(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 17.45 сәгатьтә Алабугада Чулман елгасында пристань тирәсендә су коенганда ир-ат батып үлгән.
Һәлакәт урынына 5нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән. Алар ярдан 20 метр ераклыкта 59 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу урын су коену өчен җиһазланмаган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.