(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Түбән Кама янгын сүндерүчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды, акциянең максаты — 27 миллион төп агач утырту. 35нче янгын сүндерү-коткару часте янындагы аланда янгын сүндерүчеләр утызлап алма, груша, шомырт, сирень, акация һәм башка агачлар утыртты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Киләчәктә бакча һәр язны биредәге предприятиеләрдә эшләүчеләрне һәм узып баручыларны матурлыгы һәм хуш исе белән сөендереп, безнең бүгенге тыныч... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Башкортстан Мәгариф министрлыгы 14 майны мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне итеп игълан итте. Ведомство төбәк мәктәпләренә җомга, 14 майны, 1-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен алдан игълан ителгән Ураза бәйрәменә (13 май) өстәмә итеп ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары расписание буенча укыячак. Өстәмә ял көнен мәгариф объектларын террорчылыкка каршы якланганлык таләпләренә туры килүен комплекслы тикшерү өчен файдаланырга кирәк... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанда McDonald's рестораныннан кешеләрне эвакуацияләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, бу хәл бүген кичке тугызга якын Мамадыш трактындагы McDonald's ресторанында булган. Шаһитлар, кечкенә генә кәгазь пакетны күреп, полицейскийларны чакырталар. Персоналһәм кафе кунаклары кафедан тиз арада чыгып китә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗасыз пакет турында сигнал кергән McDonald ' s рестораны 175-нче номерлы гимназиядән ерак түгел урнашкан.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте, илдәге эпидемиологик вазгыять аркасында, Бишкәкта Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм намазы булмаячак. Бу турыда башкала мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте карары буенча иртән башкала мәйданында бәйрәм намазы булмаячак. Гает намазлары нәзарәт билгеләгән мәчетләрдә, санитария кагыйдәләрен үтәп укылачак. Эпидемиологлар күрсәтмәләре буенча күмәк чаралар шәһәр халкы өчен һаман да куркыныч»... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күрүчеләрнең барысы да Мәскәүгә очышны яхшы кичергән. Исегезгә төшерәбез, башкалага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус борты белән сигез кеше җибәрелде — биш бала һәм өч өлкән кеше. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр стационарларга китерелгән. «Казан пациентлары Мәскәүгә очышны яхшы кичерде. Хәзерге вакытта махсуслаштырылган бригадалар аларны алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарларга китергән», — дип хәбәр итә министрның... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча күчерде. Ярдәм һәр гаилә ихтыяҗларын исәпкә алып күрсәтеләчәк. Акча җыюда «Россия Кызыл Хач» оешмасы һәм Саклык банкы катнаша. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Татарстан Хөкүмәте белән бергәләп фаҗига кагылган гаиләләрнең ихтыяҗларын билгеләргә үз өстебезгә йөкләмә алабыз һәм аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, — дип билгеләп үтте иҗтимагый оешма рәисе Павел Савчук. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 13 майда Казанның мәчет аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары 4.30 сәгатьтән йөри башлаячак. Ураза бәйрәмендә иртәдән вәгазьләр һәм гает намазлары укылачак. Бу хакта Транспорт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. Анда 5.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укылачак, ә 6.00 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе укый башлаячак. Тагын ярты сәгатьтән мәчеттә гает намазы укылачак. Чараларны... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан укучылары 14 майда укуларын дәвам итәргә тиеш. Ялларны озайту турында йөкләмә булмады. «Мәктәп укучылары укырга бармаячак дип уйларга нигез юк. Хәзерге вакытта ялларны озынайту яки дистанцион укытуга күчү турында күрсәтмә юк», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә. Идарәдә искәртеп узганча, 12 майда, матәм көнендә, Казан мәктәпләрендә укулар булмады, ә 13 майда Ураза гаете республикада эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районы судында кичә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза чарасы сайланды. Һөҗүм нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. Тагын 23 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә. Суд залына күмәк үтерүдә гаепләнүче ныклы адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның ул үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын, игътибарсыз калдырды, шул ук вакытта үзен тыныч тота. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Казан гимназиясендә фаҗига вакытында зыян күрүчеләргә акча күчерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык акчалар да «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка күчерелгән. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсеннән 175нче мәктәптә зыян күргән 14 яшьлек малайны чыгардылар. «2006 елгы малай баш мие селкенү һәм бит җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бүген кич ул яшәү урыны буенча стационарда табиблар күзәтүенә чыгарылган», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. Хәзер медицина учреждениесендә 14 бала кала. Табиблар аларның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Совет судында кичә Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза сайланачак. Журналистлар суд бинасында процесс башланганчы ук җыелды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре берничә сәгать Галәвиевны судка китерүләрен көтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына тоткарланучының адвокаты Александр Гиляжев сөйләгәнчә, процесс башланганчы ул клиенты белән аралашырга җыена. Адвокат нинди җәзага басым ясаячак дигән сорауга... