Кутуев Рауф Ибрагимович(биография) младший лейтенант СА,Герой Советского Союза,командир стрелкового взвода родился 6 мая 1925 года в городе Самара(Куйбышев) в семье служащих. С 1930 года проживал в Актюбинске, где окончил семь классов школы. В 1942 году работал слесарем на оборонном заводе… Далее
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин шәхси максатларда кулланыла торган җиңел автомобильләргә һәм мототранспорт чараларына даими рәвештә техник карау үткәрүне гамәлдән чыгару турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Бу процедура гражданнарның үзләренеке булган һәм бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә файдаланыла торган җиңел автомобильләр һәм мотоцикллар өчен мәҗбүри булудан туктаячак. Шул ук вакытта даими рәвештә техник карау такси һәм башка транспорт хуҗаларына... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе уку билетын яңартырга кирәк булуын искәртә. «2022 елда барлык укучылар яңадан теркәлү узарга тиеш», диелә китапханә хәбәрендә. Моның өчен кулда булган барлык китапларны тапшырырга, уку билеты һәм паспорт белән ресепшендагы хезмәткәрләребезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Китапханә 2 гыйнвардан эшли башлый, диелә хәбәрдә.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Ул аларга смарт-сәгатьләр бүләк итте. «Бүген Кыш бабай балаларга бүләкләрне тапшырды. Оештыручыларга мондый акция өчен рәхмәт. „Татмедиа“ Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев безнең тылсымчы булды. Сезгә... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында Римма Умитбаеваның «Чыршы бәйрәме кунаклары» дигән язмасы чыкты. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Быел төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар белән матур итеп бизәлгән яшел чыршы, искиткеч матур костюмнарда әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны каршы алды. Яңа ел бәйрәме балаларны могҗиза дөньясына чакырды. Шәһәрнең беренче мәктәп интернатыннан... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 декабрьдә, Татарстанда көнбатыштан килгән циклон йогынтысында температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыт-вакыт кар явып китәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык саклана, дип искәртә синоптиклар. Төнлә һава температурасы -12..-17 градуска кадәр булачак (Казанда -12...-14 градуска кадәр). Көндез -5..-10 градуска кадәр (башкалада -5.. -7) була. Метеорологлар мәгълүматлары буенча... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Хозур» нәшрият йортында «Хиҗаб» китабы басмага әзерләнә. Әлеге басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуына бәйле аять һәм хәдисләр бирелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы терминология хакында аңлатмалар урын алган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Китап фәнни-популяр характерга ия, ул массакүләм аудиториягә атап чыгарылачак. Әлеге басма Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, җәмәгать эшлеклесе Наилә Җиһаншина кереш сүзе белән ачылачак... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гражданлык хезмәткәрләренә аерым биремнәрне үтәгән өчен генә түгел, ә үз вазифаларын намус белән башкарган өчен дә акчалата премияләр түләү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Хәзер федераль дәүләт хезмәткәренең акча күләмен исәпләү кагыйдәләрен һәм федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү фондын формалаштыру тәртибен билгеләүдә РФ Хөкүмәте вәкаләтләре билгеләнә. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Быелгы кыш Казанның Яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр урыннарның берсе булуын раслый. Бу юлы Татарстан башкаласы үзенчә матур итеп бизәлгән. Шәһәрнең төп чыршысы, гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан, паркларда Казан һәм Петербург театрлары артистларының бәйрәм тамашалары оештырылган. Казанда Яңа ел иллюминациясе быел тагын да яктырак, ә Бауман һәм Кремль урамнары тагын матур төсләрдән балкый. Татарстан башкаласында тарихи биналарны бизәү турында да онытмадылар. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта 31 декабрьдә 16 сәгатьтә yotube.com сайтында «Piter Tatar» каналында Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Новокузнецк, Кырым, Казахстан һәм Франциянең халык һәм атказанган артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында Яңа ел онлайн-концерты трансляциясе башланачак. Программада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан яшьләр үзәге, Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәге... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Владимир Жириновский җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары ел саен Яңа ел алды пенсия түләве турында закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ парламентның түбән палатасының электрон базасында урнаштырылган. Аңлатма язуында пенсиягә чыккан РФ гражданнарына Яңа ел бәйрәмнәрен лаеклы билгеләп үтү өчен һәр декабрь саен өстәмә түләү тәкъдим ителә. «Закон проекты пенсионерларга Яңа ел алдыннан ел саен бирелә торган пенсия түләве рәвешендә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка Яңа ел бәйрәмнәре вакытында өстәмә поездлар билгеләнде. Бу хакта Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, 290нчы пассажир поезды Мәскәүдән 30 декабрьдә һәм 9 гыйнварда 18.50 сәгатьтә китә һәм Казанга 31 декабрьдә һәм 10 гыйнварда 7.50 сәгатьтә килеп җитә. 295/296нчы поезд Казаннан 6 һәм 7 гыйнварда 22.42 сәгатьтә кугала һәм Мәскәүгә 7 һәм 8 гыйнварда 12.58 сәгатьтә барып җитә. