(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанда янә температура рекорды куелды. Татарстан башкаласында максималь һава температурасы Казан — аэропорт метеостанциясендә бүген 31,5 градус тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Казан-опорная һәм Казан-Сокол метеостанцияләрендә һава температурасы +31,3 градус тәшкил иткән. Моңа кадәр температура рекорды 1923 елның 18 маенда куелган булган. Ул вакытта Казанда һава +29,8 градуска кадәр җылынган.