(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазендә тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. «Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми», — диде ул. Мөфти татарларда ислам үсеш алган юнәлешләрне искәртте. «Халкыбызны шушы туры юлдан алып барганы өчен Раббыбызга мең шөкер. Ләкин татарлар үзләре шушы дәрәҗәле юлдан атлап барырга лаекмы соң бүген?! Бик кызганыч, әмма милләттәшләребез арасында үзләрен татар, мөселман дип танымаучылар әлегә кадәр байтак», — диде ул. Читать дальше...
Вот и отгремел над мирным небом Нурлата праздничный салют.
Сегодня мусульмане всего мира отмечают один из великих праздников ислама – Ураза-байрам. Ранним утром нурлатцы собрались в 41 мечети района на праздничное богослужение.
С 26 апреля по 16 мая 2021 года на территории РТ объявлен особый противопожарный режим.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазендә Казан мәктәбендәге фаҗигане искә алды. «Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бөтен кешене тетрәтте», — дип белдерде ул. «Быел Ураза бәйрәме Казандагы фаҗига белән кайгылы рухта. Без кардәшләребезнең хәсрәтен ихластан уртаклашабыз, дога кылабыз һәм уйланабыз: ничек итеп киләчәктә шундый фаҗигаләрне булдырмый калырга?» — дип мөрәҗәгать итте шәех. Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанның барлык районнарында да аграрийлар язгы бөртекле культураларны чәчәләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә язгы чәчү 1277,8 мең гектарда чәчелгән, шул исәптән сабан һәм бөртекле культуралар — 898,3 мең га, сабан бодае — 322,7 мең га, арпа — 419,9 мең га, шикәр чөгендере — 48,3 мең га. Шикәр чөгендере 48,3 мең га мәйданда (98%) чәчелгән, бу эшне 11 район — Апас, Бөгелмә, Буа... Читать дальше...
(Чирмешән, 13 май, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елында яңартылган мәктәпкә киләчәк. Балалар сәнгать мәктәбе бинасында капиталь ремонт тулы көченә бара, биредә һәр көнне 5-6 бригада эшли. «Капиталь ремонт республика программасы буенча, ТР Мәдәният министрлыгы аша башкарыла. Яңа уку елын яңартылган мәктәптә башларга ниятләп торабыз. Түбә ябу эшләре ахырына якынлаша, тәрәзәләрнең дә күбесе алмаштырылган. Электрчылар яңа электр үткәргечләр сузды»... Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», — диде ул Ураза гаете көнендә Галиев мәчетендәге бәйрәм вәгазендә. «Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән. Татарлар ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга догалар кылыр. Алар моңа мохтаҗ. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хакта Галиев мәчетендә Ураза гаетенә багышланган вәгазендә әйтте. «Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим», — дип мөрәҗәгать итте мөфти. Читать дальше...
Уважаемые нурлатцы, верующие мусульмане! От всей души поздравляю вас с одним из самых благословенных для каждого мусульманина праздников – Ураза-байрам!
Дорогие татарстанцы! Уважаемые соотечественники!
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады. Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр — Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде... Читать дальше...
(Актаныш, 13 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген «Балык булсын!» акциясе кысаларында Актаныш районының Татар Ямалысы авылы янындагы күлләргә балыклар уылдык чәчсен өчен чыршы ботаклары салдылар. Әлеге игелекле гамәлдә балыкчылар, урманчылар, мәктәп укучылары катнашты. Барысы 7-8 чакрым озынлыкта шушындый чыршы ботаклары салу планлаштырыла.
(Әлмәт, 13 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 3-8 майда Чиләбе шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Әлмәт егете призлы урын алды. Әлмәтнең олимпия резервының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ежов Глеб кикбоксинг буенча «Лоу-кик» дисциплинасында Россия беренчелегенең көмеш призеры булды.
Быел Мәскәүдә гает намазлары узмый. Түрәләр тыюны коронавируска бәйли. Шул ук вакытта зур чаралар узып тора. Пасхага да христианнар чиркәүләргә барып гыйбадәт кылды.
(Менделеевск, 13 май, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» ). Казан гимназиясендә фаҗига булу сәбәпле, Менделеевскида Ураза бәйрәмендә тантаналы чаралар булмаячак. Үзәк мәчеттә Ураза бәйрәме 5.30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак, иртәнге сәгать алтыда вәгазь тыңлаячаклар, 6.30 сәгатьтә гает намазы планлаштырылган. Шәһәр һәм район мәчетләрендә фаҗигадә зыян күргәннәрнең тернәкләнүе өчен һәм үлгәннәргә дога кылачаклар.