(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Төркестанда казу эшләре вакытында уникаль көнчыгыш базары табылган. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә. XVII-XIX гасырлардагы Төркестан тарихы белән бәйле язма һәм картографик чыганакларда зур Төркестан базары турында искә алына. Күптән түгел Казахстан галимнәре әлеге атаклы Төркестан базарын эзләп тапкан. Археологик материалның уникальлеге шунда ки, Казахстанда беренче тапкыр, яхшы сакланган планировкасы булган зур мәйданда бер гасырдан соң көнчыгыш базары табылган», - диде Казахстан фәнни-тикшеренү мәдәният институты генераль директоры, фәлсәфә докторы (PhD) Андрей Хазбулатов. Аның сүзләренчә, безнең илдә бу археологик табылдыкка аналоглар юк. Шуңа күрә аны җентекләп өйрәнү өчен галимнәр Ташкентта һәм Бохарада шундый Көнчыгыш базарларын эзләячәк.