(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 20 ел дәвамында халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия, культураны күтәрү, ял оештыру, татар телен саклау юнәлешендә эш алып барган Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Сезнең белән 20 ел» исемле юбилей концерты узды. Юбилей концерты башланыр алдыннан фойеда тамашачыларны традицион милли киемнәр кигән кыз һәм егет чәкәк белән каршы алды. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, фото-зона оештырылган иде.Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. ... Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән. Арча муниципаль районы башкарма комитеты концерт-күңел ачу программасы оештырган, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары танып-белү квестлары әзерләгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концертта бик теләп катнашкан. Читать дальше...
Һәлак булучыларның күпчелеге – 11-15 яшьлек мәктәп укучылары.
Омски өлкәсендә көчле янгыннан зыян күргән татар авылы Каракүл кешеләренә ике көн эчендә 150 мең сум акча, берничә йөк машинасы кием һәм азык-төлек җыелган.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу максаты белән килгән иде. Минзәләдә министр базислы урман питомнигын карап чыкты һәм «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Түбән Камада санитар-экологик икеайлык бара. Рөхсәтсез ясалган чүплекләрне җыештыру, бетерү буенча эш дәвам итә, шулай ук яшелләндерү һәм экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла. Икеайлык, шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Түбән Кама урманчылыгы» оешмасы хезмәткәрләре һәм волонтерлар бүген урман фонды территориясен чистарткан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, 5 куб. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 19 майдан 21 майга кадәр Башкортстанның Әбҗәлил районында Урал аръягы башкортларының «Комарткы» дип аталган яшьләр форумы узачак. Форум эше шәҗәрә һәм халык иҗаты жанрларын, шул исәптән халык һәм йола уеннарын, декоратив-гамәли сәнгатьне һәм һөнәрчелекне популярлаштыруга һәм саклап калуга юнәлтелгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Форум кысаларында гаиләләр арасында «Быуын сылбыры» видео-конкурсы, халык иҗаты жанрлары буенча остаханәләр, «Урал аръягы башкортлары» фәнни-гамәли конференция... Читать дальше...
(Истанбул, 8 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында дөньякүләм танылган галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты. Аны Садри Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар язган. Мәкалә ”Драматик бер гомер: Надир Дәүләт” дип исемләнгән. Анда Надир Дәүләт “галимнәрнең галиме” дип бәяләнгән. Автор аның Мәрмәрә университеты Төрек дөньясын тикшеренүләр институтында эшләгәндә һәм башка коммерциячел университетларда укытканда бик күп галим җитештерүен, бүгенге көндә аларның да танылган галим булуларын ассызыклаган. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә кайбер категория гражданнар өчен эш атнасындагы хезмәт сәгатьләрен кыскартырга мөмкиннәр. Бу турыда Федерация советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский сүзлләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хәзер 40 сәгатьлек эш атнасы. Бәлки, җомга көнендә эш сәгате кыскартылыр», — дип аңлаттылар Федерация советында. Рязанский сүзләренчә, бу яңалык Россиядә яшәүче кайбер категория гражданнарына кагылырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Кичә Кукмара районы Өлге авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәт үзенең чыгышында Рамазан аенда Коръән уку өчен бирелгән саваплар турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм мөселманнар тормышында мәчет-мәдрәсәләр төзүнең мөһимлеген аңлатты. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мәчетне яңартып коручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Тукай районында ветераннар Рәфкать Нуриев һәм Зөфәр Дәүләтшин өчен парад узды. «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, җирлек башлыгы Резеда Сафина һәм «Гиндукуш» хәрби-патриотик музей директоры Резеда Гарипова ветераннарга котлаулар җиткерде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Районның иҗат коллективлары алар һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм концерты әзерләгән. Фронтка Рәфкать Нуриев 18 яшендә, сугышның соңгы елында чакырылган. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
В этом году отмечается 135-летие одного из основоположников профессионального татарского театра Габдуллы Кариева
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән 7 майда Мәскәүдә ел саен чәчәкләр салу тантанасы була. Тантанада Казаннан килгән Татарстан генераллары советы вәкилләре — Дамир Динниулов һәм Владимир Чайников катнашты. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы исеменнән Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.Жуков һәйкәленә чәчәк кәрзине куелды. Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсендә губернатор күрсәтмәсе буенча дүрт мең кеше катнашында «Волга» («Идел») спорт сараенда ифтар ашын үткәргәннәр. «Үткән елларда ике меңләп дин-кардәшебез катнашкан булса, быел аның саны дүрт меңгә җитте. Бер өстәл артына күрше төбәкләрдән йөзләгән кунак һәм өлкәдә эшләүче дистәдән артык оешма җитәкчеләре дә чакырулы иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин. Аның әйтүенчә... Читать дальше...
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Наурызбай кажы Таганулы Алмата өлкәсенә эш сәфәрендә Талгар районында Абу Бәкер әс-Сыддык исемендәге мәчет ачуда катнашты. Югары мөфти яңа мәчетнең ал тасмасын кисте һәм Аллаһ йортын төзергә ярдәм иткән барлык шәһәр халкына рәхмәт белдерде. Бу турыда Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мәчет төзү — игелекле эш. Бигрәк тә изге Рамазан аенда игелекле эшләрнең савабы күп тапкыр арта. Читать дальше...
В рамках международной акции «Сад памяти» нурлатцы накануне Дня Победы посадили около 200 саженцев сосны и ели на территории ландшафтного парка «Кондурча». Они будут соседствовать со своими колкими собратьями, высаженными здесь же прошлой осенью.
В Кичкальне прошел поистине народный праздник – в преддверии Дня Победы здесь в честь сельчан-воинов Великой Отечественной войны в торжественной обстановке открыли новый мемориальный комплекс.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган акция узды. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре М.Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада парламент башлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Бу акция Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре өчен традицион булды. Бу көнне без фронтка киткән һәм Бөек Җиңү хакына... Читать дальше...
Добрая спортивная традиция, заложенная нурлатцами еще в 1975 году в память о легендарном земляке Герое Советского Союза Анатолии Кузнецове, нашла продолжение в сердцах более сотни спортсменов, вставших на старт, а также многочисленной команде их болельщиков.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Участники квеста, передвигаясь из одного пункта в другой, отвечали на вопросы по тематике Дня Победы.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, музыкантлары Казан аэропорты хезмәткәрләре белән «Смуглянка» һәм «Солдатлар» музыкаль флешмобын оештырды. «Казан» халыкара аэропортының 1А терминалында Җиңү көненә багышланган җырларны узган ел яңгыратмакчы идек. Пандемия булу сәбәпле, бер елга күчердек. Флешмобны күреп, Казан кешеләре, чит илдән килгән кунаклар да сөенде, хәтта кушылып та җырладылар», — дип сөйләде «Татар-информ»га... Читать дальше...
Во дворах звучали фронтовые песни, а сами ветераны в парадных кителях приветствовали артистов из окон своих домов.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих, мәдәният» төрек журналының май санында мәгърифәтче һәм сәясәтче Һади Атласига багышланган мәкалә чыккан. Журналның «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсендә татар филологы, тәрҗемәче Роза Корбан мәкаләсен Һади Атласиның тууына 145 ел туу уңаеннан язган. «Мәкаләдә „татар ватанпәрвәре“нең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм әсәрләре турында мәгълүмат, тюрколог Николай Катанов белән очрашудан хатирәсе бирелә. Тюрколог-монголист Әхмәт Темир җизнәсе... Читать дальше...