(Казан, 16 май, «Татар-информ»). «Рубин»ның ярымсакчысы, 20 яшьлек Хвича Кварацхелия бүген, 16 майда, «Ак Барс Арена» стадионында узачак Россия Премьер-лигасының 30нчы тур матчында (казанлылар Волгоградның «Ротор» командасын кабул итә) катнашмый. Моның сәбәбе — 26нчы тур уенында алган җәрәхәтләрдән соң әле тулысынча тернәкләнеп җитә алмавында. Үзәк ярымсакчы Филип Уремович та имгәнү аркасында матчта катнаша алмый.
«Рубин» — «Ротор» матчында казанлыларның старт составы мондый: Юрий Дюпин, Илья Самошников, Карл Старфельт, Сильвие Бегич, Георгий Зотов, Оливер Абильдгор, Солтмурад Бакаев, Дарко Йевтич, Олег Шатов, Денис Макаров, Джордже Деспотович. «Рубин»ның серб һөҗүмчесе инде өченче тапкыр рәттән Казан командасын кырга капитан сыйфатында алып чыгачак.