(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Эссе булу сәбәпле, метро янында коронавирустан вакцинация ясый торган кайбер мобиль пунктлар бүгеннән эшләмәячәк.
«27 июньнән вакцинация мобиль пунктлары метроның «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Имәнлек» станцияләре янында гына эшләячәк», — диделәр «Татар-информ» агентлыгына Казанның сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бу карар һава температурасы +30 градустан арту сәбәпле кабул ителгән.