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Александр Хавронин). Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге iOS операцион базасында мобиль җайланмалар өчен «Татар клавиатурасы» кушымтасын чыгарды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кушымта татар телендә аралашучы кешеләр өчен тәкъдим ителә. Анда программага кертелә торган сүзне алдан фаразларга мөмкинлек бирә торган актив кертү системасы каралган. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Питрәчнең «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Питрәч районы хакимиятендә хәбәр иттеләр. Приютта яшәүче 28 бала татлы бүләкләр алды. Җырчы балалар белән аралашты, аңа приют буенча экскурсия уздырдылар. Приютка халык артисты белән балаларны котларга Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар яшь питрәчлеләр белән әйлән-бәйлән уйнады.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Әлмәттә Биләр урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике автомобиль – Hyundai һәм «Лада Приора» бәрелешкән. Авариядә ил автомобиль салонында ике пассажир зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы 1,3 мең сумга артып, аена 15,4 меңнән 16,7 мең сумга кадәр җитә. Казанда тиешле документка имза куелды, дип хәбәр итә ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат хезмәте. Республика профсоюзлары федерациясе ягыннан документка аның рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион Советыннан аның рәисе Александр Лаврентьев кул куйды, ә Татарстан Хөкүмәте исеменнән... Читать дальше...
Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 111 матбугат чарасы һәм физик зат бар.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар актив ял яки пиротехника белән саксыз эш итү вакытында алынган имгәнүләр белән хастаханәгә ешрак мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-травматолог Булат Зыятдинов сөйләде. «Пиротехника белән бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп, бигрәк тә кулда петарда шартлау сәбәпле микрохирургия бүлегенә килүчеләр шактый була. Шулай ук безнең гражданнар фейерверк нигә атмады икән дип... Читать дальше...
Из них 3 случая завозных, остальные контактные, 39 человек в больнице, 41 получает лечение дома.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы көрәштә чикләү чаралары исәбендә булган QR-кодлар буенча чикләүләр сакланачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары — коронавирус каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте. Ул коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне йомшартуның үз сроклары булганын искәртте. «Үзгәрешләр Министрлар Кабинеты карары буенча кертелгән, аларның бер өлеше Яңа елдан соң да кала», — диде. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Казанда яшәүче Олег пеноблоклар җитештерү заводында булу теләген белдерде. Аның хыялын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырырга ярдәм итте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Идел буенда иң эре панельле йорт төзелеше предприятиеләренең берсе — «Казанский ДСК» оешмасына 9 яшьлек Олег гаиләсе белән экскурсиягә китте. Заводның җитештерү цехларында ул тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүнең һәр этабын күрде... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә үлем җәзаларын кайтару өчен нигез юк, дип белдерде Тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары, демократия һәм хокук өстенлеге мәсьәләләре буенча вәкиле Григорий Лукьянцев. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итте. «Европа Советына кергәндә без кабул иткән йөкләмәләр бар, үлем җәзасын куллану өчен мораторий кертелде», — дип искәртте депутат һәм Россия бу мәсьәләдә төгәл позициядә тора, дип өстәде. Элегрәк Конституция суды рәисе Валерий Зорькин үз китабында... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда Татарстан журналисты Елена Чернобровкина исемендәге премия булдырырга тәкъдим иттеләр. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында журналист белән хушлашу мәрасимендә шул хакта билгеле булды. «Без Елена Николаевнаның исемен ничек мәңгеләштерергә икән дип уйладык. Еллар уза, күп нәрсә онытыла. Шунлыктан безнең редакция Елена Чернобровкина исемендәге премияне гамәлгә куярга карар кылды, ул яшь журналистларга тапшырылачак. Бу еллык премия булачак. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аутоиммун авыруы булган кешеләр коронавирус белән авырса, нәтиҗәләре бик куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков кисәтте. «Әгәр аутоиммун чире булган кеше вакцинацияләнмәгән булса, ковид җиңел генә узар дип әйтеп булмый», — диде. Владимир Жаворонков әйтүенчә, консультант буларак кына булышырга теләгән теләсә кайсы табибның, кайсыдыр очракта вакцинация ярамый... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өчесе читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Утыз тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 41 кеше чир йоктырган. Яшел Үзән районында — ун, Буа районында җиде очрак теркәлгән. Коронавирус барлыгы 17 муниципалитетта ачыкланган. Читать дальше...