(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле «Заманча аулак өй» уздырды. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та «аулак өй» дә кебек хис итә башладык. Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше — алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше — ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр... Читать дальше...
(Актаныш, 4 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре районнарга чыгып «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате» дип аталган татарча мастер-класслар оештыра башлады. Бүген мастер-класс 39нчы районда — Актаныш районында узды. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчелеге, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнашты. Чыгыш ясаучы материалны белергә, ләкин фикерне тыңлаучыларга аңлата алмаска мөмкин. Чыгыш ясауның үзенең законнары бар... Читать дальше...
(Кама Тамагы, 4 декабрь, «Татар-информ», « Идел таңнары »). Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров белән очрашты. Очрашуда Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды. Анда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ директоры Эльвира Ильина һәм билбау көрәше тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев катнашты.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Үзгәреш җиле» фестивале сәнгать җитәкчесе Вадим Эйленкриг моңны тоя башлавы турында әйтте. «Мин моңның нәрсә икәнен беләм. Проектның беренче елларында миңа „Синдә моң була алмый“, — диләр иде. Моңа үпкәләп тә карый идем. Син дөньяга ачык һәм үзеңә шуны кертергә әзер булсаң, моңны тоймый калу мөмкин түгел», — диде Вадим Эйленкриг журналистларга. «Үзгәреш җиле» фестивале беренче тапкыр 2016 елның ноябрь аенда үткәрелә. Шуннан соң аны ел саен үткәрә башлыйлар. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды. 4 декабрь көнне Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында көрәш буенча Россия чемпионнарын билгеләделәр. Ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре батыр калды. Җиңүчеләр исемлеге: 60 кг — Алексей Абрамов (Татарстан) 65 кг — Илназ Миңмуллин (Татарстан) 70 кг — Ислам Фәләхов (Татарстан) 75 кг — Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан) 80 кг ... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Хакимият йортында узган матбугат конференциясендә Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләштеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сүзләренчә, бүгенге көндә госпитальдә барлыгы 300 урын бар, биредә 125 кеше дәвалану уза. Киләчәктә 170 урынны, госпитальдән чыккан кешеләр тернәкләнү үтсен өчен, терапия бүлегенә күчерергә планлаштыралар. Элегрәк госпитальгә көненә утызар кеше салсалар... Читать дальше...
Добрые дела Анвара Насыбуллина, которые он проводит на этом кладбище, оградили от многих хлопот сельчан, провожающих своих близких в последних путь.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Искәндәр Кәлимуллин 2021 елда Корея Республикасының Сеул шәһәре Мактаулы гражданины исемен алды. Ул Низами исемендәге Ташкент дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. 250 гариза арасыннан бары 9 чит ил кешесе генә бу исемгә лаек булды. Мактаулы исем икътисад, мәдәният һәм туристлык өлкәләрендә Корея җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Искәндәр Кәлимуллин Корея Республикасында Сонгюнгван университеты магистратурасын тәмамлады. Читать дальше...
На этой неделе стали известны итоги литературного конкурса, объявленного по инициативе комиссии при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка.
(Истанбул, 4 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрек галиме Исмәгыйль Түркоглу Төркиядә Йосыф Акчура исемен йөртүче мәктәпләр, урамнар, фәнни корылышлар булмавына борчылуын белдерде. Ул бу хактагы фикерләрен «Төрек учаклары» иҗтимагый корылышының Истанбул бүлекчәсе оештырган «Тууына 145 ел тулу уңаеннан — Йосыф Акчура» исемле җыенда әйтте. «Төркиядә йөзләрчә мәктәп гамәлләре Йосыф Акчураныкыннан күпкә тыйнак булган шәхесләрнең исемнәрен йөртә. Әмма Йосыф Акчура исемендә бер мәктәп тә юк.... Читать дальше...
(Уфа, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Уфа «Нур» дәүләт театрына Башкортстан хөкүмәте - автобус, Татарстан җитәкчелеге залга ут-тавыш җиһазлары алу өчен 2,5 млн. сумлык сертификат бүләк итте. Уфада «Нур» татар театрының 30 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара. Театрны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, БР мәдәният министры Әминә Шәфикова котлады. Артистларга һәм театр хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен дә алар тапшырды. Бәйрәм тантанасына Бәтендөнья татар конгрессыннан зур делегация... Читать дальше...
