Женщина и ее грудной ребенок живы, но госпитализированы.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан Ратушасында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия Мөфтиләр Шурасы Рәисе урынбасары Рушан Аббасов игълан итте. «Безне мәдәният берләштерә, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм ышаныч тудыра», — диде Васил Шәйхразиев. Ул катнашучыларны әлеге тантана белән котлап, жюри әгъзаларына түбәтәй һәм калфаклар бүләк итте. «Күп еллар дәвамында Татарстанның башкаласы ... Читать дальше...
В числе самой читаемой литературы в городской детской библиотеке можно отметить серию «Чему я могу научиться».
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗинаның Кизнер районына багышланган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Узган атнада без, редакция журналистлары, Кизнер районына иҗади сәяхәткә чыктык. Бу якларга соңгы тапкыр 2012 елда барганбыз икән. Инде шактый озак вакыт үткән. Шуңамы, аеруча көтеп алганнар биредә. Безнең берничә тукталыш булды. Шуларның берсе — Кизнер мәчете. 28 еллык тарихы булган Аллаһ йорты районның тыныч урамнарының берсендә урнашкан. Никтер... Читать дальше...
Соңгы вакытта ул авырган, өендә җан биргән. Аңа быел 80 яшь тулган иде.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсендә 16 сентябрь көнне үсештә үзенчәлеге булган балаларның ата-аналар өчен лекция оештыралар. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ата-аналарны психолог һәм педагоглар белән очрашуга чакыралар. Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Ралинә Вәлиева — психолог һәм педагог, үсештә үзенчәлеге булган балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшли. Ул ата-аналар көн саен кичерә торган борчылу, кыенлыклар белән көрәшү буенча файдалы киңәшләр бирә. Читать дальше...
(Чаллы, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Автоузышчы, «КАМАЗ-мастер» пилоты Эдуард Николаев коронавирустан прививка ясатты. Коронавирус белән көрәш катлаулы маршрут буенча узыш кебек нәтиҗәне алдан фаразлап булмый дип саный ул. Күп кенә спортчылар коронавирус инфекциясе белән авырганнар. Ярышлар алдыннан спортчылар күмәк иммунитет формалаштыралар. «Тиздән ярышлар башлана, һәм без, әлбәттә, җанатарларыбыз һәм илебезнең өметләрен акларга тиеш. COVID-19 белән авырмас өчен барысын да эшлибез», — диде чемпион Эдуард Николаев.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Язучы Гәрәй Рәхим вафат булган. Бу турыда Разил Вәлиев хәбәр итә. «Бүген Татарстан халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим бакыйлыкка күчте. Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип яза Разил Вәлиев Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә. Гәрәй Рәхимгә 80 яшь иде.
(Минзәлә, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Флүрә Мусина). Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов район башкарма комитетының төзелеш буенча җаваплы белгечләре һәм театр директоры Илнур Гайниев катнашында скверда планерка үткәрде. Хәзер театр скверында төзекләндерү эшләре бара, ул үзара салым акчасына башкарыла. «Скверны төзекләндерүдә „Регионстрой“ ҖЧҖ эшчеләре хезмәт куя. Биредә өч пергола урнаштырылган, алар шуңа ремонт ясыйлар: хәзер буяу эшләре бара, аннары перголаларның түбәләре ябылачак. Читать дальше...
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне оештырылачак. Кабул итү 8 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә КФҮ бинасында суд приставлары хезмәте, прокуратура, РФ Эчке эшләр идарәсе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау органнары вәкилләре катнашында алып барыла.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Очрашу Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча узачак. Читать дальше...
5 сентябрь Казанда XVII халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Азатлык быелгы фестивальнең төп яңалыклары һәм сайлап алу комиссиясе карарага киңәш иткән иң кызыклы фильмнар белән таныштыра.