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясе укытучылары кабул иткән барлык чаралар сокланырлык һәм югары бәягә лаек. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде. Аның сүзләренчә, әлегә һәлак булган һәм зыян күргән укытучыларның бүләкләүгә тәкъдим ителәчәген әйтүе кыен. «Бүләкләү турындагы ниндидер карарларга килгәндә, хәзерге вакытта мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, әмма, һичшиксез, Президент тиешле докладлар ала», — диде ул. Казанда булган хәл элек бирелгән... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Совет судына мәктәптә атыш оештыручы 19 яшьлек Илназ Галәвиевны китерделәр. Суд процессында Татарстан прокуроры урынбасары Алексей Заика катнаша. Ул тикшерүченең үтенечен хупларга ниятли. Кичә ул, мылтык алып, 175нче гимназиягә кергән. Гимназия каршында кораллы бер егетне күреп, вахтёр ишекләрне япкан һәм хәвеф төймәсенә баскан. Ләкин Галәвиев пыяла ишеккә ата, бинага керә, аннары хатынны яралый. Бу вакытта мәктәп директоры хәбәр итү системасы... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Иртәгә, ягъни 13 майда, Татарстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Авыл җирлекләрендә гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла башлаячак, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәгать алтыда башланып китәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30да биредә татар хафизлары Коръән аятьләрен укыячак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазен башлап җибәрәчәк. Читать дальше...
Илназ Галәвиев гимназиягә һөҗүм оештыруда гаебен таныган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң иминлекне контрольдә тоту көчәйтеләчәк. «Республиканың барлык мәктәпләрендә дә контроль көчәйтеләчәк. Хәзер үк Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, мәгариф идарәсе муниципаль органнары хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгалар һәм аларны тикшерәләр. Атна ахырына кадәр бу процесс дәвам итәчәк. Без контрольне көчәйттек», — диде «Татар-информ» мәгълүмат... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 31 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «22 кеше хастаханәгә салынган, 11 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда яши, Чаллы, Лениногорск, Нурлат һәм Сарман районнарында икешәр кеше ковид йоктырган. Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау районнарында шундый берәр очрак теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган махсус борт Мәскәүгә төшеп утырды. «ИЛ-76 самолеты „Жуковский“ халыкара аэропортына төшеп утырды», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус медицина модульләре белән җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Күзәтчелек ведомствосы уку йортларының иминлеге тәэмин ителешен планнан тыш тикшерәчәк, ә нәкъ менә прокурорлар белгечләр белән берлектә биналарны һәм мәктәп яны территорияләрен караячак, укучылар һәм персоналның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле хезмәт документларын өйрәнәчәк. Республика буенча барлыгы 1403 мәктәп тикшереләчәк. «Моннан тыш, 175нче гимназиягә һөҗүм факты буенча тикшерү кысаларында гадәттән тыш хәл шартларында мәгариф оешмасы администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Читать дальше...
В Татарстане зарегистрировано 33 новых случая COVID-19, из них 2 – завозные, 31 – контактный. 22 человека госпитализировано, 11 получают лечение на дому.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Полиция Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелуы турында ялган шалтырату ясаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичке сәгать тугызда 13, 48 һәм 50нче мәктәпләрдә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр килгән. Мәгариф учреждениеләре янына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте, полиция хезмәткәрләре, шул исәптә кинологлар да килде. Һәр бинаны җентекләп тикшерделәр. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар. «Хәзерге мизгелдә 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар. Мәгълүмат гарәп, чех, инглиз, француз, иврит, малайзия, поляк, серб, таджик, украин, белорус, рус һәм татар телләрендә язылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә прфессиональ тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фаткуллин. Инглиз телле мәгълүмат чараларында бу хакта инде кичә үк хәбәр булган. Читать дальше...
Состояние аварийности и причины аварий были рассмотрены на очередном заседании Правительственной комиссии РТ. Здесь участвовали и члены муниципальной комиссии.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мәктәбендә атыш вакытында үлгән укучыларның һәм укытучыларның туганнары көн азагына кадәр республика хөкүмәтеннән акчалата ярдәм алачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үлүчеләрнең туганнары белән очрашып, өстәмә ярдәм чаралары турында сөйләшергә әзер. Бу турыда республика җитәкчесе татарстанлыларга видеомөрәҗәгатендә хәбәр итте. «Бүген республикада матәм көне. Фаҗига сәбәпле, кайгырабыз. Татарстан Хөкүмәтенең бүген кич гаиләләргә акчалата ярдәм бирү турында карар кабул ителде. Читать дальше...