Здесь вы сможете сделать прививку от коронавируса.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 20 декабрьдән соң Covid-19 коронавируска каршы вакцинациядән кәгазь медицина күрсәтмәсен кулланудан туктаячаклар. «Тикшерү вакытында медицина күрсәтмәләренең гамәлдәге вакыты күрсәтелмәү, табибның шәхси печате булмау сәбәпле, шик тудыра, ә кайберләрен бөтенләй укый торган түгел», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәт Йортында традицинон республика киңәшмәсендә. «Шул сәбәпле, республика Сәламәтлек... Читать дальше...
На 1 декабря в Нурлатском районе лабораторно подтверждено 669 случаев новой коронавирусной инфекции.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның музей комплексына биш ел булды. Ул 2016 елның 18 ноябрендә ачылган иде. «Ул районның истәлекле урыны туган ягыбызның тарихи үткәненә экскурсия генә түгел, ә үз тарихы, күренекле якташы һәм тормыш иптәше өчен горурлык тәрбияли торган куәтле патриотик агарту һәм мәгариф проекты да булды», дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Музей-йорт Сәләй Вәгыйзов йорты урынында төзелгән... Читать дальше...
Беркутов Ибрагим Белялович(биография) лейтенант,Герой Советского Союза, командир сапёрного взвода родился в 1918 году в селе Калда Барышского района Ульяновской области. Окончив семилетнюю школу, с 1934 г. работал заведующим сельским клубом. В Красную Армию призван в 1938 г. На фронтах Великой… Далее
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация оптималь темпта бармый. «Республикада ковидның яңа очраклары арту темпы кими, әмма вазгыять киеренке кала. Беренче чиратта, әлбәттә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар һәм үлем очраклары күп», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә. «Вакцинация без теләгән темпта бармый. 175 вакцинация пункты эшли, икесе тәүлек буе кабул итә. 3 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» яңа штаммыннан үлем очраклары аз булу сәбәпле, ул «файдалы» булырга мөмкин. Гамалея исемендәге үзәк профессоры, вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, яңа штаммны йоктыручыларның чирне авыр кичерү турында мәгълүмат юк, ә йогу күрсәткече югары булуда шикләнерлек түгел. Вирусның яңа варианты «дельта»га караганда җиңелрәк уза, әмма аннан башка штаммнар буенча барлыкка килгән иммунитет саклавы билгеле түгел, диде Альтштейн. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Ул Татарстанда, Башкортстанда, Төньяк Кавказда каршылыклыр җыела баруын белдерде.
Бу пандемия башыннан яңа рекорд булып тора.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары советы составына партиянең ХХ юбилей съездының йомгаклау, өченче этабы катнашучылары итеп сайланды. Аларның кандидатураларын партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов тәкъдим итте һәм съезд тарафыннан хупланды. Грызлов үзе «Бердәм Россия» Югары советы башлыгы вазифасына яңадан сайланды. Партиянең җитәкчесе янә Дмитрий Медведев булды.
Жителям республики предоставили право выбирать самим, где в Татарстане будут увековечить имя разработчика советской ЭВМ, который в возрасте 17 лет стал самым молодым членом союза изобретателей СССР.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Дәүләт Консерваториясенең орган залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Фирүзә Хәлдарованың күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган концерты булды. Бу кичне «Киек казлар китә», «Җырланмаган әле безнең җыр», «Ялгыз агач», «Син кайда идең», «Китә, сандугач» кебек танылган романслар һәм җырлар, шулай ук «Саклый алсан мине исеңдә», «Кайтам инде тын тугайга», «Яшә, Сәмәрканд» кебек сирәк башкарыла торганнары да яңгырады. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Кеше организмында витаминнарның күп булуы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. "Труд" Россия диетологы Елена Соломатина сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, А витаминын чамадан тыш куллану онкология авыруын китереп чыгарырга мөмкин. «Ул антиоксидант булып тора һәм онкологиядән саклый, ә аны артык кулану, киресенчә онкологиягә китерәчәк. Гомумән алганда, бу теләсә нинди витаминнарга кагыла, чөнки аларның һәрберсе ниндидер зыян салырга мөмкин», — ди Соломатина. Читать дальше...