(Чаллы, 2 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Фоатова). Чаллыда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сугыш ветераннары Равил Нуриәхмәтов һәм Мифтах Нуртдиновка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. Мифтах Әнсәп улы Нуретдинов 1943 елда фронтка алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә ул фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Читать дальше...
(Әлмәт, 2 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт татар дәүләт драма театрында испан драматургы Алехандро Касон пьесасы буенча куелган «Сөюнең соңгы бүләге» спектакленең премьерасы булды. Тормышның кадерен белергә кирәк булган бүләк икәнлеген күрсәткән спектакльне театр һәм кино режиссеры, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты Сергей Потапов куйган. «Бу бөтенләй яңа спектакль. Монда барысы да гармонияле: вак-төяккә кадәр уйланган образлар, костюмнар, музыка, яктылык, хореография... Читать дальше...
(Әтнә, 2 май, «Татар-информ», « Әтнә таңы »). Әтнә районының Күлле Киме авылында «Җиңү аллеясы» булдырылачак. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, биредә 155 төп агач утыртканнар. Авыл җирлеге, мәдәният бүлеге һәм мәктәп хезмәткәрләре миләш һәм чыршы агачларын авыл уртасындагы данлыклы тегермән макеты янына, мәдәният бүлеге тирә-ягына урнаштырганнар. Бөек Ватан сугышында Күлле Киме авылыннан 155 кеше һәлак булган, шул санда агачлар утыртып алар исемен мәңгеләштерергә телиләр. Читать дальше...
(Актаныш, 2 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Кичә, 1 майда Актанышта «карга боткасы» пешерделәр. Традициягә әверелгән әлеге чара быел да «Бүләк» чаңгы базасына район халкын җыйды. Бәйрәмне тамаша кылырга, ботка ашарга, уен- бәйгеләрдә катнашырга нәниләр дә, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да килгән иде. Мәйданнарга җыйналган халыкны район җитәкчелеге вәкилләре Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Биредә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылды, халык җырлап-биеп бәйрәм үткәрде, диелә район газетасы хәбәрендә.
На сегодняшний день в республике зарегистрировано 465 случаев смерти.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россиядә Covid -19 белән вазгыять киеренке кала, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. «Коронавируслы 300 меңнән артык авыру күзәтү астында тора. Май бәйрәмнәре авыруны тапшыру чылбырын өзү өчен эшләми торган чор буларак озайтылды, — диде ул «Россия 1» каналы эфирында. Министр сүзләренә караганда, вирустан гомуми яклануны күздә тоткан популяцион иммунитетны формалаштыру өчен, ким дигәндә, 69,8 миллион россиялене вакцинацияләргә кирәк. Шушы көннәрдә... Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»).Үзәк Россия халкын яшенле аномаль яңгырлар көтә, дип белдерде РБК белән әңгәмәдә «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Көнбатыштан сәгатенә 40 километр тизлек белән куәтле төньяк атлантик циклон дүшәмбе төнендә үзәк Россиягә шактый көчле яңгырлар алып килә», — дип кисәтә синоптик. Аның сүзләренчә, һава торышы Брянск, Калуга, Тула һәм Мәскәү өлкәләрендә бозылачак — анда яшенле яңгырлар булу ихтималы 70-80 процент. Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). «КовиВак» вакцинасы прививкасын алганнан соң Covid -19 инфекциясенә иммунитет сигез айга якын дәвам итә, дип сөйләде Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар тикшеренү һәм эшләү үзәге генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов «Россия 1» телеканалы эфирында. Иммуногенлыкка килгәндә, ул 85 процентка бәяләнә, дип өстәде генераль директор. «Антитәнчекләр безнең очракта шактый акрын эшләнә — бу йомшак вакцина. Безнең тикшеренүләр монда күзәнәк иммунитеты да файдаланылуын күрсәтә», — диде ул. Читать дальше...
