(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Ел спортчысы — 2021» тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Шәхси үрнәк күрсәтүче» номинациясендә бүләкләнде. Спорт министрлыгы аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын, шулай ук шәхси спорт казанышлары һәм йөгерешләрдә катнашуын билгеләп үтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча кара билбауга, шулай ук Бразилия джиу-джитсу көрәшендә пурпур билбауга ия. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Еллык матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәрәҗәсе түбән булуын әйтте. «Кешеләр коронавирустан үлем очраклары күп булуын аңласын иде. Вакцинация һәм коллектив иммунитет дәрәҗәсе түбән — 59,4 процент. Безнең күршеләр 90-95 процентка җиткерү турында сөйли. Ә бездә 59,4 процент. Менә сезгә нәтиҗә», — диде спикер. Владимир Путин вакцинация узмаган кешеләргә нинди дә булса җаваплылык чаралары кертү кирәкми, дип белдерде.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Александр Хавронин). Татарстанда 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр артуы Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә. Иң кыйммәтләнгәне кәбестә булган, аның бәясе 6,8 процентка арткан. Калган яшелчәләр уртача 0,5 процентка арткан. Алма 1,8 процентка арзанайган. Ит бәясен (сыер, сарык һәм дуңгыз) бер атна эчендә 0,5 процентка арттырганнар. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәреннән килгән «Барыс» командасын 5:3 исәбе белән җиңде. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин бүген Континенталь хоккей лигасында 400нче уенын үткәрде. Ул әлеге матчта гол да кертте. Беренче период. Унынчы минутта «Барыс» уенчысы Якоб Берглунд исәпне ачты (0:1). Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне тигезләштереп куйды (1:1). Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда, Конституция суды бинасы янында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевка истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте. Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев республика Конституция судының беренче рәисе булды. 1992-2000 елларда ул Татарстан прокуратурасын җитәкли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәйфихан Нәфиевның Татарстан Республикасы... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Болытлы һава торышы фаразлана, бозлавык саклана. Талгын җил исәчәк. Температура төнлә -27 градуска, урыны белән -32 градуска, Казанда -30 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -18... -13 градуска кадәр күтәреләчәк, дип фаразлана.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «ТАИФ» идарәче компаниясе генераль директоры Альберт Шиһабетдинов «СИБУР» холдингының директорлар советына керде, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте. Директорлар советына шулай ук холдинг идарәсе рәисе Дмитрий Конов, «Газпром нефть» генераль директоры Александр Дюков, НОВАТЭК директорлар советы әгъзасы Геннадий Тимченко, СОГАЗ идарәсе рәисе Антон Устинов, Ефәк юлы фонды башкарма вице-президенты Дань Ван, Sinopec Corporation химия департаменты җитәкчесе Чэнфэн Ли сайланды. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Территорияләр, шул исәптән кече шәһәрләр арасында транспорт элемтәсе — бөтен ил өчен үсеш драйверларының берсе. Бу максатларга зур ресурслар бүлеп бирелер дип планлаштырыла, дип сөйләде журналистлар белән ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин. «Россия шәһәрләре шактый энергияле үсеш ала. Әмма хәзер иң беренче чиратта кече шәһәрләрне үстерүгә игътибар бирергә кирәк. Без, барыннан да элек, инфраструктураны үстерү һәм территорияләрнең тимер... Читать дальше...
Ибрагимов Хабибулла Ибрагимович(биография) гвардии подполковник,Герой Советского Союза,командир батареи родился 18 января 1912 года в селе Кугунур Балтасинского района Республики Татарстан. Окончив 7 классов, работал в колхозе, весовщиком на лесозаготовках. В Красной Армии с 1934 года. В 1938 году окончил курсы… Далее
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Шаһитлар «Татар-информ»га «Җиңү Проспекты» метро станциясендә үлгән кеше мәете ятуын хәбәр итте. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка аңлатуларынча, метрода ир-атның хәле начарланып киткән. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче ул вафат булган. Хәзерге вакытта әлеге вакыйга турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронакризис барышында Россия хакимияте, беренче чиратта, кече һәм урта бизнес өчен ярдәм чараларын кертте. Бу хакта ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин сөйләде. Ул халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре чикләү чаралары аркасында калганнардан күбрәк зыян күргәнлеген искәртте. «Әмма аларга беренче чиратта ярдәм күрсәтелде дә. Бу — ташламалы кредитлар, эш урыннарын һәм хезмәт хакын саклап калу буенча турыдан-туры ярдәм... