(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне оештырылачак.
Кабул итү 8 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә КФҮ бинасында суд приставлары хезмәте, прокуратура, РФ Эчке эшләр идарәсе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау органнары вәкилләре катнашында алып барыла.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Очрашу Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча узачак. Анда килү өчен 8 (8555) 42-46-63 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.