(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Түбән Камада Өченче буын университетының «Медицина белемнәре нигезләре» факультеты студентлары өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. 35 кеше диплом алды. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев аларны бу тантаналы көн белән котлады һәм шулай ук коронавирустан вакцинация ясату кирәклеген дә искәртте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Сәламәтлек саклау ветераннар советы рәисе Людмила Чернова сүзләренчә, факультетта медицина... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанда янә температура рекорды куелды. Татарстан башкаласында максималь һава температурасы Казан — аэропорт метеостанциясендә бүген 31,5 градус тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Казан-опорная һәм Казан-Сокол метеостанцияләрендә һава температурасы +31,3 градус тәшкил иткән. Моңа кадәр температура рекорды 1923 елның 18 маенда куелган булган. Ул вакытта Казанда һава +29,8 градуска кадәр җылынган.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Яңа уку елыннан Башкортстанның тугыз районында балалар хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк. Чишмә, Дәүләкән, Архангельск, Нуриман, Иглин, Яңа Балакатай, Благовар, Салават, Мияки районнарында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтә торган алты мәктәп туклану предприятиесе бүген хәләл стандартына туры килү турында сертификат алды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Предприятие хәләл туклану нормаларына производство циклын Башкортстан Диния нәзарәте каршындагы... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Татар халкы тарихында ислам» дип аталган иҗади кичә булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Иҗади чарага тарихчылар, көнчыгышны өйрәнүчеләр, татар җәмәгатьчелеге, яшьләр хәрәкәте вәкилләре чакырылган иде. Кичәне күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова алып барды. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Якындагы биш елда Чаллы мэры Наил Мәһдиев үз постыннан китәргә җыенмый. Бу хакта ул instagram челтәрендә туры эфир вакытында белдерде. Мәһдиев эфирга әзерлек вакытында транспорт, социаль һәм башка мәсьәләләрдән тыш, шәхси сораулар да керүен әйтте. Әйтик, Чаллы кешеләренең берсе Дәүләт Думасына күчәргә җыенмыймы икәнлеге белән кызыксынган. «Сорау бирделәр. "Хөрмәтле Наил Гамбәрович, сез Дәүләт Думасында депутат булырга җыенасызмы?“ Җавап бирәм - юк. Беркая да җыенмыйм», - дип искәртте ул. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»).Казанның Киров районындагы Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичке сәгать дүртләр тирәсендә шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртуның 112 бердәм номерына Зәңгәр күлдә ир-ат батуы турында хәбәр итә. Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган. Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 майда Казанның «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе узачак. Конкурста Коръәнне һәм ислам, үз милләте тарихын иң яхшы белүче яшьләр ачыкланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәчетнең имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин сөйләде. «Конкурс ике өлештән тора: Коръән уку һәм ислам дине нигезләре, мәшһүр шәхесләр турында сорауларга җавап бирү. Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре, мөгаллимнәре бәйгедә катнашучыларның Коръәнне дөрес укуларын... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстанда язучы Ногман Мусинның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Указга 17 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кул куйды, дип хәбәр итә «Башинформ» . Документ нигезендә, 2021 елда язучының 90 еллыгына (1931 елның 17 июлендә туган) багышланган чаралар узачак. БР Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составы расланды. Оештыру комитетына 30 көн эчендә чаралар планын эшләү йөкләнде. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). ЮХИДИ хезмәткәрләре тәрәзәдә утырып барган такси пассажирын штрафка тарткан. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 15 майда автоинспекторлар социаль челтәрләрдә башкаланың үзәк урамнары буйлап тәрәзәдә утырып барган такси пассажиры видеосына тап булган. Роликны өйрәнеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче һәм пассажирны ачыклаган. Алар биредә яшәүче 23 һәм 24 яшьлек ир-атлар булып чыккан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән профилактик... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Нурлатта Интернационалистлар урамындагы бер катлы йортта кирпеч дивар җимерелеп төшкән, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хәл турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча кичке сәгать дүрттә килгән. Җимерелеп төшкән кирпеч өеме астында ике эшче калган. Коткаручылар зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Һәлакәт сәбәбе ачыклана.
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан парламенты урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә ниятли. «Урта гомуми белемне туган телдә укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Хәзер мондый мөмкинлек мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми, төп гомуми мәктәпкә кагыла. Безнең карашка, урта гомуми белемне бу исемлеккә кертү актуаль, юкса туган телне туган булмаган телдә ничек өйрәнеп була соң аны? Хәзерге вакытта закон чыгару инициативасы карала. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда бер ел эчендә талпан кадалуның 1,1 мең очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 19 апрельдән талпаннарның активлык сезоны башланды, 2021 елда барлыгы 1167 талпан тешләгән очрак билгеле, шул исәптән 523 очрак 14 яшькә кадәрге балаларда теркәлгән»... Читать дальше...
