(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатында күп санлы чаралар үткәрә. Күптән түгел әниләребезнең, әбиләребезнең сандык төбендә олы ядкарь булып сакланып килгән сөлгеләре, намазлыклары үрнәгендә чигү бәйгесе игълан ителгән иде, кулдан дисбеләр ясалды. Бу турыда «Өмет» өлкә газетасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә алар күмәкләшеп «Өй юу» йоласын искә төшерде. Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Чувашиянең Яльчек районы Сориле авылында Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмнең үзенә күрә бер дини төсмердә булуы ачык сизелеп торды. Сабантуй балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нең мөнәҗәт әйтү, бәет, шигырьләр уку бәйгесеннән башланып китте. Мөнәҗәтләр уку буенча Гөлшат Садриева 3, Әлфис Хисаметдинов 2, Мәсәева Гөлнара 1 нче урыннарны яуладылар. Шигырь номинациясендә Самира Саликова 3, Айсылу Нәзметдинова 2, Иркә Мәсәева 1 урыннарны алдылар. Авылны үстерүгә... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе — Түбән Кама» стратегик сессиясе узды. Очрашу «Тема 37» мәктәбендә үтте. Анда Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы һәм GMC Consulting җитәкчесе Галина Маштакова чыгыш ясады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Көн тәртибендә Кама агломерациясенә эшче кадрларны җәлеп итү һәм тотып калу мәсьәләсе торды. Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләренә... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Әстерхан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә булды. Бүген бәйрәм чаралары шулай ук Канга һәм Җәмәле авылларында узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Вәсил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы — «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр... Читать дальше...
(Алабуга, 29 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга балалар бакчасы Россиянең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исемлегенә керде. Илнең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе исемлегенә Татарстанның 24 балалар бакчасы кергән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. «2020-2021 ел балалар бакчасы» Бөтенроссия ачык смотр-конкурсы илебезнең иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Иң яхшылар арасына Алабуганың 32нче балалар бакчасы да керде.
Быелгы Федераль Сабантуй Ханты-Манси автоном төбәгенең Нижневартовски шәһәрендә узарга тиеш иде.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгында чит ил паспорты бирү буенча яңа административ регламентта барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлаттылар. Ул 30 майда үз көченә керә. Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары россиялеләргә, шул исәптән чит илдә яшәүчеләргә документлар бирү хәзер Россия территориясендә генә мөмкин булачак, дип язган иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. РИА Новости адвокаты Сергей Бадамшин сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы боерыгы чит илдә паспорт алырга... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында ачыкланган чүплекләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Бу муниципалитетлар хакимиятенең актив позициясе һәм җәмәгать контроле кысаларында хокук бозулар турында хәбәр итүче битараф булмаган республика халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә булды. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...
Один из популярных кабинетов поликлиники в эти дни, конечно же, прививочный.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта 2021 елгы «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалды тәртипкә китерелә. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә проект кураторы Венера Камалова сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
В этом году сельский праздник прошел в 15-ый раз.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда 31 майда рәсми рәвештә территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык төгәлләнәчәк. Территорияләрне җыештыруда 21 мең берәмлектән артык техника катнашты, полигоннарга 400 мең куб метрдан артык чүп-чар чыгарылды, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылды, балалар мәйданчыклары һәм тукталыш павильоннары тәртипкә китерелде. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Читать дальше...
С середины июля прошлого года на территории города и района проводится профилактическая операция «Улица». У данного профилактического мероприятия немало задач.
В аэропорту Казани у гражданина Азербайджана обнаружили чемодан с 10 кг живых пиявок.
Стәрлетамакта ачылган аллеядә урыс, татар, башкорт һәм чуаш халыкларының күренекле әһелләре сыны урнаштырылган.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…» дигән шигъри юлларын алдылар. ХI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Никита Васильев). Татарстанда бу елга планлаштырылган спорт объектларын һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү эшләре әлегә башлангыч этапта. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 1 июльдән мәктәп укучылары һәм студентларның Россия буенча сәфәрләренә кэшбэк программасы эшли башлаячак. Бу турыда Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренә сылтама белән «Инерфакс» хәбәр итә. Догузова сүзләренчә, аңа 2 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Механизм туристлык кэшбэкының агымдагы программасындагы кебек үк булачак», — диде ул Сахалин утравына чартер программалары җибәрүгә багышланган матбугат конференциясендә. Россия Президенты Владимир Путин 21 апрель көнне Федераль Җыенга юлламасында олимпиадаларда... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан кафе һәм рестораннар төнлә эшләүгә рөхсәт алырга мөмкин. «Рөхсәт барлык хезмәткәрләр вакцинация узган очракта бирелә, бу прививка ясатырга ярамау турында медицина күрсәтмәләре булган затларга кагылмый», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Төнлә эшли башларга... Читать дальше...
Работы по программе «Наш двор» ведутся в 329 дворах 34 районов Татарстана.
27 мая сотрудники уголовного розыска отдела полиции «Горки» в результате проведения оперативно-розыскных мероприятий задержали 20-летнего казанца. Он подозревается в кражах из киосков по продаже воды.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда яшенле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Көндез төбәк буенча урыны белән боз явуы ихтимал.
Нурлатской городской прокуратурой в связи с поступившим обращением местной жительницы проведена проверка соблюдения требований трудового законодательства в деятельности общества с ограниченной ответственностью «Аграрий».
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 млн 158 мең кв. метр торак төзелгән, бу планлаштырылган 2 млн 670 мең кв. метрның 43 процентын тәшкил итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...