(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Яңа ел бәйрәмендә суррогат алкоголь куллану сәламәтлеккә бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Югары категорияле табиб-офтальмолог София Булгар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Ул контрафакт продукциядә метил спирты булуы хакында искәртте. Мондый алкоголь куллану күрү нервының зарарлануына китерергә һәм нәтиҗәдә кеше сукыраерга мөмкин. Табиб сүзләренчә, суррогат алкогольне күбесенчә хезмәткә сәләтле, яшь кешеләр сатып ала. Читать дальше...
Это связано со вспышкой этой опасной инфекции среди крупного рогатого скота в одном из ЛПХ Оренбургской области.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез татар композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт фильм әзерләгән. «Видео концерт төшерү идеясен Финляндия төркиләре берлегенә тәкъдим иткәч, фикеремне хупладылар. 1968 елда Рөстәм Яхин белән берлектә Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Марс Макаров, Марат Әхмәтов килә. Ул концертта мин дә булдым, миңа ул вакытта ун яшь иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә... Читать дальше...
Около 100 любителей зимнего вида спорта собрались в спортивном центре «Ак Барс». Протяженность лыжной трассы для каждой возрастной категорий составила от 500 метров до 3 километров.
Модульный объект площадью около 200 кв. метров. Имеется навес для спец.автомобиля. Данный объект построен в рамках республиканской программы по совершенствованию первичной медико-санитарной помощи. Она будет обслуживать жителей 8 населенных пунктов.
Google‑рекламнардан килгән 700 мең сум акчаны чит илдән финанслау дип таныганнар, әмма бу акчалар чит ил ширкәтеннән түгел, Русиянең "Роксот" ширкәтеннән килгән булган.
Нурлат–уникальный пример, как должны в балансе и симбиозе развиваться разные национальности, отметил участвующий в мероприятии заместитель председателя Государственного Совета РТ Марат Ахметов.
Уходящий год был полон радостных событий. Нурлатцы отметили его новыми достижениями и самоотверженным трудом. До долгожданного и всеми любимого новогоднего праздника остаются считанные часы.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Режиссер, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләр куйган Михаил Панджавидзеның социаль челтәрләрдә калдырган шовинистик фикерләре татар җәмәгатьчелегенең тәнкыйтенә дучар булды. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы хәбәр итә. Аерым алганда, ул туган телендә сөйләшүче татарларны «толерант түгел» дип атый, моңа «җирле милли кадрлар» гаепле ди һәм моны аларның сепаратизмга омтылу билгесе дип игълан итә. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сахалин татарлары Татарстанлыларны Яңа ел белән котлый. «Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ак бәхетләр телибез. Яңа елда яңа уңышлар теләп калабыз. Зур сәламнәр, иң изге теләкләр белән Сахалин һәм Курил утрауларыннан», — дип видео котлау җибәргән Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел, узган елга караганда, балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек ешрак авырый башлаган. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. «Балалар элегрәк вирусны симптомсыз кичерсә, хәзер клиник билгеләре күренә», — диде. Гаилә әгъзаларының бер-берсенә йоктыру очраклары 76 процент тәшкил итә. Ә эш урынында коронавирус йоктыру 46 процентка кимегән. Читать дальше...
Казанның "Ашан" кибетендә бәяләрнең ел дәвамында ничек үзгәрүен "Idel.Реалии" хәбәрчесе күзәтеп барган. Хөкүмәт шикәр һәм үсемлек мае бәясен арттыруны тыйганга күрә, алар кыйбатланмаган. Ә башка төр азык-төлек бәясе арту дәвам иткән.
"Кайвакыт безнең оппозиционерларның сүзләрен тыңлыйсың да: "үз илегезне һәм халкыгызны күралмыйсыз икән, сезгә Русия паспорты нәрсәгә?" дип уйлыйсың, дигән Александр Хинштейн.
Шул ук вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон" килүгә әзерләнә: республика халкын хәзердән үк вакцина ясатырга, яки яңадан вакциналанырга өндиләр.
Ул, әгәр үлеме турында җиткерсәләр, үз-үзенә кул салуына ышанмауларын сораган.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 250 меңләп кеше ковидтан ревакцинация узмаган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков июльдә икенче прививкасын ясаткан кешеләрнең кабаттан вакцинация узу вакыты килеп җиткәнен искәртте. «Киләсе ел ревакцинация елы булачак. 1 июльгә 386 мең кеше прививка ясаткан булган, шуларның 134 мең 326 сы гына кабаттан вакцинацияне узган, калган 250 меңгә якын кеше ревакцинациягә ашыкмый. Шул кешеләр белән сөйләшергә... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанда төньяк провинция аксакалларының утырышы булды. Утырышта аксакаллар Әфганстандагы татар җәмгыятенә күрсәткән игътибары һәм Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен хөрмәт йөзеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны бүләкләү мәсьәләсен күтәрде. Әфган традицияләре нигезендә Рөстәм Миңнехановка ат уены – бузкашида чемпион калган ат бүләк итәргә телиләр. «Утырышта катнашучыларның барысы да әлеге инициативаны хуплады. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Омск өлкәсенең Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүлдәге янгын өчен 9 млн сум компенсация түләнгән дигән хәбәрнең ялган булуын әйтте. Кичә «Омск яңалыклары»на сылтама белән Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүлдәге янгын өчен гаебен таныган һәм 9 млн сум компенсация түләгән дигән хәбәр таралды . «Татар-информ» хәбәрчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаны эзләп табып, аның белән телефоннан сөйләште. «Мин гаебемне таныганмын... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдан 3 чакрым ераклыкта булган юл-транспорт һәлакәте авариядә катнашкан бер машинаның видеокамерасына эләккән. Видеода бер автомобильнең каршы як полосага чыгып, анда икенче бер машина белән кара-каршы бәрелешүен күрергә мөмкин. Юл һәлакәтендә KIA һәм Lifan автомобильләре катнашкан, дип хәбәр итә шаһитлар. Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, авариядә бер кешенең гомере өзелгән. «Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә озаттылар. Читать дальше...
В новогодние праздники увеличивается риск возникновения пожаров и получения травм.
Послабления ограничений по ковиду имеют сроки.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Федераль казначылык башлыгы урынбасары Эли Исаев белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Эли Исаев финанс-бюджет өлкәсендә контроль эшчәнлеген үстерү перспективалары хакында сөйләде һәм 2022 елда Россия Казначылыгының төп эш юнәлешләрен билгеләде. Миңнеханов һәм Исаев төбәк дәрәҗәсендә казначылык түләүләре системасы өлкәсендәге хезмәттәшлек, бюджет акчасын... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булачак: бу елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. 2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме – 9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана. Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар ел саен ислам календаре – һиҗри нигезендә билгеләп үтелә. Аның буенча... Читать дальше...
Яшьләр форумы Панджавидзены социаль челтәрләрдә татарларга карата шовинист рухта чыгыш ясауда гаепли.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елның башыннан Россиядә яшәүчеләр тагын бер яңа салым чигерүеннән (физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре) файдалана алачак. Аны рәсмиләштерү елына 15,6 мең сум акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Сенатор» Евразия Юридик Ассоциациясенең әйдәп баручы юристы Юрий Захаровка сылтама белән хәбәр итә. «Россиялеләр түләгән хезмәтләр бәясенең 13 процентын янга калдыру хокукына ия булачак, әмма әлеге ихтыяҗлар өчен чыгымнар лимиты (анда шулай ук дәвалану... Читать дальше...