(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков «Гурман» кафесы директоры Азат Булатовка «Хәләл» стандарт комитеты таныклыгын тапшырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гурман» - ислам шәригате нормаларына туры китереп, мөселманнарга милли татар ризыкларын тәкъдим итүче шәһәрдә бердәнбер кафе, диелә бу хәбәрдә.
Таныклыкны тапшыру алдыннан берничә очрашу булды, аларда продукция, шул исәптә ит җитештерүдә махсуслашкан әлеге предприятиенең «хәләл» таләпләренә туры килүе турындагы мәсьәлә каралды.
Сөйләшүләр һәм тикшерүләр нәтиҗәләре буенча предприятиегә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандарт комитеты таныклыгы бирелде. Ул «Гурман» кафесының хәләл стандарты таләпләре буенча азык-төлек җитештерә һәм аш-су тәкъдим итүен раслый, диелә.