(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар 1936 һәм 1953 елгы ике ир-ат һәм 1938 елгы хатын-кыз. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 22нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 489 үлем очрагы теркәлгән.