(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Читать дальше...
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосы кичә үзенең зур сәхнәдәге беренче проектын — «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсен тәкъдим итте . Әдәби-музыкаль форматтагы мондый чара киләсе елларда да булыр дип көтелә. «Киләчәктә шагыйрьләр репертуарын, шигырь сөйләүчеләр санын арттырып үткәрергә ниятлибез. Радиобызда бара торган чаралар, акцияләр һәм проектларны да бергә кушып уздырырга була. Мәсәлән, „Китап тавышы“ проекты финалын шушындый рәвештә оештырырга була», ... Читать дальше...
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада танылган композитор, профессор, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кубагушев вафат булды. Айрат Кубагушевка 71 яшь булган. Ул Кургазы районы Таймас авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» . Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе иде. Ул опера, симфоник, хор, халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, драматик спектакльләр һәм кинога музыка язган, диелә хәбәрдә.
Коллектив хатны мөселманнардан тыш православ җәмәгатьчелеге вәкилләре дә имзалаган.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда бюллетеньнәрне сайлау участокларына китерә башладылар. Якын көннәрдә аның 6 миллионнан артык данәсен барлык территориаль сайлау участокларына алып киләчәкләр, шуннан участок комиссияләренә таратачаклар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. «Бюллетеньнәр китерү этабы – алда торган тавыш бирүгә әзерлекнең мөһим өлешләреннән берсе. Без сайлаучылар алдындагы җаваплылыкны аңлыйбыз, шунлыктан һәр этапны контрольдә тотабыз», - диде Кондратьев. Читать дальше...
Сегодня ранним утром водитель, у которого имелись признаки алкогольного опьянения, совершил дорожно-транспортное происшествие.
(Казан, 6 сентябрь. «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаева Абаул авылында ачылган яңа мәчет белән таныштырды. Татар авыллары тарихында мәчетләр мөһим урын алып торалар. Бүгенге көндә Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында мәчетләр бар, Аллаһы йортларыннан моңлы азан тавышлары ишетелә, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр, җомга намазларына дин кардәшләребез килә. Вагай районының Абаул авылында, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек-электән мәчет булган. Узган атнада... Читать дальше...
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда 10 меңгә якын ата-анага дәүләт балаларның җәйге ялына сарыф ителгән акчаның бер өлешен кире кайтарган. Бу Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган кэшбек программасы кысаларында эшләнгән. Шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ирина Шаронова традицион эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде. Докладчы билгеләп үткәнчә, узган җәйдә яшь казанлылар 25 стационар лагерьда ял иткән. Читать дальше...
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауга кагылышлы тәкъдимнәрнең яңа, уникенче, версиясе чыга. Анда коронавирусны дәвалауда яңа вариантлар кертеләчәк, дип хәбәр итә Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко. Әйтик, документның яңа редакциясендә әле күптән түгел генә теркәлгән һәм инструкциядә булмаган препаратлар һәм дарулар урын алачак. Алар коронавирус инфекциясен дәвалаган вакытта моңарчы тәкъдим ителмәгән булган, «Нигездә, бу Россиядә инде кулланыла торган препаратлар булачак... Читать дальше...
Гвинеяда дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылдылар. Махсус гаскәр сугышчылары 83 яшьлек президентны кулга алган.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ат чабышлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә. Ат чабышларының хәзерге форматы халыкара статус алган, 40, 80 һәм 120... Читать дальше...
Республикада шундый 200дән артык хезмәткәр бар.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте шагыйрь Гәрәй Рәхимнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков юллаган кайгынамәдә. Бүген күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) арабыздан китте . Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. Читать дальше...
Занятия начались уже 1 сентября и будут проходить до конца этого месяца.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә туып үскән Айрат Гайфуллин WorldSkills Russia чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Ул IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионаты финалында «Геокиңлек технологияләре» номинациясендә бронза медальгә лаек булды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә. Уфада IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) — 2021 Илкүләм чемпионатының финалы төгәлләнде. Анда мең ярымнан артык яшь белгеч – көллият студентлары катнашты. Читать дальше...
Наказание за езду без ходовых огней и ближнего света предусмотрено вначале в виде предупреждения или же штрафа в размере 500 рублей.
АКШ дәүләт департаменты әлеге тоткарлауларны Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы тору өчен сәяси эзәрлекләү дип саный.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия армиясендә резервтагы хәрбиләр санын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта РФ Саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Шунысын да искәртергә кирәк: мобилизацион резервтагы гражданнар заманча экипировка, акчалата түләүләр, шулай ук квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителә», — дип искәрттеләр ведомствода. Бүгенге көндә армиядә резервтагы хәрбиләрнең күпме булуы һәм ничә кешене җәлеп итәргә ниятләүләре хакында министрлык хәбәрендә әйтелми.
Специалисты министерства здравоохранения России завершают работу над новой версией методических рекомендаций по лечению коронавирусной инфекции.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда коткаручылар Белорет, Бөрҗән һәм Учалы районнарында дүрт янгынның тулысынча сүндерелүе хакында хәбәр итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә урман янгынының тагын бер яңа чыганагы теркәлгән. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Учалы районында 0,13 гектар мәйданда чыккан. «1530 гектар мәйдандагы табигать янгыннарының өч чыганагы әле һаман да гамәлдә. Баймак районында вазгыять аеруча катлаулы... Читать дальше...
В Татарстане средняя стоимость отечественного нового автомобиля выросла в июле на 11,8%.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган. «Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул. Читать дальше...
Соңгы сүзендә пенсионер "экстремист эшчәнлек" алып бару нияте булмавын әйтте һәм мәхкәмәдән гадел хөкем карары чыгаруларын, үзен аклауларын сорады.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә яшәүчеләр мәчет төзү өчен ярдәм итәргә теләүчеләргә махсус хисап номеры ачкан. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе — мәчет төзү. Инде аны салу өчен җир дә бирелгән. Биредәге дини оешма җитәкчесе Финдия Дәүләтхуҗина һәм Фәндилә Мөлекова Казанга килеп... Читать дальше...
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.