(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26-27 июнь көннәрендә Кемерово шәһәрендә Шахтерлар сабантуе узды. Сабантуй Кузбассның 300 еллыгына багышлап Кузбасс губернаторы инициативасы һәм Татарстан Президенты хуплавы буенча уздырылды. Халыкара Шахтерлар Сабантуеның төп өлеше Шахтерлар парады белән башланып китте. Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданыннан бәйрәм кунаклары — Россия регионнарыннан килгән милли-мәдәни автономия рәисләре һәм шахтерлар үтте. Делегацияләр парады өч гимн — Россия гимны... Читать дальше...
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Эссе булу сәбәпле, метро янында коронавирустан вакцинация ясый торган кайбер мобиль пунктлар бүгеннән эшләмәячәк. «27 июньнән вакцинация мобиль пунктлары метроның «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Имәнлек» станцияләре янында гына эшләячәк», — диделәр «Татар-информ» агентлыгына Казанның сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу карар һава температурасы +30 градустан арту сәбәпле кабул ителгән.
(Саба, Миңгәр, 27 июнь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 26 июнь көнне Сабада узган көрәш буенча дөнья беренчелегендә 17-18 яшьлек яшьләр арасында да дөнья чемпионнары билгеләнде. 17-18 яшьлекләр арасында дөнья чемпионы булып танылган көрәшчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 55 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Илфат Миңнегалиев (Россия); 2 урын — Велнур Вәлиев (Халыкара көрәш федерациясе); 3 урын — Вадим Дорофеев (Россия), Эмир-Али Сеитмамутов (Халыкара көрәш федерациясе). 60 кг үлчәү авырлыгы... Читать дальше...
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдән пенсия, ана капиталы акчаларыннан айлык һәм башка социаль түләүләр «Мир» түләү системасы картасы аша гына мөмкин була. Ә банк картасыннан кулланырга теләмәгән яки файдалана алмый торган кешеләр өчен акчалата алу яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерү мөмкинлеге сакланачак. Мондый таләп халыкара түләү системалары карталарына акча алучыларга гына кагыла, дип хәбәр итә РИА Новости. Бу яңалык түләүләрне саклык кенәгәсенә, номиналь счетка яки почта белән китертүчеләргә... Читать дальше...
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 26 июньдә ике ир-ат Идел елгасы янында Ременников култыгы ярында исерткеч эчемлек эчеп утырган. Аларның берсе елгага чумлаган һәм кире әйләнеп чыкмаган. Бу хакта аның танышы ашыгыч хезмәтнең 112 номерына шалтыраткан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига турындагы хәбәр кичке сәгать тугызда килгән. Анда коткаручылар, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм полиция килгән. Читать дальше...
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары хезмәте белгечләре гражданнар белән консультация үткәрә. Очрашу К.Маркс урамында 61 йортта 14.00-16.00 сәгатьләрдә узачак. Бу турыда омбудсмен матбугат хезмәте хәбәр итә. Консультация алу өчен 8 (843) 236-61-64 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Глава Бикуловского сельского поселения Рамиля Ахметшина о коварстве коронавируса знает не по устрашающей статистике и не по чужим рассказам.
Фонд 2019 елда эшли башлаган иде.
В Татарстане наблюдается самый жаркий июнь за последние 40 лет.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яшьләр көне белән котлады. Ул Инстаграмда аккаунтында кыска видеокотлау куйган. «Яшьләр, хәерле иртә. Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим», — ди ул. Язылучылар шулай ук котлауларга кушылган. Россиядә Яшьләрнең илкүләм бәйрәме ел саен 27 июньдә билгеләп үтелә. Республиканың кайбер районнарында бәйрәм чаралары җомга һәм шимбә көннәрендә узды. Бүген Алабугада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кызыклы интерактив мәйданчыклар... Читать дальше...
На сегодняшний день работы ведутся на участке дороги по улице Ленина.
Даже маленькое стеклышко на сухой траве может стать причиной возгорания. И нескошенная своевременно трава на придомовой территории, ее захламленность огню только на руку.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 17.45 сәгатьтә Алабугада Чулман елгасында пристань тирәсендә су коенганда ир-ат батып үлгән. Һәлакәт урынына 5нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән. Алар ярдан 20 метр ераклыкта 59 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу урын су коену өчен җиһазланмаган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемерово халыкара шахтерлар Сабантуе ел саен уздырылырга мөмкин. Бу хакта Кемерово өлкәсе мөфтие, «Мөнирә» мәчете имам-хатыйбы, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев «Татар-информ» хәбәрчеләренә әйтте. «Бездә мондый бәйрәмнең әле уздырылганы юк иде. Федераль сабантуйны уздырып булмасмы дип берничә ел тырыштык. Ул бездә 2023 елда үтәчәк», — диде ул. «Үзебезнең милли-мәдәни үзәкне оештырып төрле чаралар үткәрәбез. Читать дальше...
(Чирмешән, 27 июнь, «Татар-информ», «Безгең Чирмешән» , Евгений Ромин). Чирмешән райондагы бер участок урманчылыгы җитәкчесен җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр. Әлеге участок урманчысы, үзенең хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып, урманчы булып эшләүче хатыны исеменә берничә тапкыр ялган акт-нарядлар рәсмиләштергән һәм акча үзләштергән. Бу актлар буенча, хатыны, имеш, урман участокларын тоташ кисүләр өчен урман участоклары бирү, урманнарны яктырту (сирәкләү) һәм хәтта урманчылык бинасы түбәсен ремонтлау эшләре белән шөгыльләнгән. Читать дальше...
(Чистай, 27 июнь, «Татар-информ», « Чистай хәбәрләре », Гөлгенә Сафиуллина). Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәрләрен тугандаш шәһәрләр дисәң дә була. Бүгенге көндә Кантемир дивизиясендә Чистайдан 17 егет хезмәт итә. Традиция буенча Чистай районы делегациясе ел саен Наро-Фомискидагы элиталы хәрби частьта хезмәт итүче якташ солдатлар янында булып кайта. Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә делегация Мәскәү өлкәсенә Наро-Фоминск шәһәр округы көненә һәм хәрби дан шәһәре оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килде. Читать дальше...
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе, мөгаллимә, өлкәнең атказанган сәүдә хезмәткәре Асия хаҗия Мөлекова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Сембер төбәгенең чәчәк аткан чоры. Татарстанның тирә-күрше районнарыннан яшьләр Ульяновск шәһәренә агылалар. 1967 елда Мөлековлар гаиләсе дә зур өмет-хыяллар белән бирегә күченеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә. …1987 елның апрелендә кооперативлар... Читать дальше...
Фәнни экспедиция вакытында Башкортстанның 19 районында 198 авыл өйрәнелде Башкорт дәүләт университетында (БДУ) "Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнарындагы этнолингвокультурологик экспедиция" проекты буенча эш тәмамланды.
Бер ел элек оешкан төркемдә ике студент кыз – Казанда туып, Мәскәүгә күченгән Алсу Айбушева һәм Эльвина Никифирова иҗат итә. Яздырачак альбомнан тыш, кызлар Азатлыкка дуэтның барлыкка килү тарихы, Мубай иҗатының йогынтысы һәм дуэтның "Мин татарча сөйләшәм" музыкаль бәйгесенә уза алмау сәбәпләре турында сөйләде. Төркем гитара белән халык көйләренә каверлар һәм үзләре иҗат иткән җырларны башкара. Текст һәм музыканы кызлар бергәләп яза, җырларны Эльвина башкара, Алсу гитарада уйный. Мәскәүдә коронавирус аркасындагы чикләүләр йомшарып... Читать дальше...