(Алабуга, 12 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга район хастаханәсендә хәзер яңа лор-комбайн һәм эш кораллары җыелмасы бар. Яңа җиһазны кулланып, авыруны ачыклау һәм пациентны алга таба дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрергә була. Видеоэндоскопия җайланмасы колакларны, борынны карарга, төрле манипуляцияләр ясарга мөмкинлек бирә. «Безнең бүлек бу җиһазны озак көтте. Авыруларга ярдәм итеп, барысын да үзләренә күрсәтә алуыбызга шатбыз. Диагнозны ачыклау һәм дәвалауны хәзер экранда күреп була. Читать дальше...
(Чаллы, 12 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллы мэры Наил Мәһдиев көрәш буенча шәһәр командасы белән очрашты. «Чаллы ике ел инде көрәштә беренче, беренчелекне берәүгә дә бирергә ярамый. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу спорт төре Татарстанда иң яраткан спорт төрләренең берсе, ул милли тәңгәллек турында сөйли», — диде ул спортчыларга. Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен урыннар булдыру буенча эш дәвам итә. Бибишев исемендәге... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев»ына җиңелде. Уен исәбе — 2:4. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларын, ике команданың да киемнәрендә яшел төс булганга, «Яшел дерби» дип атыйлар. Бүгенге «Яшел дерби» аренаның гөмбәзенә сакчы Дмитрий Балминның свитерын башка легендар хоккейчылар рәтенә күтәрүдән башланды. Дмитрий Балмин — Казан хоккей мәктәбе шәкерте, ул «Ак Барс»та 755 уен үткәргән. Читать дальше...
(Әлмәт, 12 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә яшәүче гаилә рус эстрадасы җырчысы оештырган каверлар бәйгесендә катнашты. Анда 6 яшьлек Эмиль «Каверни Агутина» бәйгесе призеры булган иде. Шулай ук 6 яшьлек Эмиль Агутинның «Большое небо» клибын төшергәндә дә катнашачак. Леонид Агутин 1000 кавер арасыннан берничәсен сайлап алган. Аларны җырчы үзе бүләкләгән, яшь вокалистка Warnermusic лейблы да бүләк тапшырган. Бәйгедә Эмиль «Как не думать о тебе» җырын башкарган. Аңа «Нефтьче»... Читать дальше...
Хәзер танылган блогер галәмгә очар өчен инглиз телен өйрәнә.
(Актаныш, 12 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). 7-13 декабрьдә Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге ярышлары уза. Яшүсмерләр арасында Актаныш егете Марат Солтанов Казаннан Динар Юсупов белән парлы беренчелектә финалда Мәскәү уенчыларын җиңүгә иреште. Теннисчылар Россия чемпионнары исемен яуладылар. Маратнын беренче тренеры — Булат Солтанов.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, талгын. Юлларда янә бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температураның терекөмеш баганасы -10..-15... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратлар ярдәмендә тромблар барлыкка килүне мөстәкыйль рәвештә профилактикалау инсультка китерергә мөмкин, дип белдерде иммунолог Ирина Ярцева ura.ru порталына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, чөнки алар бөтен кешегә дә туры килми. Бары тик пациент хастаханәгә озатылган... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Быел «Мирас» Татар музыкасы фестивале концертларының берсе Идел Болгарының Ислам кабул итүенә 1100 еллыгына багышлана. Фестиваль программасы ТР Симфоник оркестр сайтына урнаштырылган. Бу сезонның Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар музыкасы фестивале концертлары 2022 елның 9, 12 һәм 16 февраль көннәрендә үтә. Концертларның беренчесе күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның 120 еллыгына багышлана. Программада — композиторның татар темаларына увертюралары... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россия базарында эшләүче күп кенә интернет-кибетләр сатып алучылардан акча алган вакытта 3D Secure технологиясеннән файдаланмый. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, бу клиентларга сатып алынган әйберне раслау үтенече белән СМС килми дигән сүз. Шулай да 3D Secure технологиясеннән баш тарту мошенниклар тормышын сизелерлек җиңеләйтә, ди РБК үткәргән сораштыруда катнашкан экспертлар. Мошенниклар картадан акчаны интернет-кибетләр аша түләү юлы белән урларга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 189 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «70 кеше хастаханәгә озатылган, 115 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 103, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында – ун, Яшел Үзән районында җиде очрак ачыкланган. Коронавирус... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 13 декабря 2021 года.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев зур халыкара проектны оештыручылар аның белән элемтәгә керүе хакында сөйләде. Ике аягы да ампутацияләнгән элеккеге десантчы үз мисалында, әгәр теләк бар икән, мөмкин булмаган берни дә юк икәнлеген раслый. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә. Рөстәм Нәбиев бер журналга биргән интервьюсында белдергәнчә, ул киләчәктә галәмгә очачагына ышана. «Космоска очачак йөз уникаль кеше» дигән халыкара проект бар. Читать дальше...
