(Тукай районы, 14 декабрь, «Татар-информ», «Якты юл» ). Тукай районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды. Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 2 миллион 800 мең сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә башкалар кайгысына битараф калмый торган, сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр «Энергетик» мәдәният йортына җыелды. Авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузды.... Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәдәният тармагына 2022 елда 300 белгеч җитми дип исәпләнгән. Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова тармакта кадрларга ихтыяҗ проблемасын күтәрде. «Кадрларга ихтыяҗны безнең ведомство карамагындагы учреждениеләрне сораштырудан чыгып формалаштырабыз. Ләкин алар бу сорауга һәрвакытта да җаваплы карамый. Шуңа күрә фаразлар төзи алырлык фәнни институтлар кирәк. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Хәмидә Гайфуллинаның «Төрки телле галимнәрнең заманча фән үсешенә керткән интеллектуаль өлеше» дип аталган фәнни конференция турында язмасы чыкты. 2021 ел Россиядә «Фән елы» дип игълан ителде. Моны исәпкә алып, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 30 еллык юбилее уңаеннан «Төрки телле галимнәрнең заманча фән үсешенә керткән интеллектуаль өлеше» дип аталган фәнни конференция уздырды. Әлеге конференциядә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән... Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирустан һәр өч ай саен ревакцинация үткәрүнең мәгънәсе юк, дип саный Гамалея үзәге директоры урынбасары Денис Логунов. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Европа дару чаралары агентлыгы «омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырга тәкъдим иткән иде. «Бездә мондый тәкъдимнәр юк һәм кирәклеген дә күрмим. Хәзер Pfizer тарата торган мәгълүмат тикшерелгән түгел, ә яткан продуктны сату буенча реклама актына охшаган», — диде белгеч. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 декабрьдә, Татарстанда шактый җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. «Төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында» кар явачак, көндез күп яумый. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар. Төнлә һава температурасы -5...-10 градус салкын булачак. Көндез -2.. -7 градуска кадәр... Читать дальше...
Гизатуллин Минулла Сунгатович(биография)гвардии старший сержант,Герой Советского Союза,командир роты автоматчиков родился 10 ноября 1925 года в селе Кукеево Рыбно-Слободского района Республики Татарстан. Окончил 6 классов. Работал в колхозе. С апреля 1943 года в Красной Армии С декабря 1943 года на фронтах… Далее
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Ак Барс» командасы 2023/2024 еллар сезоны ахырына кадәр капкачы Тимур Билалов белән ике еллык яңа килешү имзалады. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә. Билалов үзе Казан клубында карьерасын дәвам итү мөмкинлеген алу белән горурлануын әйтте. «Карьерамны „Ак Барс“та дәвам итүемә бик шатмын. Минем өчен әлеге команда составында уйнау һәм безнең республика гербы белән чыгыш ясау зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу минем газиз клубым... Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, коронавируска күзәнәк иммунитетын бәяләү өчен тирегә ясый торган тестны клиник тикшерү декабрь аенда башланачак. «Без клиникага кадәрге тикшеренүләрне тәмамладык һәм декабрьдә яңа препаратның клиник тикшеренүләрен башларга планлаштырабыз… Бу коронавируска күзәнәк иммунитетын бәяләү өчен тирегә ясый торган тестны клиник тикшерү була. Аны Санкт-Петербургтагы Пастер институты ясады», — диде Голикова РФ Президенты Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Мулла авылы халкы көзләрен бергәләп «Каз өмәсе» үткәрә. «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, быел «Каз өмәсе» Гөлшат Әхмәтова йортында узган. Өмәдә каз йолку, каз эшкәртү эшләре күмәк башкарыла. «Бу бәйрәмдә иң мөһиме — кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы, буыннар бәйләнеше», диелә хәбәрдә. Эш барышында авылның «Хыял» коллективында катнашучылар җырлар җырлаган, кызыклы хәлләр турында сөйләшкәннәр, яшьләрне бәйрәм традициясе белән таныштырганнар. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган — алар ике ир-ат һәм өч хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 инфекциясеннән 1955 һәм 1956 елларда туган ир-атлар, 1942, 1947 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда «Теләкләр чыршысы» («Елка желаний») бөтенроссия хәйрия акциясе башланды. Акциягә беренчеләрдән булып Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары кушылды. Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә старт «Бердәм Россия» партиясенең яңа ел активлыгы турында» дигән темага видеоконференция... Читать дальше...
