчтә 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Алтынчы кат балконында әйберләр янган. Янгынның гомуми мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм депутат Евгений Марченко ярдәмчесе Эльмира Аксәетова Бөек Ватан сугышы ветераннарын бушлай лимитсыз телефоннар белән тәэмин итү проекты кысаларында фронтовикларга сертификатлар тапшыруны дәвам итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә. Бүген, Ренат Вәлиуллин һәм Эльмира Аксәетова фронтовик Миңнулла Насыйбуллинга сертификат тапшырды. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Шамил Усманов урамындагы 65нче мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлаган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Кичке сәгать алтыда мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлау турында хәбәр алынган, янгын сүндерүчеләр шунда ук вакыйга урынына барган. Бу вакытта бинада укучылар булмаган инде, мәктәптә ата-аналар җыелышы бара торган була. Ата-аналар һәм мәктәп персоналыннан 20 кеше махсус хезмәтләр килгәнче урамга үзләре чыгып киткән... Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Мәктәпкәчә милли белем бирүне үстерү электрон язылу системасына төзәтмәләр кертүне таләп итә. Бу хакта Чаллыда узган күчмә киңәшмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем җитәкчесе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Очрашуда Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләгәнчә, бүген Автошәһәрнең балалар бакчаларына 14 меңнән артык татар баласы йөри, бу тәрбияләнүчеләрнең гомуми санының 41,2 процентын тәшкил итә. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кешенең Covid-19 коронавирусыннан гомере өзелде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган<...>», - диделәр ведомствода. Covid-19 инфекциясеннән 1951 һәм 1954 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1937 елда туган ир-ат вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Шулай итеп... Читать дальше...
Специалист рассказал, как выращивать на грядках и в теплицах овощи с низким содержанием нитратов.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 23 майда Уфада сынчы, Россия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы Айрат Мәглиев вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Абыйсы Рамил Мәглиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул коронавирустан вафат булган. Бу хакта «Башинформ» яза. Айрат Рафаэль улы Мәглиев 1965 елның 6 апрелендә Уфа шәһәрендә туа. Соңгы елларда Түбән Тагилда яши һәм эшли. Вафатына кадәр Уфага кайткан була. Аны туган ягында җирлиләр. Айрат Бошкорт дәүләт педагогия институтында (1991) сәнгать графика юнәлешендә махсус белем алган. Читать дальше...
Һиҗри календарь буенча шәүвәл аеның 13нче көне – Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган көн диде Айрат Әюпов. Моның тарихи чыганаклары да бар диелде.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә электр самокатларыннан егылып, төрле имгәнүләр алган 35 бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Өч атна эчендә 35 мөрәҗәгать булды», - дип аңлаттылар медицина оешмасында. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика клиник хастаханәсенә май аенда самокат белән идарә итә алмаган шул кадәр үк өлкәннәр - 35 кешенең мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән иде.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы катнашкан футбол илкүләм лигасының яңа сезоны 10 июльдә башланачак. Анда 20 команда уйнаячак. Кышкы тәнәфескә киткәнче командалар 25 тур уздырачак, аларның соңгысы 27 ноябрьдә булырга тиеш. Турнирны яңарту 2022 елның 6 мартына планлаштырылган, ә 38нче – йомгаклау туры 2022 елның 21 маенда булырга тиеш. Бу хакта Футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Премьер-лига командалары белән күчмә матчлар 2022 елның 24 һәм 27 маенда узарга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быелгы «Урмай-зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале 4-5 июньгә күчерелә. Башта ул 27-29 май көннәрендә узарга тиеш иде . «Район администрациясе „Урмай-Зәлидә“ белән Сабантуйны берләштерергә дигән карар кылды. 4 июнь көнне бәйге үзе була, 5 июньдә Сабантуйда конкурсның гала-концерты булачак», — диде Чувашиянең «Трактор төзүчеләр мәдәният сарае» республика халык иҗаты үзәге директоры Наталья Фошина «Татар-информ» хәбәрчесенә. Быел «Урмай-зәлидә» тугызынчы тапкыр үтә. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның илнең водород энергетикасы флагманы булу мөмкинлеге бар. Бу юнәлештә беренче адымнарның берсе - җитештерүдә һәм транспортта водород ягулыгы элементларын киң кертү. Мондый фикерне «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышында «InEnergy» Мәскәү дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Кашин белдерде. Кашин электр энергиясен генерацияләүнең яңа ысуллары һәм алымнары хәзерге икътисад өчен төп үсеш локомотивларының берсе булып торуын әйтте. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быелгы җәйдә Татарстанның мәктәп балалары Кара диңгез буенда ял итә алачак. Узган елда чикләүләр сәбәпле балалар республикадан читтәге лагерьларга бара алмады. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың яшьләр эше министры Дамир Фәттахов бу җәйдә 3,2 мең... Читать дальше...
Начинающий дизайнер из Нурлата Аделя Яруллина только на днях вернулась из Санкт-Петербурга, где проходила стажировку в модном доме известного кутюрье Игоря Гуляева.
Чтобы обезопасить детей во время летних каникул нужно предпринять следующие меры:
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Балалар лагерьлары хезмәткәрләре, үз эш урыннарыннан вакытлыча китеп торганда, атна саен Covid-19 коронавирусына тест тапшырачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Татарстанның баш санитар табибы быел лагерь хезмәткәрләре өйләренә кайтып килә алачак, дип белдерде. Бу очракта алар коронавируска кабат тикшерү узачак. Читать дальше...
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел балаларның җәйге ялын оештыруга бюджеттан 1,6 млрд сум акча тоту планлаштырылган. Бу сумма узган ел белән чагыштырганда 49 млн сумга күбрәк. «Быелгы җәйдә Татарстанда 1,6 мең лагерь эшлиячәк. Аларда 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк», — диде Татарстан яшьләр эше министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Татарстанда шәһәр яны лагерьларында ял итүчеләр саны мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрдән күбрәк. Министр сүзләренчә... Читать дальше...
1 июня – в Международный день защиты детей – с 8.00 по 14.00 в образовательном центре имени Ахмадзаки хазрата Сафиуллина (ул. Гиматдинова, 70) пройдет благотворительная акция.