(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе, мөгаллимә, өлкәнең атказанган сәүдә хезмәткәре Асия хаҗия Мөлекова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Сембер төбәгенең чәчәк аткан чоры. Татарстанның тирә-күрше районнарыннан яшьләр Ульяновск шәһәренә агылалар. 1967 елда Мөлековлар гаиләсе дә зур өмет-хыяллар белән бирегә күченеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә. …1987 елның апрелендә кооперативлар оештыру турында Хөкүмәт карары дөнья күрә. Һәрвакыт алдынгылар сафында атлаучы, тырыш, тәвәккәл Асия апа да Ульяновск шәһәренең нәкъ үзәгендә кооператив кафе ачып җибәрә. Үзе кебек үк булдыклы кешеләрдән коллектив туплый, акрын гына тормыш иптәшен дә үз янына тарта. «Кафебызның исеме генә «Русь» иде. Ул тиз арада милләттәшләребезнең очрашу, күрешү урынына әйләнде», — ди Асия апа. Сиксәненче еллар башында Асия апа кебек тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәрләр тырышлыгы белән беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте оеша, «Чишмә» телевизион тапшырулары, «Өмет» газетасы чыга башлый. «Русь» — «Ашханә» кафесында татар яшьләренең танышу кичәләре уза.