(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы катнашкан футбол илкүләм лигасының яңа сезоны 10 июльдә башланачак. Анда 20 команда уйнаячак. Кышкы тәнәфескә киткәнче командалар 25 тур уздырачак, аларның соңгысы 27 ноябрьдә булырга тиеш. Турнирны яңарту 2022 елның 6 мартына планлаштырылган, ә 38нче – йомгаклау туры 2022 елның 21 маенда булырга тиеш. Бу хакта Футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Премьер-лига командалары белән күчмә матчлар 2022 елның 24 һәм 27 маенда узарга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лигага эләгергә мөмкин булган Татарстанның тагын бер клубы бар – ул «КАМАЗ» футбол клубы. Чаллылылар профессиональ футбол лигасы беренчелегенең 4нче төркемендә алда бара һәм киләсе сезонда түбәнкамалылар белән бергә уйнау мөмкинлегенә бик якын.