В Нурлате на центральной площади торжественно отметили День Конституции России.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә Саратовның 10нчы шәһәр клиник хастаханәсе каршында тантаналы шартларда намаз уку бүлмәсе ачылды. Саратов өлкәсендә медицина учреждениесендә бу әле тәүге вакыйга, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов та катнашты. Үз чыгышында ул Саратовның 10нчы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Людмила Максимовага хезмәткәрләр һәм пациентлар хакында кайгыртуы, аерым алганда, дини... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Юл-транспорт һәлакәте төнге өчләр тирәсендә республиканың Алексеевск районындагы Кыркүл авылы янында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «МАЗ» автомобиле белән бәрелешкән. Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган, «Лада»ның 18 яшьлек пассажиры һәм йөк автомобиле шоферы зыян күргән.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты Башкорт теле көне уңаеннан балалар әдәбиятын тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Чарага җыелган кунаклар «Китап» нәшрияты республика Башлыгы Чыршы бәйрәменә чакырылган балалар өчен 2011 елдан бирле бүләк рәвешендә чыгарган 11 китап турында видеоролик карады. Шулай ук 3D һәм 4D форматында (анда кушымта ярдәмендә әкиятне «терелтергә» мөмкин) дөнья күргән башкорт халык әкиятләре мотивлары буенча... Читать дальше...
Из них 4 – завозные, 185 - контактные, 74 пациента госпитализированы, 115 лечатся дома.
Трагедия произошла накануне на казанском стадионе “Крылья Советов”.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә пандемия башланганнан алып яңа төрдәге коронавирусның рәсми рәвештә теркәлгән очраклары 10 миллионнан артып киткән. Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары шуны раслый. «Россия Федерациясенең 85 төбәгендә коронавирус инфекциясенең 10 016 896 очрагы (үсеш + 0,30 процент) теркәлгән», - диелә стопкоронавирус.рф сайтында. Шул исәптән соңгы тәүлектә коронавирусның 29 929 очрагы ачыкланган, шуларның 2306сында клиник симптомнар күзәтелми. Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). РФ Юстиция министрлыгының Чувашия Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында «Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (Чувашия Республикасы мөхтәсибәте)» үзәкләштерелгән дини оешмасын теркәү турында таныклык бирде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа оешманың гамәлгә куючылары арасында Чувашия Республикасы башкаласы – Чабаксар шәһәре, Алатырь каласы һәм Комсомол районының Урмай авылы мөселман җәмгыятьләре бар. Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Татарстанның Кукмара районында Сабанчы авылы янында кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч, автомобиль янында машина йөртүчене дә, пассажирларны да тапмаган. Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елдан авыл җирендә 30 елдан артык эшләгән пенсионерлар, кайда яшәүләренә дә карамастан, пенсияләренә өстәмә алачак. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, 1992 елга кадәр күмәк хуҗалыкларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, совхозларда, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләү, һөнәр, белгечлек яки биләгән вазифаның атамасына да карамастан, авыл стажына кертеп исәпләнә. Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы прокуратурасы яшүсмерләрнең «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы Мәңгелек утны сүндерүен сурәтләгән видео чыкканнан соң тикшерү үткәрә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, үсмерләр Мәңгелек ут янына килә һәм аны сүндерергә керешә. Корылмадан төтен чыга башлагач, тиз генә качып китәләр. «Күзәтү ведомствосы балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм профилактика... Читать дальше...
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында 2022 елда россиялеләрне салым системасы, цифрлаштыру һәм экологиягә кагылышлы берничә үзгәреш көтүе хакында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә закон проектларының кабул ителүе көтелә. Салым системасы буенча үзгәрешләр көтәргә мөмкин, алар салым түләүләрен гадиләштерәчәк. Читать дальше...