(Әлмәт, 3 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау фактын ачыклады. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар Тукай проспектындагы котельныйны сүткәннән соң калган чүп-чарны ничек чыгарылганын күргәннәр. Төзелеш калдыкларын, кирпеч ватыкларын туфрак белән бутап, Төхвәтуллин урамына җир участогына алып барганнар, диелә хәбәрдә. Барлыгы 125 кв. м җир пычратылган. Калдыклар 4 куркыныч классына карый, диләр экологлар. Гаепле затларга карата беркетмәләр төзелгән. Аларга бер меңнән 250 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, экологлар закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарган.