(Казан, 30 май, «Татар-информ»).16.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, «Бердәм Россия» партиясенең онлайн-праймеризында 100 185 татарстанлы тавыш биргән, алар арасында Татарстан Президенты, партиянең югары бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов та бар. Россиядә алдан электрон тавыш бирүдә барлыгы 6 млн сайлаучы катнашты. Дәүләт хезмәтләре сайты аша авторизацияләнеп, үз тавышыңны сайтта бирергә мөмкин. Электрон тавыш бирү 24 майда башланды. Старт алдыннан партия Үзәк Башкарма комитетында электрон шифрлау ачкычларын бүлү процедурасы узды. «Бу катнашучыларның шәхси мәгълүматларының һәм тавыш бирү серләренең иң югары дәрәҗәдә саклануын раслый. Система партия белгечләре һәм бәйсез IT-экспертлар тарафыннан күп дәрәҗәле тест узды», — дип сөйләде федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин. Россиянең бөтен төбәкләрендә алдан тавыш бирү тәмамлангач һәм электрон шифрлау ачкычлары тоташтырылгач, тавышларны санау башлана. Бу турыда партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.