В честь этого в городе прошло множество культурных мероприятий.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасының беренче партиясе якшәмбе көнне Бакуга китерелгән, дип хәбәр итә РИА Новости корреспонденты. «Россия вакцинасының Азәрбайҗан җиренә Пасха көнендә килүенә бик шатбыз. Россия вакцинасы Азәрбайҗанның коронавирус инфекциясенә каршы көрәшенә өлеш кертәчәк. Аның нәтиҗәлелеге 97 процент чамасы. Россия ягыннан, тугандаш Азәрбайҗанга бу көрәштә ярдәм итү өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнә», — диде журналистларга Россиянең Азәрбайҗандагы илчесе Михаил Бочарников. Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Балалар автокреслосында утырган өч яшьлек бала Татарстан трассасында өч автомобиль катнашындагы зур авариядә исән кала алган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык трассада өч автомобиль бәрелешендә өч кешенең зыян күргәнлеге турында хәбәр иткән иде. Авария шимбә көнне Казан - Яшел Үзән юлында булды. Шаһитлар юл-транспорт һәлакәтендә ким дигәндә өч кеше зыян күргәнлеген әйтте. Авария вакытында автомобильләрнең берсендә өч яшьлек бала булуы ачыкланган... Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Һиндстанда тәүлек эчендә коронавирус корбаннары саны буенча антирекорд яңартылды, дип хәбәр итә РИА Новости илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә сылтама белән. Табиблар Covid -19 инфекциясеннән барлыгы 392 488 авыруны ачыклаган, 3 689 пациентның гомере өзелгән. Моңа кадәр үлем очракларының максималь саны 28 апрельдә теркәлгән — ул вакытта 3 645 кеше үлгән булган. Бер көн элек илдә авыручылар саны иң күп артуы билгеләнгән — тәүлек эчендә табиблар 402 меңгә якын коронавирус очрагын ачыклаган. Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Май нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 5,7 процент тәшкил итәчәк. Аналитиклар сораштыруы нигезендә РИА Новости төзегән консенсус-фараздан шулай күренә. Росстат мәгълүматларына караганда, илдә инфляция узган елның июнендә, коронавирус чикләүләрен бетергәннән соң, тизләнә башлаган. Шул ук вакытта рубльның йомшаруы һәм кайбер азык-төлеккә бәяләр арту фонында ул быел март азагына 5,8 процентка кадәр җиткән. Россия Банкы элегрәк фаразлаганча, быелның икенче кварталында... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Җылы һава торышы аркасында май бәйрәмнәрендә талпаннар активлашырга мөмкин, шуңа күрә табигатьтә ял иткәндә саклык чаралары турында истә тотарга кирәк.Үрмәкүч төркемлеләр актив булган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев искә төшерде. «Практикадан күренгәнчә, талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны май бәйрәмнәрендә арта, — диде Шулаев. — Талпаннар дым ярата... Читать дальше...
За сутки коронавирусную инфекцию подтвердили в 16 районах республики.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган, аларның икесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «13 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә. Чирләүчеләрнең күбесе Чаллыда — анда чир сигез кешедә ачыкланган, Казанда — бер очракка ким, җиде кеше чирләгән. Лаеш, Түбән Кама, Спаста өчәр, ә Азнакай, Лениногорск районнарына икешәр очрак туры килә. Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинаның ике дозасын да 9 миллионга якын россияле алган, беренче компоненттан 13 миллион кешегә прививка ясалган, дип хәбәр итә РИА Новости «Россия 1» каналы эфирына сылтама белән. «Вакцинаның ике дозасын да 9 миллионга якын россияле алган, беренче компонент 13 миллион кешегә ясалган», — диделәр эфирда. Коронавируска каршы вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында ковид профилактикасы... Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлык категориясе булган Россия гражданнары төрле төрдәге берьюлы ике пенсия алырга хокуклы. Бу хакта «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сөйләде. Текст якшәмбе көнне басма сайтында басылып чыкты, дип хәбәр итә ТАСС. «Әйе, андый мөмкинлек бар. Әйтик, ике пенсияне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар — инвалидлык һәм картлык буенча ала ала. Читать дальше...
Только благодаря тому, что ребенок перевозился в правильно подобранном детском автокресле, а водитель был пристегнут ремнями безопасности удалось избежать трагических последствий.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Президент Владимир Путин православие христианнарын һәм барлык Россия халкын Пасха бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган. «Тормыш, игелек һәм гаделлек тантанасын гәүдәләндерә торган Пасха бәйрәме бик зур әхлакый мәгънәгә ия. Ул ышаныч, өмет, якыннарыбызга ярдәм итәргә омтылыш уята», — дип Президент сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте. Путин Рус Православие чиркәвенең һәм башка христиан конфессияләренең кешеләр арасында татулыкны һәм иминлекне саклаудагы... Читать дальше...
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Эпидемиолог Пшеничная Covid-19 инфекциясе пандемиясен тәмамлау шартын атады. Россиядә Covid-19 инфекциясе авырулары буенча нульле күрсәткечләргә имун катламы формалашкач ирешеп булачак, дип сөйләде РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная. «Коронавирустан вакцина ясалмаган кешеләргә моны хәзер эшләргә вакыт. Эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен популяция иммунитеты кимендә 60-70 процент тәшкил итәргә тиеш»... Читать дальше...
Төркия башкаласы Әнкарада төрки дөнья эшмәкәрләрен берләштерү максатыннан төрки дөнья эшмәкәрләре оешмасы (DTÜRK)корылды. Оешма бу көннәрдә рәсми теркәлү эше үтә.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Владимир Путин Татарстан Югары Суды рәисенең яңа урынбасарын билгеләде. Вазифага Эдуард Каминский билгеләнде. РФ Президенты указыннан күренгәнчә, Татарстан Югары суды рәисенең яңа урынбасары алты елга билгеләнгән.