(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, Иске Ярмәк авылы «Ярмәк вагы» биюенең туган җире. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбль коллективын БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече Йолдыз Исәнбәт иртәгә үз йорты яныннан соңгы юлга озатыла. Йорт адресы - Академик Кирпичников урамы (урамның элеккеге исеме Октябрьнең 50 еллыгы), 12 нче йорт. Хушлашу вакыты 11.00 Йолдыз Исәнбәт бүген вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.
Бу сүрәне татар халкында элхэм, әлхәм догасы дип тә йөртәләр, ләкин чын, дөрес исеме — Фатиха сурэсе. Ул — Изге Коръән китабының башында килүче иң беренче сүрә. Ләкин пәйгамбәребезгә Аллаһтан иңү тәртибе буенча беренче түгел, бәлки китапта урнашу тәртибе буенча гына беренчедер. Фатиха сүзе татарча «ачучы», «нәрсәнедер булса да ачу» дигән мәгънәгә ия. Ягъни, Коръәннең […]
Читать дальше...(Әтнә, 4 май, «Татар-информ», « Әтнә таңы », Сурия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. Быел беренче тапкыр хәрби комиссар Алмаз Борһанов Әтнәнең өч ветеранына Җиңү паегын — Җиңү икмәген тапшырды. Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде. Ипигә өстәп... Читать дальше...
(Саба, 4 май, «Татар-информ», « Саба таңнары »). 24-30 апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Саба укучылары алдынгы урыннар яулады. Саба районыннан олимпиадада «Сәләтле балалар интернат-мәктәбе» укучылары катнашып, югары җиңүләргә иреште, дип хәбәр итте район басмасы. 11 сыйныф укучысы Кашапов Азат — җиңүче, 10 сыйныф укучысы Сабиров Морат — җиңүче, 8 сыйныф укучысы Закирова Регина — призер, 11 сыйныф укучысы Галявин Әмир ... Читать дальше...
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 3 майдан 2 июньгә кадәр «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак. Бәйге «Сабантуй» бәйрәменең барлыкка килү тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, балаларның һәм олыларның талантларын ачу максатыннан уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә канаша ала. Бәйге 2021 елның 3 маеннан 2 июненә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 3-7 июньдә чыгарыла. 7 июньдә «Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге» сайтында урнаштырыла. Читать дальше...
Йолдыз Исәнбәт - татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы. Аңа 84 яшь иде.
(Чаллы, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә, 5 майда, Чаллыда барлык торак йортларда һәм башка объектларда җылылык сүндереләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градус һәм аннан да югарырак булса, җылылыкны сүндерергә була. Шәһәр әлеге алгоритм буенча күп еллар эшли инде. 2019 елда Чаллыда ягып җылыту сезоны 7 майда, узган елда 4 майда төгәлләнде, ә быел 5 майда тәмамланачак», — диде башкарма комитет вәкиле. Читать дальше...
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр. Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде. «Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова. Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте... Читать дальше...
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Лаеш районының Орел авылында трассада авариядән соң җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Шаһитлар хәбәр итүенчә, юл чатында ике җиңел машина бәрелүдән. Көчле бәрелүдән «Лада Ларгус» түбәсенә әйләнеп капланган. Шаһитлар әйтүенчә, Hyundai рулендәге хатын-кыз зыян күргән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда судья Иван Захаров 53 яшендә вафат булды. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Иван Захаров судья вазифасына Россия Президенты указы белән 2013 елның 25 июлендә билгеләнгән. Аңа кадәр Яңа Чишмә, Лаеш, Алабуга районнары прокуратурасында эшләгән, судь итеп билгеләнгәнче Казанның Совет районы прокуроры урынбасары була. Чаллы судында ул балаларга зыян салу белән бәйле эшләрне тикшергән. Ун яшьлек кызны трамвай таптату, беренче каттагы... Читать дальше...
Чемпионат района по футболу в этом году пройдет с участием 6-и команд.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларда былтыр вафат булган Борис Кузнецовның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте. «Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү өчен быел Җиңү Көнендә узачак бәйрәмнәрдә чаралар каралган», — диде спикер. Ул әйткәнчә, Кузнецовның бюсты һәм мемориаль такта эшләнә. Советлар Союзы Герое 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды. Читать дальше...
В Татарстане стартовала заявочная кампания в состав родительского комитета при Министерстве по делам молодежи РТ.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Быел авыз ачу мәҗлесе "Kazan Экспо" күргәзмәләр үзәгендә узачак.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүгеннән Башкортстан зиратларында өмәләр башланды. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте дип яза «Башинформ» . «Бер ел элек республикада Искә алу көне уздыру традициясе барлыкка килде», — дип язган ул. Һава торышына бәйле рәвештә, быел барлык муниципалитетлардагы зиратларда өмәләр 3-8 майда уздырыла. Зират өмәләрендә республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша. Каберлекләр тәртипкә китереләчәк, корыган агачлар һәм ботаклар киселәчәк... Читать дальше...
Татарларның тарихта беренче тапкыр сәяси ачлык тотуларына быел 30 ел тула. Ул Казанның Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга хәтле дәвам итә. Шушы тарихи вакыйгада катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкта хатирәләре белән уртаклаша.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 15, Чаллыда 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында икешәр кеше авырган, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Спас районында берешәр очрак ачыкланган. 4 майга Татарстанда ковидның 20 602 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 17 619 кеше дәваланып беткән... Читать дальше...
В КФХ «Сулейманов А.И.», АФ «Южная» и ООО «Аграрий» засеяны более 90 процентов всех площадей.
В Татарстане на мероприятиях по случаю Дня Победы в Великой Отечественной войне увековечат память Бориса Кузнецова.
Моңа кадәр дә элекке совет республикаларының кайберләре Җиңү көненә ветераннарга күбрәк акча бирә иде.
Главный санитарный врач района за круглым столом обсудила с религиозными деятелями вопросы сферы защиты прав потребителей и благополучия человека. Одна из тем -продолжение вакцинации против COVID-19.
Марсель Сабиров признан «Лучшим председателем сельскохозяйственного потребительского кооператива Республики Татарстан».