(Әлмәт, 27 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агымдагы елның гыйнварында онлайн режимда уку оештыру турында карар кабул ителде. Татар телен практик яктан белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының 36 хезмәткәре дәресләргә кушылды. Укулар 25 февральдән 20 майга кадәр атнага ике тапкыр кичке вакытта үткәрелде. 25 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты бинасында татар теле буенча йомгаклау аттестациясе узды. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген кичке тугызда Чаллы шәһәре Сидоровка бистәсендә бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. Бала москит челтәренә таянган һәм егылып төшкән. Аны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә китерделәр «Шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев вакыйга урынына килде. Тикшерү оештырылды. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», — дип хәбәр итте агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Төркестанда казу эшләре вакытында уникаль көнчыгыш базары табылган. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә. XVII-XIX гасырлардагы Төркестан тарихы белән бәйле язма һәм картографик чыганакларда зур Төркестан базары турында искә алына. Күптән түгел Казахстан галимнәре әлеге атаклы Төркестан базарын эзләп тапкан. Археологик материалның уникальлеге шунда ки, Казахстанда беренче тапкыр, яхшы сакланган планировкасы булган зур мәйданда бер гасырдан соң көнчыгыш базары табылган»... Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистлар берлеге йортында тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның «Җырларымда — җирсүем» шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Җыентык Татарстан китап нәшриятында 550 данә белән басылган. «Җырларымда — җирсүем» китабы проектын Илдар Кыямовның тормыш иптәше — журналист Мөршидә Кыямова һәм улы Идел Кыямов уйлап тапкан. «Шигырьләрне мәктәп елларыннан бирле язам. „Җырларымда-җирсүем“ китабында туган якны ярату, аны сагыну темалары күтәрелә. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Композиторлар берлегендә Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Композиторлар Екатерина Шатрова, Алсу Абдуллина, Виталий Харисов һәм Алсу Сөнгатуллина тарафыннан Җиһанов темасына заманча яңгырашлы инструменталь аранжировкалар эшләнгән. Гөлнара Мурзиева һәм Фәнис Мөхтәровның башкаруында Җиһанов романслары, операларыннан арияләр яңгырады, диелә хәбәрдә. Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - 16 симфония... Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Тукай музее ачу темасы Горький музееннан башланган һәм 78 елдан соң Тукай темасы кабат бирегә әйләнеп кайтты. «Татарстан рәссамнарының Тукай темасына багышланган күргәзмәсенең безнең музейда узуы символик мәгънәгә ия һәм моның үз закончалыгы бар», — диде Горький һәм Шаляпин музее мөдире Марианна Гаврилова «Тукай шигърияте аша туган ил образы» дип аталган күргәзмә ачылу тантанасында. «Күпләр белми — Тукай темасы безнең музей эчендә туган. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Коткаручылар Васильево бистәсе янында елгада батып үлгән баланың мәетен тапкан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген 20.07 сәгатьтә коткаручылар бүген көндез Васильево бистәсе янында Сумка елгасында батып үлгән малайның мәетен тапкан. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген көндез Казан янында Васильево бистәсе янында 1 2 яшьлек малайны эзләгәннәр . Билгеле булганча, бала дуслары белән елга янына барган... Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чираттагы өмә 2021 елның 23 маенда Саратов өлкәсенең Базарлы-Караболак районында «Зеркальный» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Анда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары һәм хезмәткәрләре, Саратов һәм Энгельс мәчетләренә йөрүчеләр, Яңа Бурас һәм Базарлы-Караболак районнарыннан, шулай ук Пенза өлкәсеннән килгән дин әһелләре катнашты. Ял көнендә алар лагерь территориясен коры яфраклардан һәм төзелеш чүп-чарыннан чистартты. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда 250дән артык ата-ана кэшбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар алу өчен гариза биргән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте. «Татарстанда 64 балалар сәламәтләндерү лагере һәм базасы Туризм буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән өч туристик компаниянең берсе белән килешү төзеде. Бүгенге көндә инде кэшбэк системасында ата-аналар 253кә якын гариза рәсмиләштерергә өлгерде», — дип сөйләде докладчы. Читать дальше...
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Әнкара тиз арада Россия белән авиаэлемтәнең яңадан торгызылуына өметләнә. Россия белән һава юллары тиздән яңадан торгызылырга мөмкин. Туристик районнарда ковид авырулары күрсәткечләре кими, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсар. Ул соңгы атнада Төркиядә коронавирус пандемиясе белән хәл сизелерлек яхшырганлыгын искәртте. "Кабул ителгән катгый чаралар нәтиҗәсендә Төркиядә ковид очракларының гомуми саны 15 апрельгә 61 400 тәшкил иткән. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ») . Казанның 175нче гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен аерым ял программасы сайлаячаклар. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте. «Бу гимназиядән 500дән артык бала бер үк лагерьга барачак. 8А сыйныфы буенча аерым эш алып барыла. Алар өчен аерым ял программасы сайлап алына, чөнки ата-аналар балалар белән лагерьга бара алмый. Ә алар балалар хастаханәдән чыкканнан соң бергә ял итәргә теләгәннәрен белдерде»... Читать дальше...