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте. Сәнәгать милке федераль институты (ФИПС) Татарстан Республикасының нефть, газ, химия предприятиеләренә яңа продуктларны лицензияләү һәм алып бару өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. ФИПС эшләнмәләрнең техник дәрәҗәсен бәяләргә, аларны базарга чыгарырга һәм патентны бозудан сакларга ярдәм итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә радиожурналистның берничә шәхси соравына җавап бирде. Шулай итеп, ул үзенең ялын ничек үткәрүе, спорт белән шөгыльләнүе һәм блогерларны күзәтеп барамы икәнлеге турында сөйләде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, пандемия чорында ул эмоцияләр кытлыгын да, аралашуда кыенлыкларын да кичерми, ә өч метрлы дистанция аңа кул астындагылар белән аралашырга комачауламый. «Менә хәзер... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда социаль өлкәдә чыгымнар артачагын белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә әйтте. Илнең яңа бюджеты социаль юнәлешле булачак, ягъни халыкның социаль ихтыяҗларына чыгымнар арттырылачак. «Социаль өлкәдә чыгымнарның артуы көтелә. Соңгы ике елда барлык чаралар да кешеләргә турыдан-туры, я бизнес аша ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, без минималь... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең пенсияләре инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә хәбәр итте. Россия Перзиденты Владимир Путин Министрлар кабинетының пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы вәгъдәләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады. «Россия Федерациясе хөкүмәте узган елларда вәгъдә ителгәнне үтәү өчен барысын да эшләргә тиеш. Моңа кадәр без аны эшләп килә идек. Быел да эшләрбез», — диде ул. Аның сүзләренә караганда... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин шәхси торак төзелешен үстерүгә күрсәткән ярдәмнең җитәрлек булмавын билгеләде. Бу хакта ул еллык матбугат конференциясендә әйтте. Владивосток журналистының ташламалы ипотека аркасында бәяләр арту турындагы соравына җавап итеп, Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе барышында ташламалы ипотеканың уңай роль уйнавын билгеләп үтте. Путин торак төзелешенә ярдәм итү чаралары комплексы булдырылуын әйтте. Ерак Көнчыгышта... Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын алты үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан бирле үлем очрагы 1401гә җиткән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 1961 елда туган бер ир-ат һәм 1939, 1945, 1946, 1947, һәм 1950 елларда туган биш хатын-кыз вафат булган.
Декабрь уртасында Көньяк Африка республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 белән авыручыларның нибары 1,7 процентының гына хастаханәгә урнаштырылуын хәбәр итте. Моңа кадәрге "дельта" штаммы өстенлек иткән дулкында ике атна эчендә авыручыларның 19 проценты хастаханәгә яткырылган булган.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин Кыш бабайга нинди карашта булуын сөйләде. Бер журналистның мәзәк соравына җавап биреп, ул илдә югары урын били алуы һәм кешеләр куйган бурычларны хәл итү мөмкинлеге булган өчен Яңа ел тылсымчысына һәм РФ гражданнарына рәхмәтле булуын әйтте. «Минем [Кыш бабай белән] мөнәсәбәтләр яхшы. Һәм мин аңа бүгенге көндә булган сыйфатымда сезнең белән очраша алганым өчен рәхмәтле. Читать дальше...
"Татарча подкаст 2"нең 2021 елда соңгы чыгарылышы татар һәм башкорт телләрен үстерүгә багышланган онлайн проектларга багышланды. Башкортстаннан IT-белгеч, башкорт теле сөйләме синтезаторы авторларының берсе Айгиз Кунафин, SkyTat татар телендә сөйләшү клубы авторы Римма Гомәрова һәм журналист Эльвира Гарипова әлеге өлкәдә елга йомгаклар ясады, рейтинг төзеде, милли телләрне үстерүгә дәүләт керткән өлешне тикшерде. Римма күптән башкорт телле спикер чакырырга хыяллана иде, Айгиз бик матур итеп башкорт телендә сөйләшә. Читать дальше...
Завтра, 24 декабря, будет временно ограничено движение транспорта на отрезке улицы Карла Маркса от улицы Гагарина до кольцевой дороги возле Нурлатской ЦРБ.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп профессор Дмитрий Таюрский билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән. Таюрский университетта фәнни эшчәнлек буенча проректор булып эшли. КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россиядә чүп реформасы, барлык кыенлыкларга карамастан, планлаштырылган темплардан тизрәк бара. Шулай итеп, төп бурычларның берсе — тиешле операторлар булдыру. Хәзер алар Россиянең барлык төбәкләрендә дә бар һәм эшли башлады инде. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте. «Мәйданчыклар саны берничә тапкырга артты. Беренче адымнарның берсе чүп-чарның аерым концентрациясен тәэмин итү иде. Планнан алда барабыз. Читать дальше...
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин Казахстанны иң якын партнерларыбызның берсе дип атады. Бу хакта ул еллык матбугат конференциясендә әйтте. «Казахстан ТВ» журналисты Индира Асанова аннан Астанага эш сәфәре турында да сорады. «Казахстан белән безнең арада уникаль мөнәсәбәтләр урнашты. Алар Казахстанның беренче Президенты тарафыннан билгеләнгән иде. Хәзер яңа Президент та бу юнәлешләрне хуплый. Мин Казахстанның ике Президенты да чакыруны кабул итәр... Читать дальше...