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта ике республика депутатлары катнашында узган утырышта. Ул ике тугандаш республика — Татарстан белән Башкортстан дуслыгы күптәннән килгәнен ассызыклады. «Соңгы елларда ул дуслык тагын да яңарды. Безне күп гасырлык традицияләр берләштерә. Музыкаль культура да якын, динебез бер, шуңа күрә иҗади коллективлар бер-беребезгә еш йөри», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыгарылыш чарасына коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга вәгъдә итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге чыгарылыш чаралары вакытында чикләү чараларын йомшарту турында тәкъдим белән чыкты. Башкорт «бердәмроссиялеләре» чараны урамда яки бинада үткәргәндә дистанцияне үтәү һәм битлектә булу да җитә, дип искәртте. 50дән артык кеше булган биналарда үткәрелә торган чаралар өчен... Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 25 апрельдән 25 майга кадәр иң матур урында — «Остафьево» — «Русский Парнас» Дәүләт музей-утарында «Тукай. Майоров. Чагылыш» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмә бөек шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган. Анда Ленинград рәссамы Игорь Майоровның (1946-1991) шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат ителгән Тукай портретлары тәкъдим ителә. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Иртәгә,19 майда, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан синоптиклары фаразы буенча явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүчән талгын җил фаразлана, көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Минималь һава температурасы төнлә +15..+20, түбән урыннарда +10..+15 градус. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+33 градус була.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм ведомствоның башка хезмәткәрләре Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» Россия вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясатты. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Авыртмады, вакцинациядән соң беренче минутларда бернинди симптомнарны да сизмәдем», — дип сөйләде Сибгатуллин. Читать дальше...
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтүенчә, Башкортстан галимнәре әлегә кадәр башкорт авылларында, районнарында эшләп килгән. Ким Миңнуллин Башкортстанда утызлап том фольклор материалларның чыгуын да искә алды. «Андагы барлык мәгълүмат башкортлар яшәгән районнарында тупланган. Әлегә кадәр чик сакланып килә дияргә мөмкин. Әмма соңгы арада вазгыять үзгәрде, алар Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларында да өйрәнүләр алып бара. Читать дальше...
Ике парламент кабул иткән документны Русия думасы, Федерация шурасына юллаячаклар.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә кичә шәһәрнең өч кешесе кояш һәм эссе сугу белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «17 майда ашыгыч медицина ярдәме станциясенә югары температура йогынтысына, эссе һәм кояш сугуга дучар булган кешеләргә өч чакыру килде», - диделәр ведомствода. Табиблар ярдәме 69 һәм 71 яшьлек ике хатын-кызга, шулай ук 15 яшьлек үсмергә кирәк булды. Мөрәҗәгать... Читать дальше...
Сегодня сотрудники Форпоста совместно с представителями пожарной части Л. Разяповой и Л. Шакуровой провели классный час на тему: «Не шути с огнем!» в городской школе №2.
Общественная палата РТ и общественные организации Татарстана подписали соглашение о сотрудничестве в обеспечении наблюдения на выборах депутатов Госдумы РФ VIII созыва.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанда табиблар ике трамвай бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын ампутацияләргә мәҗбүр була. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына 7нче Казан хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык аякны саклап калу операциясе берничә сәгать дәвам итеп, уңышлы узганлыгын хәбәр иткән иде. «Кызганыч, хәл үзгәрде. Абсцесс башланды», - диделәр клиникада. Хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-атның аягы ныгып китмәгән. Исегезгә төшерәбез, кичә Себер трактында Казанда ике трамвай бәрелеште. Читать дальше...
ТИҮ кырымтатарларны сөргенгә җибәрүнең 77нче елын ялгыз пикет уздырып искә төшерде.
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан һәм Татарстан халыкларның милли үзенчәлекләрен, туган телләрен саклауда, аларны өйрәнүдә уңайлы шартлар тудыруда хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу гомуми бурыч. Башкортстан Дәүләт Җыены Корылтай рәисе Константин Толкачев Актаныштагы утырышта шул хакта әйтте. «Мәгариф урбанизациясе уку процессында туган телнең ролен билгеләүдә зур эш таләп итә. Телне өйрәнгәндә, бала шәхес буларак формалаша, үз халкының традицияләре, тамырларына якыная. Читать дальше...