Русиядә төбәк хакимияте турындагы канунны депутатлар өченче укылышта кабул итте. Икенче укылышта кабул иткәндә Татарстаннан җиде депутат республикада президент атамасын калдыруга каршы тавыш биргән иде.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Федерация субъектларында хакимиятне оештыру турында закон кабул итте, аның нигезендә төбәкләрдә идарә системасын стандартлаштыру тора. Элегрәк аны ТР Дәүләт Советы депутатлары «илдә федерализм нигезләрен боза һәм РФ Конституциясенә каршы килә торган закон проекты» дип тәнкыйтьләнгән иде. «РФ субъектларында ачык хакимият оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проектын Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше буенча... Читать дальше...
Завтра, 15 декабря, с 9.00 до 11.00 будет перекрыто движение транспорта на отрезке улицы Салимжанова.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Интертат» электрон газетасы Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының икенче өлешен тәкъдим итте. Бу чыгарылышта юмор остасы татар теленә кагылышлы бәхәскә нокта куйды. Бер интверьюсында ул: «Рус эстрадасында „игра слов“ дигән күренеш бар. Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай. Филология белгечләре сүгәр инде, әмма сәхнәдә эшләгән кеше буларак әйтәм: безнең телебез сай. Рус телендә мәхәббәт аңлатуның да йөзләгән төре бар... Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан транспортта чикләүләр кертү бик кыен, бу күп проблемалар тудырачак, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Хәзер Яңа ел алдыннан, минемчә, мондый чикләүләр кертү (сүз транспортта электрон сертификатлардан файдалану турында — Ред.) — шактый катлаулы вазгыять, кешеләргә шактый гына проблемалар тудырачакбыз», — диде Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе губернаторы Эдуард Латыйповны биатлон буенча Дөнья кубогында бронза медаль алуы белән котлады һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, 12 декабрьдә спортчы 4×7,5 км эстафетасында бронза медаль яулап, Россия җыелма командасына уңыш китерде. Команда дистанцияне бер штраф әйләнәсе белән өстәмә 9 патрон кулланып узды. Ярышлар Австриянең Хохфильцен шәһәрендә булды. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров якташын казанышлары белән котлады. Читать дальше...
Русия думасы төбәкләрдәге хакимиятне оештыру турындагы канун өлгесен өченче, соңгы укылышта кабул итте. Документка 330 депутат хуплап, 89 депутат каршы тавыш бирде. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Русиядә федерализмның инде күптән бетүен әйтте һәм бу канунны аның калдыкларыннан арыну дип атады.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе — 2021» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Быел «Ел җитәкчесе — 2021» конкурсы лауреатларын 7 номинация буенча билгеләделәр. Алар «Зур көндәшлеккә сәләтлелек өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен», «Зур социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен»... Читать дальше...
Моннан тыш, киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп тагын биш кеше хөкем ителгән. Хөкем ителүчеләр арасында Азатлык радиосының Беларустагы хезмәтенең штаттан тыш консультанты Игорь Лосик та бар, ул 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Русия хакимиятләре тоткыннарга туганнары белән күрешүне рөхсәт итмәгән булган, шул рәвешле мәхкәмә аларның шәхси һәм гаилә тормышына хөрмәт хокукы бозылган дип тапкан.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Республиканың сәнгать белгечләре «Күпмилләтле тукучылык сәнгате» дип аталган халыкара симпозиумга әзерләнә. Фәнни чара татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х.Вәлиевнең (1921–1984) 100 еллык юбилеена багышлана. «Симпозиумда Россия халыклары һәм төрки дөньяның тукучылык сәнгатенең техникасы һәм технологиясе, аның тарихы һәм бүгенге халәтенә бәйле теоретик һәм гамәли мәсьәләләр каралачак», — дип хәбәр итә оештыручылар. Симпозиумга Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан... Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Төньяк башкаласына эш сәфәре кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Миңнеханов Бегловка татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Уртак көч нигезендә без Санкт-Петербургның зур татар җәмгыяте өчен беренче мәдәни үзәк төзедек. Читать дальше...
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәфуллинаның «Мәңгелеккә калсын дип тырышабыз» дип аталган мәкаләсе чыкты. Самараның үзәгендә, Алексей Толстой (Казанская) урамы, 61а адресы буенча урнашкан Тарихи мәчеткә быел 130 ел. Әмма, матур планнарга чик куйган пандемия аркасында, юбилей тантанасын киләсе елга күчерергә карар кабул ителде. — Бәлки, болай килеп чыгу кулайрактыр да, — дип башлады сүзен Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин. — 2007 елдан бирле мәчетне... Читать дальше...
Эрнест Шәмсияров эше нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы 2022 елның 11 гыйнварында узачак.