(Казан, 27 май, «Татар-информ»). 25 һәм 26 май көннәрендә Татарстан Республикасында Башкорт киносы көннәре узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе белән берлектә «Панорама»Татарстан Республикасы халыклары кинофестивале кысаларында оештырылды. 25 май көнне тамашалар Кама Аланының «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә узды. Әлеге фильмнарның иҗади команда вәкилләре белән очрашу киноларга кызыклы өстәмә булды. 26 майда Башкорт киносы көннәре Казанда «Мир» кинотеатрында узды. Кино Казан халкында зур кызыксыну уятты. Кабул иткән яктан Казан шәһәре башкортларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тимур Йосыпов, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.Тамашачыларга өч фильм тәкъдим ителде, алар арасында кинояңалык – «Алтын сарай» анимацион фильмы, шулай ук кыска метражлы «Ерткыч» һәм «Гильза» фильмнары бар.