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Төркия кунакханәләрендә "all inclusive" системасына пандемия чорында кертелгән үзгәрешләр аннан соң сакланырга мөмкин, дип белдерде РИА Новостига Бодрум мэры Әхмәт Арас. "Россиялеләр гадәтләнгән "барысы да кертелгән" системасы буенча хезмәт күрсәтү безнең күпчелек кунакханәләрдә үзгәртелде — хәзер кунаклар үзләренә азык-төлек салмый, ә алар өчен моны официантлар эшли. Система алга таба да шундый ук принцип буенча эшләячәк дип уйлыйм", — диде агентлык әңгәмәдәше. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген 17.29 сәгатьтә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Яшьләр микрорайонында 12 яшьлек малай суга батып үлү турында хәбәр алынган. Урынга 153нче коткару часте хезмәткәрләре, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Яшел Үзән участогы дәүләт инспекторлары чыкты. Икенче зона коткару отряды коткаручыларының водолазлар төркеме яшүсмер баланы эзләүгә кереште.
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бразилия джиу-джитсу (BJJ) шәмәхә билбавына ия булды. Бу хакта “Интерфакс”ка республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Пурпур билбауны 23 майда Казанда Россия чемпионы Дауд Адаев семинар барышында тапшырды. Үз чиратында мөфти социаль челтәрдә Бразилия джиу-джитсу көрәше белән үзе генә түгел, улының шөгыльләнүен дә әйткән. "Россия чемпионы Дауд Адаев Казанда Бразилия джиу-джитсу буенча мастер-класс үткәрде. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). 25 һәм 26 май көннәрендә Татарстан Республикасында Башкорт киносы көннәре узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе белән берлектә «Панорама»Татарстан Республикасы халыклары кинофестивале кысаларында оештырылды. 25 май көнне тамашалар Кама Аланының «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә узды. Әлеге фильмнарның иҗади команда вәкилләре белән очрашу киноларга кызыклы өстәмә булды. Читать дальше...
Әлеге ширкәтләр килештерелмәгән митингларга чакырган материалларны алып куймауда гаепләнә.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Медицина тикшеренүе вакытында кеше моңа кадәр беленмәгән авырулар табылуына әзер булырга тиеш, дип сөйләде табиб һәм телевидение тапшырулары алып баручы Александр Мясников. Бу хакта «Российская газета» яза. Табиб сүзләренчә, диагностика вакытында еш кына кешеләрнең күбесендә организм өчен җитди куркыныч тудырмый торган авырулар табалар, шуннан соң өстәмә тикшеренүләргә җибәрәләр. «Бу тоткасыз чемодан кебек — алып бару җайсыз, ә ташлап китү кызганыч! Һәм шулай... Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россиядә 2023 елны шагыйрь Рәсүл Гамзатов елы дип игълан итәргә планлаштыралар, дип хәбәр итә Дагыстан башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе төбәк җитәкчесе Сергей Меликовка сылтама белән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россия Президенты Владимир Путин безнең тәкъдимнәрне хуплады һәм 2023 ел илдә Рәсүл Гамзатов елы булачак. Рәсүл Гамзатовның исемен һәм иҗатын белмәүчеләр юк. Кешеләр аның тормышы һәм иҗаты белән кызыксына, без бу юнәлештә эшләргә тиеш», — диде Меликов... Читать дальше...
Русия тикшерү комитеты журналистлар Бастрыкин фикерен дөрес аңламаган дип акланырга тырышты. Әмма социаль челтәрләрдә кулланучылар үз реакциясен инде белдереп тә өлгерде.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан мэриясе үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында хәбәр иткәнчә, мошенниклар 175нче гимназия укучылары әти-әниләренә шалтыратып, балаларын диңгезгә лагерьга җибәрергә җыеналармы икәнлеге белән кызыксына, ә аннан соң трансфер өчен акча түләргә тәкъдим итә. Әмма Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында Казанның 175нче гимназиясеннән балаларны ял итү урыннарына бушлай илтәчәкләр һәм ата-аналарга берни өчен дә түләргә кирәкми, дип белдерәләр. Шәһәр мэриясендә... Читать дальше...
Экология активистын 18 апрельдә кыйнаганнар иде.
В отрасли сельского хозяйства Нурлатского района трудятся более 1200 человек. Один из них комбайнер КФХ «Сулейманов» - Рамис Нямаев.
Такие цифры озвучил начальник отдела ГИБДД ОМВД России по Нурлатскому району Ильдар Ахметзянов на заседании комиссии по обеспечению безопасности дорожного движения, которое прошло сегодня в Нурлате.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген шәһәр Советы сессиясендә Чаллы депутатлары дүрт урам исемен раслады. Шуларның берсе Бөек Ватан Сугышы Герое Нурми Шәрипов хөрмәтенә аталды. Советлар Союзы Герое исемен алган урам Чаллы һәм Тукай районы арасындагы чик буе территориясендә, Зур Шилнә бистәсендә урнашкан. Тукай районында туып-үскән Нурми Шәрипов 1944 елда Львов янында кылган батырлыгы белән билгеле. Ул Банюнин авылы янында барган сугышта беренче булып дошман траншеясына бәреп керә, пулеметны туктата һәм дошман офицерын әсирлеккә ала. Читать дальше...
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). КПРФ төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов Ленинның яңартылган һәйкәлен ачканда юлбашчының татарлар өчен әһәмиятен әйтте. «Ленин — ТАССР нигезен салучы, үзебезнең мәдәниятне, сәнгатьне, сәнәгатьне үстерүгә этәргеч ясаган шәхес. Безнең дәүләтчелек — Татарстанның нигезе шунда барып тоташа. Көчле сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының, заводларыбызның булуына без Ленинга бурычлы», — диде Хафиз Миргалимов. Бүген Казанның Ирек Мәйданында 2020 елның... Читать дальше...