(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бу атнада Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина көллиятләрен тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды. Хәзерге вакытта диплом алды практикасын 15 студент уза, аларның һәркайсы белән баш табиб шәхсән танышты, Район үзәк хастаханәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре, максатчан юнәлеш буенча югары белем алу, хастаханәне җиһазландыру һәм медицина ярдәме күләмнәре турында сөйләде. Читать дальше...
(Питрәч, 16 май, «Татар-информ», « Питрәч-информ »). Татарстанда файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Питрәч районы лидер булып тора. Икенче урында Лаеш районы (1,271 кв. метр), өченчедә — Биектау (0,883 кв. метр). Гыйнвар-март айларында республикада файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,229 кв. метр тәшкил итте. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Чаллы, 16 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллы башкарма комитеты проспектларга 100дән артык социаль рекламалы баннер куярга планлаштыра. Бу эшкә шәһәр бюджетыннан 1 миллион сумнан артык акча җәлеп ителәчәк.
(Саба, 16 май, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Шушы көннәрдә Саба районында авыл халкының һәм хуҗалык итүнең кече формаларының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, җирле үзидарәләр идарәләре җитәкчеләре, кооператорлар, фермерлар катнашты. Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 майдан Татарстан башкаласында Мехчылар һәм Академик Лаврентьев урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. 30 октябрьгә кадәр Мехчылар урамының Девятаев урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Бу юлда һәм тротуарларда ремонт һәм төзелеш эшләре үткәрү белән бәйле. Шулай ук 17 майдан Академик Лаврентьев урамында да машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий Россия Премьер-лигасының 30нчы тур уены («Ротор»га каршы матч 1:1 исәбенә төгәлләнде) һәм тулаем алганда чемпионат нәтиҗәләре турында үз фикерләре белән уртаклашты. «Күп кенә уңайлы моментлар булды. Гадәттә, Бакаев һәм Макаров бу позицияләрдән бик оста файдалана. Әмма җаваплылыкның югары дәрәҗәсе, көннең эссе булуы һәм киеренкелек — боларның барысы да уенда чагылыш тапты дип уйлыйм», — диде Казан клубының остазы матчтан соң. Читать дальше...
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны тагын артуга бара.
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Казанның «Рубин» футбол клубы фаворит сыйфатында Волгоградның «Ротор» командасы белән сезонның соңгы матчына чыкты. Лиганың дүртенче командасы 15нче клуб белән уйнады. Составка бәйле кайбер проблемаларга да карамастан (матчта ярымсакчылар Хвича Кварацхелия һәм Ин Бом Хван, шулай ук сакчы Филип Уремович катнашмады), казанлылар уенны бик актив башлады. «Ротор» составында ярымсакчы Зурико Давиташвили һәм «Рубин»да тәрбияләнгән Данил Степанов үзләрен уңай яктан күрсәтте. Читать дальше...
Акциядә катнашучылар МДУ янына җыелган иде.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк. 14 һәм... Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). 18 майда 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Туп сарае музеенда П. В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларында сакланучы экспонатлардан торган «Мушкеттан автоматка кадәр: ату кораллары тарихыннан» дигән күргәзмә ачыла. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә утлы корал тарихының үсеш юлын чагылдыра. Экспозициядә Россия, АКШ, Япония, Төркия, Италия һәм башка илләрдә ясалган ату кораллары тәкъдим ителәчәк. Экспонатлар... Читать дальше...
Под Костромой погиб 15-летней мальчик из-за упавшего на него дерева во время непогоды.
В Нурлате прошёл зональный этап военно-спортивной игры "Зарница- 2021".
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «16 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 17, Чаллыда — биш, Яшел Үзән районында — дүрт, Биектау районында — ике, Әгерҗе, Азнакай... Читать дальше...
За пандемию коронавируса более 20 тысяч татарстанцев были заражены им.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының икенче йорты өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башладылар. «Сакаллы» төзелеш объекты булган 522 фатирлы йорт апрель ахырында файдалануга тапшырылды. Өлешчеләргә ачкыч тапшыру процедурасы 15 майда башланды, йортның 1-3 подъездларында урнашкан фатир хуҗалары аны алды инде. Якын көннәрдә 500дән артык өлешчегә фатир ачкычлары тапшырылачак. Аларга... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 17 мая 2021 года.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). «Рубин»ның ярымсакчысы, 20 яшьлек Хвича Кварацхелия бүген, 16 майда, «Ак Барс Арена» стадионында узачак Россия Премьер-лигасының 30нчы тур матчында (казанлылар Волгоградның «Ротор» командасын кабул итә) катнашмый. Моның сәбәбе — 26нчы тур уенында алган җәрәхәтләрдән соң әле тулысынча тернәкләнеп җитә алмавында. Үзәк ярымсакчы Филип Уремович та имгәнү аркасында матчта катнаша алмый. «Рубин» — «Ротор» матчында казанлыларның старт составы мондый: Юрий Дюпин, Илья Самошников... Читать дальше...
Руководитель Минздрава РФ призвал россиян не дожидаться третьей волны коронавирусной инфекции и вакцинироваться.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган артисты — Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 майда шул хактагы указны имзалаган. Тенор «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә әлеге мактаулы исем бирелүе турында язып чыккан. Документ нигезендә, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә ул музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен лаек булган. Читать дальше...
Игры с огнем привели к плачевному результату.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике көн рәттән — 14 һәм 15 майда — Казанда һава температурасы максималь күрсәткечләрне узып киткән. 14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән. Кичә башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанда Россия Премьер-лигасы футбол сезонының җирле «Рубин» һәм Волгоградның «Ротор» командалары арасындагы соңгы матчына 12 меңгә якын җанатар (шуларның 350се — кунаклар клубының фанатлары) җыелырга мөмкин. Бүген клуб, Россия Футбол берлеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы матч алды киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерелде. Әгәр Казан клубы үз кырында үткәргән соңгы очрашуга 10 меңнән артык кеше җыелса, «Рубин» — «Ротор» матчы бу сезонда тамашачылар саны буенча икенче уен булачак. Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре катнашындагы очрашуда төзелеш өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Компания вәкилләре Казан шәһәренең шәхси торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын гамәлгә ашыру программасын тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә. «Кемпф Групп» — немец компанияләр төркеме... Читать дальше...
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Мөслим районының Үрәзмәт авылында коткаручылар буадан 53 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Авылда яшәүчеләр 112 бердәм номерына шалтыратып белдергәнчә, ир-ат кичә юкка чыккан. Ул су кергән вакытта югалган дип фаразлана — яр буенда аның киемнәрен табып алганнар. Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Читать дальше...